+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 октябрь 2016, 02:00

Газ җиһазларын тикшерегез!

Ягып җылыту сезоны алдыннан “Газпром газораспределение Уфа” ачык акционерлар җәмгыяте көнкүрештә газны хәвефсез файдалану буенча аңлату эшләре башлый.Бу эшләрнең төп бурычы — ха­лыкның игътибарын газны көн­күрештә хәвефсез куллану мәсь­әләләренә җәлеп итү. Барлык кулланучыларның да игътибарын сезнең өй һәм фатирларыгызда газ приборларын файдалану кагыйдә­ләрен катгый үтәү кирәклегенә юнәлтәбез.

Газ җиһазларын көнкүрештә файдалану кагыйдәләрен бозу белән бәйле инцидент һәм гадәттән тыш хәлләрнең саны, кызганычка каршы, кимеми, ә ягып җылыту сезоны алдыннан, киресенчә, шактый арта. Газда эшләүче җылыту һәм су җылыткыч җиһазларны кулланганда фатирда торучыларның сөрем газыннан агулану турындагы хәбәрләр көн саен килә. Башкортстан Республикасында былтыр төтенлек­ләрне тоту-карау белән бәйле кагыйдә бозулар нәтиҗәсендә сөрем газыннан агуланып 5 кеше үлде, ә быел — 7 кеше. Мондый очракларны, газ җиһаз­ларын куллануның гади кагыйдәләрен үтәгәндә, булдырмый калырга мөмкин иде.

Хәтердә тоту мөһим: газ җиһаз­ларын хәвефсез файдаланган өчен җаваплылык милек хуҗалары өстендә. Фаҗигаләрне булдырмый калу өчен төтен һәм җилләтү каналларын вакытында карап-тикшереп чыгарга, газ җиһазын ремонтлау һәм үз вакытында техник хезмәтләндерү өчен фатирга яисә йортка газ хуҗалыгы белгечләрен чакыртырга һәм аларга анда керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк.

Искә төшерәбез: газ җиһазын ремонтлау яисә алыштыру, аны хез­мәтләндерү белән бәйле барлык төр эшләрне махсуслашкан оешмалар гына башкарырга тиеш. Өй һәм фатир эчендәге газ җиһазын (арытаба —ВДГО, ВКГО) техник хезмәтләндерү махсуслашкан оешма белән килешү нигезендә генә башкарыла. Техник хезмәтләндерүгә торак йортлардагы ВДГОны, сүндерүче җайланмаларны, өй эче газүткәргечен хәвефсез файдалануга ярдәм итү максатыннан профилактик эшләр керә; моннан тыш, махсуслашкан оешма тарафыннан тәүлек әйләнәсенә ВДГО (ВКГО)га авария-диспетчер хезмәтләндерүе башкарыла.

Газ җиһазын файдаланганда, аеруча ягып җылыту сезоны алдыннан, төп игътибарны төтен һәм җилләтү юлларының торышына юнәлтергә кирәк. Юлларның җимерелүе, тыгылуы яисә туңуы тарту көче бозылуга сәбәп булырга мөмкин. Төтен һәм җилләтү каналларында тарту көче булмаганда газ приборларыннан файдалану тыела! Каналларда тарту көче булмаганда газ җиһазларыннан файдалану сөрем газыннан агулануга китерергә мөмкин. Шуңа күрә ягып җылытучы газ приборын һәр кабызу алдыннан тарту көчен шулай тикшерергә кирәк: газ җи­һазының күзәтү тәрәзәсенә (кабызмыйча!) тар гына кәгазь кисәге китерегез. Кәгазь кисәге газ приборының күзәтү тәрәзәсенә таба тайпылса, тарту көче бар, башка очракта тарту көче юк, дигән сүз. Тарту көченең булмавы мич горелкасы һәм яну продуктлары тө­тенлеккә киткән газ приборларын кулланганда аеруча хәвефле. Тарту көче булмаганда — хәвефсезлек автоматикасы эшкә кушылып, газда эшләүче казан яисә су җылыткычның горелкасын сүндерергә тиеш. Әгәр автоматика эшләми икән, бу хәвеф белән яный, чөнки газ приборы эшләп торганда һәм төтенлектә тарту көче булмаганда сөрем газыннан агуланырга, хәтта үләргә мөмкин.

