+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 ноябрь 2016, 02:00

“Урман кызы” күчтәнәче

Туймазы 1нче интернат-мәктәбендә тележурналист, шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева кунакта булды.Туймазыдагы 1нче интернат-мәктәп – “Кызыл таң” нәшрияты канаты астында чыгучы “Әллүки” балалар журналын озак еллар һәм иң күп алдыручы мәктәпләрнең берсе. Аңа укучылар үзләре дә языла, мәктәп җитәкчелеге дә башлангыч сыйныфлардагы уку алдынгыларын, актив балаларны журналның яртыеллык комплекты белән бүләкли.

55 еллык тарихы булган бай традицияле уку йортында соңгы елларда “Кызыл таң” белән берлектә респуб­ликаның күренекле кешеләре катнашлыгында эчтәлекле һәм файдалы очрашулар үткәрү гадәткә керде. Күптән түгел интернат-мәктәптә Башкортстанның атказанган киңкүләм мәгълү­мат хез­мәткәре, Русия һәм Башкортстан Журналистлар бер­лекләре әгъзасы Халисә Мөхәммәдиева кунакта булды. Халисә Мәсгуть кызы, БДУны тәмамлагач, 7 ел ярым Туймазыда, “Ленин юлы” район гәзитендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли, “Алтын башак” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә.

Интернат-мәктәп укучылары директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова җитәкчелегендә әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Шагыйрәнең шигырьләрен башлангычлардан алып, чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр Азамат Шакиров, Гөлшат Габитова, Нурислам Мөхтәсимов, Әдилә Килдеярова, Виктория Абдурахманова, Илиза Вәлиуллина, Алинә Чанышева, Элина Имаметдинова, Алсу Котлыева укыдылар.

Чара, әлбәттә, “Урман кызы” шигыре белән башланып китте. Халисә Мөхәм­мәдиева сүзләренә язылган җырларны Рената Ганиева, Лиана Равилова башкарды. Очрашуны алып баручылар Дилара Бәдретдинова һәм Булат Лотфрахманов кү­ренекле тележурналист белән әңгәмә оештырды. Халисә Мәсгуть кызы аларның бик күп сорауларына җавап бирде, укучыларга Габдулла Тукайның татар, урыс, инглиз телләрендә балалар өчен шигырьләре тупланган һәм мультфильмнар дискыннан торучы анимацион басмасын бүләк итте.

Арытаба кунак укучыларга күчтәнәчен – якташыбыз Даян Мурзин турындагы “Кара генерал” документаль фильмын тәкъдим итте. Тележурналист үзенең ире, оператор Марсэн Мөхәммәдиев белән аның өстендә берничә ел эшләгән. Укучылар, очрашуга килгән туймазылылар фильм турында үз фикерләрен, аның икенче өлеше булырга тиешлеген әйтте, Бөек Ватан сугышы каһарманы Даян Мурзинга герой исеме бирелмәвенә борчылу белдерде.

Интернат-мәктәп директоры Салават Әхмәтов Халисә Мөхәммәдиеваның әсәрләре, тапшырулары, фильмнары яшь буын өчен олы тәрбия мәктәбе булуын ассызыклады.
Читайте нас: