+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 ноябрь 2016, 02:00

Җәмгыять табибы

Социолог нәрсә белән шөгыльләнә?Социологлар хезмәте турында еш ишетергә туры килсә дә бу сорауларга тиз генә җавап биреп булмый. Чынлап та, кем соң ул социолог? Интернетта социологлар турында төрле аңлатмалар табарга була. Миңа, аеруча, социолог Алексей Кнорреның үз һөнәре турында язмалары ошады. Шулар белән өлешчә таныштырасым килә.

“Минем уйлавымча, социология физикадан авыррак, — дип яза Алексей. — Социолог булу өчен университетта уку гына җитми. Күптөрле һәм кайбер очракта капма-каршы фәнни мәктәпләр булган социологиядә ике төп сыйфатка ия булырга кирәк. Алар — кызыксынучанлык һәм батырлык.

Мин социология факультетына укырга кергәндә, моның “нигә” икәнен анык аңлый идем. Гомум алганда, кешеләр “җәмгыять” дип атарга күнеккән әйбернең ничек яшәве кызыксындыра иде. Нигә мәктәпкә йөрергә кирәк? Мәктәптә нигә барысы да шулай корылган? Нигә берәүләр акчаны икенчеләренә караганда күбрәк эшли? Нигә кайчак кеше үтергән өчен медаль бирәләр, ә башка очракта төрмәгә ябалар? Күпләр өчен бу сорауларга җаваплар бик гади кебек тоела, әмма төрле чыганакларда чынбарлыкка туры килгән, шул ук вакытта бер-берсенә капма-каршы җаваплар очратасың. Әйтик, кеше үтерү — сугыш — Ватанны яклау өчен кирәк, ди. Ә нәрсә ул Ватан? Нигә мин аның өчен үләргә тиеш? Менә шулай, социологларга барысы да аңлашылган кебек очракта да сорау бирү хас.
Мәктәпне тәмамлау белән җитди рәвештә социаль фәннәр белән шөгыльләнеп булмый. Моның өчен акыллы остазлар, үзеңнең кызыксынучанлыгың, теләгең һәм катлаулы текстлар белән эшләү осталыгы кирәк. Социология белән шөгыльләнү теләге “фән картасы”н күзаллаганда — төп исемнәрне һәм аларның төп эшләрен, ягъни классикларны белгәндә килә. Башыгызда шушы “челтәр” барлыкка килсә, сез еш кына бу исемнәрне, атамаларны, идеяләрне ишетеп торсагыз, алар хакында уйлансагыз, димәк, социология классикасына тотынырга вакыт җиткән.

Социология белән шөгыль­ләнү бик кызыклы. Чын социология социаль антропология, икътисад, тарих, хәтта статистика һәм математика белән тыгыз бәйле. Дөнья турында күп нәрсә белеп була.

Аннары, социология гадәти булмаган, кайчагында авыр мәсьәләләрне чишүне үз өстенә ала. Төгәл фәннәрдән аермалы буларак, социология дәреслеген ачып, күпьеллык тикшеренүләр нәтиҗәсе булган һәм дөньяның корылышын аңлаткан әзер формулалар таба алмаячаксыз. Сезгә социаль дөньяның нигезен нәрсә тәшкил итүен аңлар өчен бик озак эшләргә туры киләчәк. Эш­ләгәнегез, беренче чиратта, үзегез өчен кызыклы булырга тиеш.

Социология — ул текст. Сөйләшү кебек ул. Аерма шунда гына — сез шундук җавап бирә алмыйсыз...”

Гади кеше күзаллавынча социолог урамда сораулар белән бәйләнеп йөрүче, аларга телефоннан җавап көтүче, анкеталар белән өйгә килүче кеше. Чынында исә тематик сораулар — социолог эшенең кечкенә бер өлеше генә. Нәрсә ул җәмгыять? Анда кеше нинди урын били? Җәмгыять белән ничек идарә итәргә? Социологлар алдында сораулар бихисап. Беренче чиратта, социолог, ул мәгълүмат буенча белгеч. Ул аны җыярга һәм дөрес эшкәртергә тиеш. Табиб кебек ул: җәмгыятьнең чирләрен ачыклый, диагноз куя һәм арытаба нишләргә кирәклеген әйтә. Әйтик, Русиядә эшләүче зур бер чит ил фирмасында, хезмәт хаклары югары булуга карамастан, кадрлар еш алышынган. Кадрлар агымы елына 25 процентка җиткән. Бу хәлне социолог тикшергән һәм шуны ачыклаган.
Хезмәткәрләргә тәмәке тарту өчен урамга чыгу, 40 градус суыкта да эшкә килү, көнбатыш варианты буенча ике атна гына отпуск, нормасыз эш көне һәм башка, беренче карашка, вак кына сәбәпләр ошамаган. Җитәкчелеккә коллективны саклау өчен кайсыбер ташламалар ясарга туры килгән.

Социолог теләсә нинди өлкәдә — мәдәнияттә, туристик бизнеста, реклама булдыруда үзен “таба” ала. Әмма кайда гына эшләсә дә, ул бик ачык, аралашучан кеше булырга, аналитик фикер йөр­тергә, ә иң мөһиме, кеше проб­лемаларына битараф булмаска, башкаларны тыңлый һәм аңлый белергә тиеш.
Читайте нас: