Октябрь ахырында гүзәл затларыбыз “Халыклар дуслыгы йорты”нда үткән утырышта башкарылган эшләргә йомгак ясады, алдагы айларга эш планын карады. Соңгы чорда, чынлап та, оешма әгъзалары башкалабызда һәм төбәкләрдә төрле мәдәни-иҗтимагый, әдәби чараларны үткәрүгә күп көч сала. Җәлилчеләргә багышланган Хәтер көне (“Ихлас” мәчете белән берлектә), Миякәдә мөслимәләр оешмасы белән очрашу, Кушнаренко, Благовар, Чакмагыш районнары Хатын-кызлар советлары белән үткәрелгән “Дуслык төягендә кот булыр” бәйрәме, Кырмыскалы районының Бозаяз авылында Айрат Сөләймановның “Бозаяз нәселләре һәм аларның шәҗәрәсе” китабын тәкъдир итү, Чакмагыш районында Самавыр бәйрәме һ. б. чараларда “Сәхибҗамал” кызлары башлап йөрде. БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы үткәргән “Җанлы сүз” конкурсын оештыруда оешманың идарә әгъзасы Лилия Сәгыйдуллинаның өлеше гаять зур. Автор-башкаручы Ризидә Мөхәммәтҗанова Югары Кыйгыда һәм Уфада үзенең юбилей кичәләрен оештырды.
Оешма әгъзалары әдәби иҗатка мөкиббән. Тәнзилә Исәнбирдина һәм Алисә Шәңгәрәеваны – шигъри җыентыклары белән, юбилярларның гомер бәйрәмнәрен шигъри сүз белән котларга онытмадылар. Арада быел хаҗ сәфәре кылганнар да булган.
“Сәхибҗамал” оешмасы утырышында Казан кунагы Нуридә Насыйбуллина да катнашты. Ул – безнең якташыбыз, Стәрлебаш районының Бузат авылы кызы. Роберт Миңнуллин иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклаган, монография бастырган. Бүген Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас бүлегендә эшли. Аның әйтүенчә, язучылар, шагыйрьләрнең язма мирасы тиешле дәрәҗәдә саклана. Әдипләрнең архивын тапшыру яисә чыганакларга кагылышлы сораулар белән бүлеккә мөрәҗәгать итәргә була. Нуридә җырга да бик әвәс, калфак чигү остасы да икән.
Гүзәл затларыбыз республиканың иҗтимагый-мәдәни тормышында киләчәктә дә актив катнашачак. Декабрьдә, оешманың 15 еллыгына багышлап, тамашачылар яратып өлгергән “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” әдәби-музыкаль бәйрәмен үткәрәчәк. Матур башлангычлар уңышлы булсын!