+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 сентябрь 2016, 02:00

Октябрь

Ел фасылыОктябрь — көзнең икенче ае. Халык телендә бу мизгел “кара көз” дип йөртелә. “Карача килми көз булмас” дигән мәкаль дә бар. Табигать инде җәйге яшеллеген җуйган, игеннәр җыелып, туңга сөрелгән басулар да каралып ята, урам-юллар пычрак, баткак. Күпчелек көннәр болытлы, томанлы.

Октябрь — гамәлдәге календарьның унынчы ае. Ә марттан башланган элекке календарьда ул сигезенче ай булган. Аның аталышы да латинча “сигез” (“окто”) сүзеннән алынган.

Татар халкының борынгы календаренда октябрь “чөк ае” дип йөртелгән. Соңрак аны “келәү ае” дип атый башлаганнар, чөнки элекке Болгар татарлары телендәге “чөк” шул ук келәү (теләү)не аңлаткан. Бу ай борынгы бабаларыбызның мәҗүси аллаларга дога-теләкләр багышлау, корбан китерү ае булган.

Октябрьнең уннарында үсемлекләр үсүдән туктый. Тәүлеклек температура плюс 5тән дә түбән төшә, ә ай азагында 0 градустан да түбәнәя, кайбер елларда октябрь суыклары 20-25 градуска да җитә.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

1 — Халыкара өлкәннәр көне;
Халыкара музыка көне;
күренекле урыс язучысы Сергей Аксаковның тууына 225 ел (1791-1859).
2 — Мөселман календаре буенча яңа 1438 һиҗри ел башлана, мөхәррәм аеның 1нче көне;
Благовещен педагогия колледжы оештырылуга 140 ел (1876);
язучы Суфиян Сафуанов­ның тууына 85 ел (1931-2009).
3 – Бөтендөнья архитектура көне;
Халыкара табиблар көне.
4 – Космос гаскәрләре көне.
5 — Халыкара укытучылар көне;
Башкортстанның күренек­ле хуҗалык һәм партия эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Мидхәт Шакировның тууына 100 ел (1916-2004).
7 — Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның туган көне (1952).
8 – “Уфимский рабочий” (әле “Республика Башкортос­тан”) гәзитенең беренче саны чыгуга 110 ел (1906);
Русиянең халык, Баш­корт­станның атказанган артисткасы Галина Мидзяевага 75 яшь.
9 — Бөтендөнья почта көне;
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәт­кәрләре көне;
күренекле җәмәгать эшлеклесе Шаһит Ходайбир­динның тууына 120 ел (1896-1924).
10 – Иглин районының “Иглинские вести” гәзитенең беренче саны чыгуга 85 ел (1931).
11 — Башкортстан Республикасы көне;
Гашура бәйрәме, мөхәр­рәм аеның 9-10нчы көне.
12 — Башкортстан Республикасы дәүләт гимны һәм гербы кабул ителгән көн (1993).
13 – Башкортстанның халык артисткасы Минзилә Хәйруллинага 55 яшь.
14 – Халыкара стандартлаштыру көне.
16 — Бөтендөнья азык-төлек көне;
Юл хуҗалыгы хезмәт­кәрләре көне.
17 — Идел Болгарстанында Ислам дине рәсми кабул ителгән көн (310нчы һиҗри, 922нче милади ел), мөхәррәм аеның 16нчы көне.
19 – Билгеле драматург, шагыйрь Мирхәйдәр Фәй­зинең тууына 125 ел (1891-1928);
язучы Наил Котдысовның тууына 75 ел (1941-1990).
20 – Хәрби элемтәчеләр көне.
22 – Күренекле совет һәм партия эшлеклесе, Социалис­тик Хезмәт Герое Лотфулла Карамышевның тууына 100 ел (1916-1985).
24 – Башкортстанның халык артисты Филүс Гә­рәевның тууына 75 ел (1941-1990);
шагыйрь, прозаик, публицист Риф Тойгынның тууына 70 ел (1946-2014).
25 — Русия Федерациясе таможнясы хезмәткәрләре көне;
галим һәм язучы Җәлил Киекбаевның тууына 105 ел (1911-1968).
28 – Билгеле шагыйрь, язучы, публицист, “Кызыл таң” гәзитенең элекке баш мөхәррире Расих Ханнановка 85 яшь;
БАССРның халык артис­ты Мулланур Нигъмәтул­линның тууына 75 ел (1941-2002).
30 — Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алу көне.

Сынамышлар

1 октябрьдә кар күренсә, кырык көннән кар ятар. Ул көнне җил төньяктан ыжгырса, кыш салкын килер, әгәр көньяктан иссә, кыш җылы булыр һәм киләсе елда ашлык уңар. Әгәр шул көнне җил көнбатыштан иссә, алдагы елда ашлык уртача булыр.

- Октябрьдә төшкә кадәр — көз, төштән соң — кыш. Бер сәгать эчендә яңгыр да, кар да явуы ихтимал.
- Каен белән имәннән яфрак коелып беткәнче кар ява икән, салкын кыш көт.
- Көз чүмәлә төбендә тычканнар җыелса, икмәк кыйммәт булыр.
- Көз көне куяннар бер эздән йөрсә, кышын кар күп булыр.
- Әрлән оясына печән, салам күп ташыса, кыш салкын булыр.
- Әрлән оясының тишеге төньякка караса, кыш җылы булыр.
- Әрлән оясының тишеге кыйблага караса, кыш салкын булыр.
- Көз көне агач яфраклары коелмаса, халыкка авырлык булыр.

(Искәрмә: сынамышларда көннәр иске стильдә алына).
Читайте нас: