Әйе, бу хат та барып ирешкән сугыш яланына, әмма, адресатына юлыкмыйча, кире кайткан. Аны әнием 1942 елның 31 июлендә фронтка әтиебез Ганигә юллаган. Әтиебез, каты сугыш барышында кулы яраланып, госпитальдә була.
Ә сугышлар Ворошиловград тирәсендә дәвам иткән.
Без бәләкәй чакта әниебез Коръән һәм башка китапларын актарганда бу хатны күреп калгалый идек, тик әллә ни игътибар итмәдек. Мин Бишкурайга күчеп, мәктәптә эшли башлагач һәм янып-дәртләнеп, музей эшенә керешкәч, әни кыяр-кыймас кына: “Улым, мондый әйберләрне анда куярга ярар микән?” — дип, миңа бер хат биреп җибәрде.
Һәм ничек кенә ярады әле!
Бу хат егерме еллап мәктәп музеенда иң затлы экспонатлар исәбендә, фронт хатлары арасында булды. Фронтка язылып, кире кайткан бердәнбер хат... Мин эштән киткәндә, гаилә-нәселебез хәзинәсе булганга, аны музейда калдыра алмадым, күчермәсен генә куйдым. Әмма мин эшләгәндә ул үзенең фәһемле-гыйбрәтле ролен яхшы үтәде. Еллар шактый гына үз тамгасын салса да, мин бу тигез, матур почерк белән язылган, әнием кулы тигән, аның хис-тойгылар ташкыны сеңгән бу изге-газиз язманы укый алдым. “Җәйнең кыска төнендә, кырыкка ярылырдай мәшәкатьле көнендә кайчан вакыт табып язды икән?” — дип уйландым.
...Әти, ярасы төзәлгәч, яңадан Төньяк Кавказ юнәлешендә сугышка керә. Аңардан исәнлек хаты килгәч, яңасы язылып, җавап җибәрелә. Ә монысы, озын гомерлесе “Адресат выбыл” дигән тамга белән тарихта кала. Коръән эченә тыкканда, әни: “Кайткач алып укытырмын әле...” — дип кенә куя иде. Кайтуына ышанычын җуймыйча.
Хатта ул, авыл кешесенә хас булмаганча, иренә “Сез” дип мөрәҗәгать итә. Үзенчә олылавы, хөрмәткә лаек санавы булгандырмы... Балаларының атасын изгеләштерү билгеседер, бәлки. “Күптин-күп” сәламнәреннән соң, авылдагы яңалыклар тезелеп китә. Бодай-арышның чамалы булуы, коры ел булганлыктан, тары уңуы, яшь кызлар — Миңлехәят белән Асияне звеновод итеп куюлары бәян ителгәннән соң, балалар, гаилә хәлләренә күчелә (сугышка кадәр бригадир булгач, башта колхоз эше турында хәбәр итү мотлак булгандыр). Әткәй киткәндә сыер зыянлаган була. Сыер тергезергә ниятләве, бер кәҗәне сатып, кышка балаларының өстенә юнәтүен хәбәр итә әни. Иң мөһиме — мөселман хатынының әдәплелеге, ирне баш итеп санавы сокландыра. Әни сугыштагы иреннән киңәш сорый, ипләп кенә үз ниятен белдерә, “карт кәҗәне сатып, Чиләбедәге хезмәт армиясендәге абыйга акча җибәреп ярдәм күрсәтсәм, син ни диярсең икән?” (Әни, әтинең риза булачагын белеп, Әхмәтнәби абыйсына акча белән ярдәм итә).
Әни Даимның (минем) “Әткәйне алып киткән паровоз тагын килде”, дип җырлап йөрүен, сеңлемнең тәпи китүен, ләпелди башлавын, Лия белән Лиза апаларымның укырга әзерләнүен, Фәния апамның тракторчылар әзерләү курсында укуын тәфсилләп яза.
Тагын бер деталь: “Фәниягә искерәк пальто алдым, үзең кайткач, әйләндереп тегеп бирерсең әле” (әти атаклы тегүче иде). Аның исән-имин әйләнеп кайтачагына никадәр өмет һәм ышаныч! Әйтерсең лә әти Әмин базарына мал сатарга гына киткән. Ләкин әни моңа бик нык ышана иде, чөнки ул үз төшләренең юш килүенә шикләнмәде. “Син исән-сау, карап торуга төзек гәүдә белән кайтып керерсең. Тагын ике бәбәебез була”, — дип әйтеп җибәрә әтигә. Һәм шулай булды да. Сугыш гарасатына кергәндә әтине шушы сүзләр өметләндерә, канатландыра, гомере дәвам итәчәгенә ышаныч уята.
1943 елның июлендәге канкоешлы һөҗүм вакытында әти тагын каты контузия ала. Мәет җыючылар бер тәүлектән соң, балчык арасыннан чыгып торган итекләрен күреп, табып ала. Пятигорск госпиталендә 9 ай ятып, башы һәм аяк-кулы калтырап торган килеш, “полный әпә” булып, 44нең апрелендә хатыны һәм алты баласы янына кайтып төште.
Абзар тулы вак мал. Сыер бар. Баздан ике умарта бакчага чыгарып утыртылган. Минем хәтердә: нәкъ шул көнне әни сөенчегә колхозга бер ат йөге печән биреп җибәрде. Шәяхмәт абзыйга — бер кәҗә, күрше Миңлеямал әбигә күлмәклек тукыма белән бер йомарлам май кертте. Салынып та кире әйләнеп кайткан хат, иясенә бирелеп, икесе янәшә утырып, әлбәттә, елмаеп та, күңел сыктавы аша да укылгандыр. Башыннан унлап вак тимер ярчыгы алынгач, әтинең калтыравы бетте. Ә “әпә”леге 18 елга сузылды. Хат иясе сугыштан кайтып, егерме ел гомер кичереп, вафат булды. Ә аңа язылган хат, истәлек булып, мине төрле хатирәләргә күмеп, һаман саклана.
Язмамны әни язган хатның соңгы юлларына бәйләп дәвам итәм. Әтине күңелсез уйларга бирелдермәслек итеп, кыяр-кыймас кына кемнәрнең “үлде” хәбәре килүен соңгы җөмләгә төртә: “Хәлирахман, Хөсәен абзыйларның да “югалу” хәбәрләрен алдык”. Югалу гына түгел шул. Әткәйнең яшьтәшләре яу кырында башларын салган иде. Хөсәен абзыйның хатыны Бибикамал җиңгәчәй тугыз бала белән калды. Иң өлкәне Галимҗан абыйга 17 яшь иде. Чәмле, тырыш, булдыклы хатын балаларын исән-сау тәрбияләүгә генә түгел, тугызын да югары белемле итүгә иреште.
Әткәйне тагын бер үкенеч-аяныч биләгән мәлне искә төшердем. 1942 елның сентябрь ахырында каты бәрелешләрдән соң зур булмаган бер елга ярында почтальон исән калганнарга хат тарата. Шулчак су өстендәге мәетләрне ярга чыгарырга боерык яңгырый. Уналты яше тулган Фәния апам, Кандрада тракторчылыкка укып чыгып, үзенең үзаллы эшли башлавын әткәйгә сөенче итеп язган була. Әткәй хатны укып тора алмый, кесәсенә салып куя да приказны үтәргә керешәләр. Вакыт табып, хатны укыйм дисә, бер хәрефе дә танырлык булмый. Көрән (химик) каләм белән язылган хаттагы сүзләр суда җуелып беткән була. “Шулкадәр йөрәгем әрнеде...” — дип сөйләр иде.
Күңелемнән генә җир белән күк арасына зур бер бизмән астым. Бер ягына балаларының пособие акчасын эчеп, нарасыйларын ач-ялангач калдырган, кабәхәтлекнең чигенә чыккан, “ана”, “хатын-кыз” дип әйтергә тел әйләнмәгән затларны бастырдым. Икенче ягына әниебез Зәкия һәм Бибикамал җиңгәчәйнең чордашларын куйдым. “Тегеләре” үлчәүдән бушлыкка очты, югалдылар. Ә соңгылары, бизмән җиргә тигәч, шунда һәйкәл булып басып калдылар...
Ул хәтәр елларда фронтка миллионлаган хат агылды. Кире кайтканнары да бихисап булгандыр. Шуларның берсенең, әниемнекенең “сер”ен фашладым. Әти-әниемә карата изге хисләрем көчле булганга, сугыш чорының кечкенә бер гадәти детален укучыларга җиткердем. 74 еллык кечкенә хикәятне синнән рөхсәтсез фашлаганым өчен гафу ит, Әнием!
Даим ЯУШЕВ.
Бишкурай авылы.