+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 октябрь 2016, 02:00

Сүзгә җан өреп...

Башкортстан дәүләт университетында “Җанлы сүз-2016” II республика балалар иҗаты бәйгесенең йомгаклау кичәсе үтте.Әдәбиятның киләчәге – балаларда, кечкенәләр күңелендә яткан иҗади бөреләрдә. Шушы бөреләрне даими сугарып, дәртләндереп торганда гына әдәби буыннар бәйләнеше барлыкка килеп, нәфис сүз сәнгате үсеш алачак. Шушы хакыйкатьне истә тотып, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы узган елда ук мәктәп укучылары арасында “Җанлы сүз” иҗади бәйгесен игълан иткән иде. Балалар да, мәктәп укытучылары да бу башлангычны бик яратып кабул итте. Тәүге бәйгедә Башкортстанның 26 район һәм шәһәреннән 210 укучы катнашты.

Читайте нас: