+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 сентябрь 2016, 02:00

Безнең Балтач Таныплы, ә Таныбы — балыклы

Иске Балтач авылында яшәүче җитмеш яшьлек Сәвия Сафиуллинаның Танып елгасыннан 11 килограммлы сазан балыгы тотуы турында атна башында ишеттем. (Кесә телефонына төшерелгән фотоның түбән сыйфатлы булуы өчен гафу үтенәм).

27 август иртәсендә Сәвия ханым ире Фәрит белән Танып елгасына балык каптырырга юлланалар.

— Башта, гидроузел төбәгендә, елга агымының түбән өлешендә кармаклап карадык. Җимнең нинди генә төрләрен файдаланып карасак та, ярты көн дәвамында калкавыч селкенмәде дә. Аннары агымның өске өлешендә, ягъни су җәйрәп яткан урында, гидрокорылманың шлюзы тирәсендә тотып карарга булдым. Ул тирәдә спиннинг ярдәмендә балык каптыручылар да бар иде. Монда да чиртмәгәч, уңышсыз көн булды, инде кайтырбыз, дип җыенырга уйлаган мәлдә калкавыч чиртеп куйды. Кылны тарткач, ниндидер зур балык капканлыгын сиздем. Көчем җитәрлек түгел, балык үземне сөйри башлады. 0,18 миллиметрлы кыл җеп, 8-10 санлы кармак иде. Ярый кармагымның сабы сыгылмалы һәм катушкасы ышанычлы. Балык белән ярты сәгать алыша торгач, кулларымның һушы китте. Ирем дә әлләни ярдәм итә алмады. Ул арада миңа эре балык капканын күргән башка балыкчылар яныма җыелды. Илдус Шәртдинов ярдәмгә килде. Балык ярга якынлашкач, ул аны суга кереп сөйрәп чыгарды. Үзем генә булсам, мин ул балыкны судан чыгара алмас идем, — ди Сәвия ханым, трофей белән алышкан минутларын искә алып.

— Сәвия апаның оста балыкчы икәнлегенә тагын бер тапкыр ышандым. Хәле бетеп егылырлык чиккә җитеп алышса-алышты, мәгәр балыкны ычкындырмады, кылның өзелүенә дә юл куймады, — ди Илдус Шәртдинов.

— Ул көнне әти белән әнине күреп шаккаттым! Ташбаш балыгы каптырып булса да кайтабыз әле, дип киткәннәр иде, ниндирәк трофей күтәреп кайтып керделәр! — дип көлә Сафиуллиннарның кызы Гуля Морозова.

Ничегрәк каршылык күрсәтергә сәләтле сазан балыгын 0,18 миллиметрлы кыл җеп, 8-10 санлы кармак белән судан тартып чыгар әле! Сенсация бит бу! Ә ул көн герое кем? Җитмеш яшьлек ханым! Үлчәүдә 11 кило тарткан сазан эченнән өч килограмм уылдык чыккан. Мөгаен, көннәр эссе торганлыктан, сазан балыклары икенче тапкыр уылдык чәчәргә әзерләнгән булгандыр.

Күренүенчә, Танып елгасында эре балыклар бар. Аларны гади кармак белән дә каптырырга мөмкин. Бары тик түземле булу һәм азмы-күпме балык каптыру тәҗрибәсе генә кирәк. Ә Сәвия Сафиуллина — нәкъ шундыйлардан. Ул кыш көннәрендә дә бәкедән балык каптыра, балыкчыларның район бәйгеләрендә дә катнаша. Гаиләләрендә дуслык, татулык, сәламәт яшәү рәвеше алгы планга куел­ган. Аларга карап, күпләр соклана!

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.
Иске Балтач авылы
Читайте нас: