Шунда мин дә тәү тапкыр башкалага килүемне хәтерлим. Әткәй белән Ленин урамыннан китеп барабыз. Кечкенә кулым аның олы учында югалган, буем тезеннән чак-чак өстә.
– Исәнмесез! Саумысыз! Исәнмесез, дим биииит!..
Кычкырып елап җибәрүемә сискәнеп, әткәй мине күтәреп ала.
– Ни булды, кызым?
– Нигә алар берсе дә минем белән исәнләшмииии?
– И, балакаем...
Әткәй мине ялан кебек күкрәгенә кыса, аның күлмәгеннән үзебезнең авыл, өй исләре килеп китә. Мин тынычланам, әмма исәнләшмичә үтеп киткән апа-абыйларга таң калып, авызымны озак ябалмый барам әле.
Исәнмесез! Гап-гади бер сүз. Сәламәтлегегез ничек, чирләмисезме дигән мәгънәсе бар. Без аны көнгә ничә тапкыр кабатлыйбыздыр. Әмма моннан аның кадере һич кимеми. Бер тәкәббере сәламеңне алмый үтеп китсә, арта гына да әле. Ә инде берәр авыл урамында таныш булмаган сабый “Исәнмесез, апа!” дисә, күк капусы ачыламыни – күңел нурга тула, шушы сабыйны, аны исәнләшергә өйрәткән ата-анасын кочаклап аласы килә.
Дөнья халыклары төрлечә исәнләшә. Әйтик, Кытай, Монголия, Мисырда очрашканда кешеләр бер-берсенә “Мал-туарыгыз исәнме?”, зулуслар “Мин сине күрәм!”, Һиндстанда “Бүген сезне черкиләр артык борчымадымы?” ди. Тибетлылар исәнләшкәндә баш киемнәрен уң кулы белән сала, сул кулын колак артына күтәреп куя, өстәвенә телен дә чыгара.
Милли йолалар үзенчәлекле булса да, сәлам бирүнең халыкара кагыйдәләре охшаш. Кешеләр төрле формада, төрле ысуллар белән бер-берсенә хәерле иртә, хәерле көн, хезмәттә уңыш, сәламәтлек, иминлек тели.
Сәлам бирүнең төп кагыйдәсе шундый: ир кеше – хатын-кыз белән, яшьрәк кеше – өлкәннәр белән, хезмәткәр җитәкче белән беренче булып исәнләшергә тиеш. Ирләргә бер-берсе белән һәрвакыт кул биреп күрешергә киңәш ителә, ә хатын-кызга кул бирү ике якның да теләгенә бәйле. Исәнләшкәндә уң кулны бирү – борынгы йола, ул анда корал юк дигәнне аңлата. Ир кешене хатын-кыз белән таныштырганда, беренче булып хатын-кыз кул бирә.
Кешеләр генә түгел, хайваннар, кошлар, хәтта балыклар да бер-берсенә күрешү шатлыгын белдерә. Алай гына түгел, авыллар да яныннан узучыларга сәлам биреп кала. Төзек йортлы, купшы коймалы урамнар “Исәнме, юлчы! Сине күрүебезгә шатбыз! Янә көтеп калабыз!” дисә, капка төбенә өелгән тиресле, кыйшайган капкалылары “Йөрисең инде шунда, эч поштырып!” ди.
Ул гына түгел, юл буендагы язмалар да сәламли безне. Сиксәненче еллар азагында Кушнаренко районының Карача-Елга авылы янында Тукайның “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән сүзләрен күрергә була иде. Аны куючылар фикеренчә, бу сүзләр узып баручыга: “Син дә — шул халыкның бер газизе – шушы сүзләр сиңа туры киләме?” дип эндәшергә тиеш иде. Әмма ул бераз, вакыт эленеп торды да, партиянең кайсыдыр пленумын тормышка ашырырга чакырган лозунгка алыштырылды...
Иглин районында “Юлчы! Зинһар безнең җирне чүпләмә!” дип туп-турыга мөрәҗәгать итәләр. Гафуридә дә боргаланып тормаганнар, “Берегите природу – мать вашу!” дип туп-турыга чәпәгәннәр. Сихри табигатьле төбәккә агылган туристларның мәнсезлегеннән арыган биредә халык, аты-юлы белән язып элгәннәр, дип мыек астыннан елмаючыларда да хаклык юк түгел. Кем ничек аңлый бит. Ярмәкәйдә “Ярмәкәем – гомер үзәнем!” дигән язма биредә нечкә күңелле, шигъри җанлы кешеләр яшәвенә ишарә итеп тора. Шулай, республиканың һәр төбәгендә үзенчә сәламлиләр юлчыларны.
Ә Бөтендөнья сәлам бирү көнен ике американлы Майкл һәм Брайен Маккомаклар уйлап тапкан. 1973 елда Мисыр белән Израиль арасындагы конфликт чорындагы “салкын сугыш”ны туктату максатында алар дөньяның төрле төбәкләренә таныш булмаган кешеләргә хатлар юллый һәм адресаттан сәламләүне дәвам иттерүне сорый. Бу башлангыч 180 илдә хуплау таба һәм ел саен кабатлана.
...Әгәр бүген яныгыздан узып баручы бер сабый үрелеп-үрелеп сәлам бирсә, берүк аны кире какмагыз.
“Исәнмесез, туганнар! Саумы, якты дөнья!” дигән сүзләр бүген ешрак ишетелсен.