Яну продуктлары төтенлеккә киткән газ приборлары газ яну өчен кирәк бул­ган туктаусыз һава агымы булганда һәм яну продуктларын өзлексез бетерү өчен төтенлектә тарту көче булганда гына яхшы эшли.

Сөрем газының төсе дә, исе дә юк. Сөрем газы 0,32 процентка кадәр тупланган очракта, кешедә паралич һәм аңны югалту күзәтелә (кеше 30 минуттан үлә). 1,2 проценттан күбрәк тупланса, 2-3 тын алудан соң кеше һушын югалта, өч минут эчендә вафат була.

Сөрем газыннан агулануның беренче билгеләре күзәтелгәндә (күрү сәләте начарлану, ишетү сәләте кимү, баш әйләнү, башның маңгай турысында авыртуы) газ приборларыннын файдалануны туктатырга һәм җиһазлар­дагы, алар янындагы краннарны ябарга кирәк. Бинаны җилләтү өчен форточка һәм тәрәзәләрне ачарга, “04” номерына шалтыратып, авария-диспетчер хез­мәтен чакыртырга.

Искәрмә

ВДГО, ВКГОны хәвефсез файдалану һәм тоту аларга әледән-әле техник хезмәтләндерү һәм ремонт башкару белән тәэмин ителә.

Өй эчендәге көнкүреш газ җиһазын техник хезмәтләндерү кимендә өч елга бер тапкыр башкарыла. Көнкүреш газ җиһазының хезмәт итү вакыты чыгу белән әлеге җиһазны арытаба файдалану ВДГО, ВКГОга техник диаг­ностиканың уңай заключениесе булганда һәм анда күрсәтелгән вакыт дә­вамында һәм ел саен мотлак хез­мәтләндерелгән очракта файдаланылырга яисә заказ бирүче теләге белән яңага алыштырылырга мөмкин.

ВДГО, ВКГОны хәвефсез фай­далану­ның мәҗбүри шарты булып торак биналар һәм күпфатирлы йорт­ларның төтен һәм җилләтү каналларын тиешле хәлдә тоту тора. Шуны белергә кирәк: төтен һәм җилләтү каналла­рының төзеклеге өчен күпфатирлы йортларда ― идарә итүче компанияләр (яисә үзләре идарә итсә, милек хуҗаларының барысы да), ә торак йортларда өй хуҗалары җаваплы.

“Газпром газораспределение Уфа” ачык акционерлар җәмгыяте көнкүреш газ приборларын файдалануның гади кагыйдәләрен Башкортстан Республикасында яшәүчеләрнең барысының да тагын бер тапкыр хәтеренә төшерә, аларны үтәү бәхетсез очраклардан котылып калырга ярдәм итәчәк:

* газ приборларыннан файдаланганда форточканы ачарга онытмагыз;

* газ колонкасын һәм АОГВны кабызыр алдыннан тарту көчен тикшерегез;

* газда эшләүче җылыту мичен кабызыр алдыннан юшкәне (капкачны) ачыгыз һәм тарту көчен тикшерегез;

* кабызылган газ җиһазларын ка­рау­чысыз калдырмагыз (тиешле хәвеф­сезлек автоматикасы булган һәм туктаусыз эшләүгә исәпләнгән­нәреннән башка);

* газ җиһазларына балаларны һәм файдалану кагыйдәләрен белмәгән кешеләрне якын җибәрмәгез;

* газ куллануны туктаткач, приборлардагы һәм алар алдындагы краннарны ябыгыз;

* газ килү кинәт туктаган очракта, кичекмәстән краннарны ябыгыз һәм “04” телефоны буенча авария-диспетчер хезмәтенә хәбәр итегез;

* газ исе барлыкка килгәндә яисә газ саркып чыкканда, ишек һәм форточкаларны ачып, кичекмәстән бинаны җил­ләтергә, газ приборларыннан фай­­­да­­лануны туктатырга, электр приборларын кабызмаска, телефон һәм электр звоногын кулланмаска, газ чыкмаган урыннан “04” телефоны буенча авария-диспетчер хезмәтен чакыртырга кирәк;

* газ җиһазларын чиста һәм төзек тотыгыз;

* барлык төзексезлекләрне газ җиһазын техник хезмәтләндерүгә аның белән килешү төзелгән махсуслашкан оешма гына бетерергә тиеш;

* фатир планировкасын үзгәрткән­дә, күчерелми торган мебель һәм көнкүреш техникасы урнаштырганда, газ җи­һазларын күчереп куйганда газүт­кәргечләргә һәм газ җиһазларына керү юлын ябу, газүткәргечләрне гипс-картон стена яисә мебель артына яшерү КАТГЫЙ РӘВЕШТӘ РӨХСӘТ ИТЕЛМИ!

* кышкы айларда аларның туңуын һәм тыгылуын булдырмау максатыннан, торба башларын әледән-әле тикшереп торыгыз;

* төтенлекләрне һәм җилләтү каналларын үз белдегең белән ремонтлау, үзгәртеп ясау һәм ялгап озынайту рөхсәт ителми.

Бина эчендә газ исе барлыкка килгәндә:

­– газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатырга;
– приборлардагы һәм алар янындагы краннарны ябарга;
– кичекмәстән бинаны җилләтергә;
– ут кабызмаска, тәмәке тартмаска, электр утын һәм электр приборларын кабызмаска, электр звонокларын кулланмаска;
– “04” телефоны буенча авария хезмәтен чакыртырга (газ чыкмаган җирдән).

Үз белдегегез белән өйгә (фатирга) газ үткәрмәгез, газ җиһазын күчереп кую, кабызу һәм ремонтлауны башкармагыз. Мондый төр эшләр махсуслашкан оешма тарафыннан гына башкарыла ала!

Газ плитәләрен биналарны җылыту өчен файдаланмагыз.

Газ приборлары урнаштырылган биналарны йокы һәм ял итү өчен файдаланмагыз.

Сыекландырылган газ баллоннарын фатир, подвал, гараж, балкон һәм лоджияләрдә сакламагыз!
Газ белән тәэмин итү системасы (газүткәргечләр, ябу җайланмалары, газ җиһазлары) бөтенлегенә һәм эшенә чит кешеләрнең катышуын күрсәгез, кичекмәстән “04” телефоны буенча авария-диспетчер хезмәтенә, кесә телефоныннан “104” номерына һәм “02” телефоны буенча полициягә хәбәр итегез.

Газ җиһазларын һәм төтен юлларын, җилләтү каналларын техник хезмәт­ләндерүгә килешүне махсуслашкан оешма белән генә төзегез!

Хәтерегездә тотыгыз! Көн­күрештә газдан хәвефсез файдалану кагыйдәләрен катгый үтәп, Сез үзе­гезнең генә түгел, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның да хәвефсезлеген тәэмин итәсез.

Газ белән эш иткәндә игътибарлы булыгыз! Сезнең онытучанлыгыгыз, игътибарсызлыгыгыз сезгә, якыннарыгызга һәм күршеләрегезгә зыян салырга мөмкин. Газ приборларыннан дөрес файдалану һәм газдан файдалану кагыйдәләрен белү генә сезгә бәхетсез очракларны булдырмаска ярдәм итәчәк.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Читайте нас: