+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 октябрь 2016, 02:00

Болан ни өчен таплы?

Ерак Көнчыгышта тиресе бөрчек-бөрчек ак таплар белән капланган боланнар яши. Аларның атамалары да шуннан килә. Ә тапларны исә аларга, дошманнардан саклану өчен, табигать бүләк иткән.

Кояшлы аяз көндә әлеге тимгелләр көзгедән төшкән яктылык кебек үлән һәм яфракларда “уйный”. Шуңа да таплы болан куаклыкта хәрәкәтсез басып торганда дошманнары күзенә бөтенләй күренми. Ярым караңгылыкта да яктылык шәүләләре агачларда чагыла һәм боланны чытырман эчендә күрү мөмкин түгел.

Ә менә боланның койрыгы тирәсендә зур ак тап башка вазыйфаны башкара. Бу хайваннар дошманнарыннан качканда, бер-бер артлы тезелешеп йөгерә. Йөгерүче боланнарны куаклар яшерә, алда ак тап кына күренеп киткәли.

Бер болан икенчесе артыннан шул ак тапка карап йөгерә икән. Алар, бер-берсенә шулай юл күр­сәтеп, хәвеф­сез урынга кача.
Читайте нас: