— Редик, эшегез тынгысыз, мәшәкатьле, бәйрәмнәр артыннан бәйрәмнәр, чара артыннан чара... Тормышыңны мәдәният белән бәйләгәнеңә үкенмисеңме?
— Без бит тере кешеләр, безгә бар нәрсә дә хас. Андый чаклар да булгалый. Әмма бу мәдәният өлкәсендә эшләгәнгә түгел, профессиональ сәнгать юлыннан китмәүгә үкенеч. Минемчә, әле дә соң түгел — барысы да алда. Ә инде район мәдәният бүлегендә эшләү — искиткеч зур тәҗрибә туплау, чыныгу алу ул.
— Районда чараларның күбесе синең сценарийлар буенча үтә. Сценарий төзегәндә, бәйрәм үткәргәндә синең өчен иң мөһиме нәрсә — аның эчтәлегеме, матур сүзләрме, кыскалыкмы, теманың ачылышымы?
— Сценарий төзегәндә, беренчедән, тамашачы нәрсә күрергә тели, шуны аңларга һәм мөмкин кадәр югары дәрәҗәдә бирергә тырышам. Икенчедән, коллективларның мөмкинлеген игътибарга алам. Артык югары планка куеп, аны үти алмаска тиеш түгелбез. Шуңа күрә монда һәр детальне ачык күзалларга кирәк.
— Тормыш иптәшең ир-ат өчен хезмәт хакы аз дип битәрләмиме?
— Тормыш иптәшем мине аңламаса, акчаны капчык белән алып кайтсам да, җитмәс иде. Иҗат кешесен аңлый белгәне, әллә нинди таләпләр куймаганы өчен мин аңа рәхмәтле.
— Син үзеңне районның патриоты дип әйтә аласыңмы?
— Мин үземне Краснокаманың патриоты итеп хис итәм. Укыганда, бик кызыктыргыч тәкъдимнәр булып, башка төбәктә эшләргә, яшәргә мөмкинлек туган иде. Әмма мин үземнең районда калырга булдым. Бу, әлбәттә, туган ягымны бик нык яратудан. Хәзер инде шулай уйлыйм: кайда гына хезмәт итсәм дә, мин Краснокама улы булып калам. Кайда гына булсам да, туган районымның дәрәҗәсен төшерергә түгел, ә күтәрергә тиешмен!
— Тормыш юлыңны яңадан башлау мөмкинлеге булса, анда мәдәнияткә урын калыр идеме?
— Әллә нәрсәләр, әллә нинди башка һөнәрләр турында уйлансам да, ярый әле тормышым мәдәният белән бәйле, дигән фикергә киләм, шуңа сөенәм. Бу, чыннан да, минем һөнәр. Ходай мине шулай яраткан, ниндидер бурычлар йөкләгән һәм мин шуны үтәргә, халыкка мәдәният аша нидер җиткерергә тиешмен.
— Ә менә илебезнең мәдәният министры итеп куйсалар, бүгенге системада нәрсәне үзгәртер идең?
— Халыкта һәр солдат генерал булырга хыялланырга тиеш, дигән сүзләр бар. Әмма мин күбрәк иҗат кешесе, чиновник түгел. Минем хыялдагы генерал икенче... Ә сорауга А.П. Чехов сүзләре белән җавап бирәсе килә: “Дело надо делать, господа!”
— Редик, театрның киләчәге нинди, ничек уйлыйсың?
— Илнең, җәмгыятьнең киләчәге турында сәясәтчеләр, экспертлар анык кына җавап бирә алмаганда, театрның киләчәге турында сүз йөртү читен, әлбәттә. Әмма шуны төгәл беләм: театр — яшәешебезнең көзгесе ул. Ничә гасырлар яшәгән театр арытаба да яшәр, дип өметләнәм.