+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 декабрь 2016, 02:00

Кышны – Простоквашинода...

Шәһәр мәшәкатьләреннән туеп, бакчаларында ел әйләнәсенә яшәүчеләр артканнан-арта. Салкыннар җитү белән алар бакча өен үзаллы җылыта башлый. Мич чыгаралар, электр җылыткычларыннан файдаланалар. Үзләре ясаган җылыткычлардан файдаланучылар да бар. Кызганычка каршы, аларның кайберләре хәвефсезлек чараларына җавап бирми. Моны Уфа шәһәре муниципаль янгын сагы хезмәте инженерлары тикшерә.

Беренче салкыннар төшү белән алар бакчалар буйлап рейдларга чыкты. Әйтергә кирәк, кагыйдә бозулар очрап тора! Янгын сагы инженерларын каршы алучы өй хуҗалары да төрле: кемдер бер нәрсәдән дә курыкмавын белдерә, күпчелек исә игътибарны шатланып кабул итә. Үзләрен борчыган сорауларын бирүчеләр дә бар. Мондый рейдлар вакытында өйнең хәвефсезлеге генә түгел, мунча мичләренең төзек булуы да тикшерелә. Шулай итеп, бакчада кышны хәвефсез чыгу өчен янгын сагы хезмәте инженерлары җиң сызганып тотынды. Чара вакытында җитешсезлекләр дә ачыкланды. Әйтик, кайбер мичләр агач диварларга, тиз янып китүчән йорт кирәк-яракларына якын урнаштырылган. Төтен торбалары хәвефсезлек кайгыйдәләрен күздә тотып урнаштырылмаган очраклар да теркәлгән. Кыска ялганышка, янгын чыгуга сәбәпче булырдай ясалма җылыткычларны кулланмаска киңәш ителде. Хәвефсезлеккә игътибар зур булырга тиеш.

Айгөл ГАЛИӘСКӘРОВА,
Уфа шәһәре янгын сагы идарәсенең матбугат бүлеге хезмәткәре.
Читайте нас: