Октябрь ахырында Рөстәм Булатов һәм Игорь Мамаев, уку йортыбызга кунакка килеп, укучылар белән очрашу үткәрде. Әлеге чара 84нче татар гимназиясенең 25 еллык юбилеена багышланган иде. Очрашуны гимназия директоры Равил Идрисов ачты һәм мәктәпнең тарихы турында сөйләде, кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Музыкантлар сорауларыбызга җавап бирде, төркемнең тарихы турында сөйләде. Баксаң, Денис белән Игорь рок-музыка белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаганнар икән. Алар аерылгысыз дуслар була, музыкаль төркем төзеп, иптәшләре алдында концертлар куя. Аннары вокаль осталыкларын камилләштерү максатында төркемгә сыйныфташлары Рөстәм Булатовны чакыралар. Алар сыйныфташларын талантлы шагыйрь һәм музыкант буларак белә. Тиздән Рөстәм Булатов төркемнең лидерына әверелә. Шул ук елда репетицияләр базасы булдырыла, төркемгә бас-гитарачы Евгений Огнев килә.
1999 елда коллектив илкүләм популярлык яулый башлый, 2002 елда исә аларның беренче аудиоальбомнары дөнья күрә. Бүген “Lumen” илдәге иң популяр рок-төркемнәр исемлегенә керә. Аның 15ләп аудиоальбомы дөнья күргән, гастрольләр графигы нык тыгыз. Ул Русия шәһәрләрен дә, чит илләрне дә үз эченә ала.
Яшь тамашачыларның сорауларына җавап биргәч, музыкантлар, төркемнең бергә төшкән фоторәсемнәрен таратып, автограф-сессия үткәрде, “Голоса мира” дип аталган җырларына төшерелгән видеоклипларын күрсәттеләр, татар телендә язылган “Урманга” дип аталган җырларын уйнап ишеттерделәр.
Укучылар тарафыннан әзерләнгән бай концерт программасын караганнан соң, кунаклар туган уку йортларында үзләрен бик җылы кабул итүгә шат булуларын әйтте, оештыручыларга рәхмәт белдерде. Без дә шундый данлыклы музыкантлар белем алган 84нче татар гимназиясенең укучылары булуыбызга чиксез горурлык хисләре кичердек. Әйткәндәй, төркемнең лидеры Рөстәм Булатовның улы Тимерлан да безнең белән бергә, гимназиянең VI “в” cыйныфында белем ала.
Ләйсән ФАЗЛЕТДИНОВА,
84нче татар гимназиясенең VI “а” cыйныфы укучысы.