+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 декабрь 2016, 02:00

Әй, икегез, икегез!

Басмабыз үзенең гаилә парлары белән дә дан тота.Гомер яме тормыш юлын сөйгән ярың белән бергә үтүдә, диләр. Хак сүзләр. Чөнки иңне-иңгә куеп барыр ышанычлы кешең булганда гына юлның озын, сикәлтәле һәм авыр икәнлеге сизелми. Ә кемгәдер хезмәт юлыннан да парлап үтү бәхете тия. “Кызыл таң” нәшриятында бүген шундый күркәм өч пар эшли. Бу гәзит укучыларыбызга бик тә таныш булган Зөлфия һәм Фаил Фәтхетдиновлар, Лариса һәм Илдар Фазлетдиновлар һәм Илсөяр белән Мөнир Вафиннар.

Әйтергә кирәк, төрле елларда гәзиттә парлап эшләгән хезмәттәш­ләребезнең саны унөчкә җитә. Пар канатлылар традициясе редакциядә узган гасырның 30нчы елларында, гәзит “Коммуна” исеме белән чыкканда ук салына. Аның башында Харидә Сәгадиева һәм Мәхмүт Хафизов була. Алар турында 2013 елда “Кызыл таң”да “Мәхмүт + Харидә” дигән мәкалә басылып чыккан иде инде. Мәхмүт – Кырмыскалы районыннан, Харидә – Курган өлкәсеннән. Алар Уфада, педагогия техникумында укыганда таныша. Шуннан соң язмыш аларны аера. Төрле җаваплы эшләрдә булалар. Һәм тагын очрашалар. Хафизов “Коммуна”­га өлгергән журналист буларак, Балтач районы гәзитендә һәм башка җаваплы урыннарда эшләп килә. Харидә “Яңа юлда” дигән өлкә гәзитендә җаваплы сәркәтип булып эшли. Бераздан Хафизовны партия өлкә комитетына эшкә алалар, бер үк вакытта ул радио­комитетның баш мөхәррире вазыйфасын үти. Биредә ул башкорт теле һәм мәдәниятен үстерүгә көч сала, 1948 елда Мәскәүдә нәшер ителгән беренче урысча-башкортча сүзлекне төзүдә актив катнаша. Мәхмүт Хафизов 1943 елның 21 апрелендә нибары 38 яшендә кинәт авырып вафат була. Аның җәмәгате Харидә Сәгадиева “Кызыл таң”га иренең вафатыннан соң, 1944 елда шулай ук җаваплы сәркәтип вазыйфасына килә. “Кызыл таң”да пропаганда бүлеге мөдире һәм мөхәррир урынбасары булып эшли. Аннары Башкортстан дәүләт нәшриятына күчерелә. 1954 елда янә “Кызыл таң”га килә, өлкән тәрҗемәче, яңалыклар бүлеге мөдире була. БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Мәхмүт белән Харидә өч бала үстергән. Ике кызы фән юлыннан киткән, уллары телевидениедә эшләгән, ә оныклары – журналист.

Рауза һәм Нәҗип Муллиннар да “Коммуна”да эшләгәннәр. Аннары читкә китәләр. Гаилә башлыгы Бөек Ватан сугышына китеп, Сталинград фронтында батырларча һәлак була. Рауза Гандәлиф кызы 1945 елда янә “Кызыл таң”га эшкә килеп, тәрҗемәче, машинистка, техник секретарь, секретариат­ның әдәби хезмәткәре вазыйфаларын башкара, бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Хәят һәм Мазһар Гыймадиевлар да гәзитнең тарихына парлы кереп калганнар. Алар республика матбугатына илле елдан артык гомерләрен багышлаганнар. Чыгышлары белән икесе дә Кырмыскалы районыннан. Мазһар Гыймадиев 50нче елларда “Кызыл таң”ның авыл хуҗалыгы бүлегенә хәбәрче булып эшкә килә һәм арытаба шушы бүлекне җитәкли. Бераздан җаваплы сәркәтип вазыйфасына күчерелә, сәнәгать бүлеге мөдире була. Хәят апа белән алар бик матур дөнья көттеләр, балалар үстерделәр. Бер уллары типографиядә эшләде. Хәят апа исә пенсиягә чыкканчы “Кызыл таң”да корректор булды. Мазһар абыйның, хаклы ялга чыгып, озак та тормыйча вафат булуы гына бу гаиләнең нигезен какшатты. Әмма Хәят апа барысын да сабыр кичерә белде, берничә ел элек үзе дә бакыйлыкка күчте.

Фәрзәнә һәм Хәмит Сәмихов­ларны гомерләрен республика матбугатына багышлаган кешеләр буларак беләбез. Хәмит абый – Кырмыскалы районының Олыкүл авылыннан. Ул Бөек Ватан сугышы ветера­ны,“Кызыл таң”да 60нчы елларда эшләсә дә редакциягә сукмакны соңгы көненә кадәр өзмәде. Ул бик күп еллар “Белем” җәмгыятенең актив лекторы булды, республика шәһәрләре һәм районнарында агарту эшләре алып барды, гәзит-журналларда мәкаләләр чыгарды. Ул – 9 китап авторы.

Аның пар канаты Фәрзәнә апа. Ул үзен коллективта грамоталы белгеч буларак танытты. Өлкән машинистка булды. Русча текстларны басуны да аңа йөклиләр иде. Барысы да аның куллары аша үтте.

Фәрзәнә Лотфулла кызының тырыш хезмәте тиешле бәяләнде, аңа “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. Хәмит абый белән Фәрзәнә апа пар канатлы гаиләдә игелекле балалар тәрбияләп үстерделәр, оныклар күрү бәхетенә ирештеләр.

Сәвия һәм Әнгам Атнабаевлар “Кызыл таң”ның “клавиша”ларында сигез кулга уйнады дисәк арттыру булмас. Чөнки “Кызыл таң”да булачак актриса, Әнгам Атнабаевның бертуган сеңлесе Зинира Атнабаева[/b] бер ел корректор булып эшләгән. Ә Сәвия апаның сеңлесе Тәскирә Ягафәрова егерме елдан артык башта – хатларны исәпкә алучы, аннары машинистка һәм хаклы ялга чыкканчы корректор булды.

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның шәхесе “Кызыл таң” җирлегендә үссә, Сәвия Сәетгәрәй кызы биредә 1962-64 елларда редакциягә килгән хатларны исәпкә алучы, машинистка буларак хезмәт салган. Хезмәттәшләре аның турында түзем, изге күңелле булды, диләр. Атнабаевлар ике ул үстереп, оныклар күрү шатлыгына ирештеләр, гомернең үренә кулга-кул тотынышып менделәр. Сәвия Сәетгәрәй кызы арытаба әдипнең иҗади мирасын саклау, аны халыкка җиткерү өчен бик күп көч салды һәм бу бурычны балаларына тапшырып, шушы көннәрдә генә үз пары янына бакыйлыкка күчте.

Алия һәм Радик Сибәгатовлар күз алдына бик матур һәм сөйкемле пар булып килеп баса. Бүгенге көндә икесенең дә арабызда юклыгына карамастан, алар турында күңелләрдә тик якты истәлек саклана. Алар икесе дә Балтач районының Иске Балтач авылыннан, икесе дә Бөре педагогия институтын тәмамлаган, “Кызыл таң”да эшләгән.

Радик Гали улы – бик күпләре­без­нең укытучысы, күренекле профессор, җәмәгать эшлеклесе. Фидакарь хезмәте өчен аңа Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исемнәре бирелгән. Студент елларыннан ук мәкаләләре, шигырьләре матбугатта еш күренгән егетне 1957 елда “Кызыл таң”га тәрҗемәче итеп эшкә алалар. Әдәби хезмәткәр, өлкән тәрҗемәче, махсус хәбәрче вазыйфаларында тәҗрибә туплаган белгечне радио һәм телевидение комитетына баш мөхәррир итеп куялар. Бераздан ул редакциягә кире кайта һәм совет төзелеше, хатлар, яңалыклар, авыл хуҗалыгы бүлекләре мөдире була. Әмма гомеренең 35 елын ул Башкортстан дәүләт университетында татар филологлары әзерләүгә багышлады, 17 ел кафедрага җитәкчелек итте.

Алия апа редакциядә корректор булып эшләде һәм Радик Гали улына гомере буе тугрылык саклап, аның рухи таянычы булды.

Гәзит укучыларыбыз арасында Фаягөл һәм Фәрит Фаткуллиннарны белмәгәннәре юктыр. Бу ике журна­листның исемен республика гына түгел, күрше төбәкләрдә һәм үзәк матбугат басмаларында да очратырга мөмкин. Икесе дә чыгышлары белән Авыргазы районыннан. Аларны яраткан һөнәр­ләре – журналистика таныштыра һәм кавыштыра. Әле “Кызыл таң”га кил­гәнче Фәрит Фаткуллин Авыргазы районының “Ватан юлы” гәзите хәбәр­чесе була. Яшь укытучы кыз белән ул беренче тапкыр шушы елларда очраша. Аннары БДУда читтән торып укыганда бергә сессияләрне тапшыралар. Бу вакытта инде Фәрит абыйны “Кызыл таң”га эшкә чакырып алалар, Фаягөл апа Мәчетле район гәзитенә эшкә китә. Яшьләр хат алыша, бер елдан өйләнешәләр.

Озак еллар журналистикада эш­ләүче кеше буларак шуңа игътибар иттем, гадәттә бер коллективта эшләүче парлы журналистлар – бик сирәк күренеш. Аның берсе, гадәттә, бер-ике елдан эш урынын алыштыра. Фаткуллиннар сынатмады, унбиш ел бер коллективта эшләде. “Өмет” яшьләр гәзитен оештырышырга Фаягөл апаны чакырмасалар, мөгаен, ул бездән бик тиз генә китмәс тә иде әле. Шуңа да татар журналистикасында иң озын гомерле пар номинациясе кертелсә, беренчелек аларныкы булачагына шик юк. Бу ике шәхес “Кызыл таң”да барлыгы... 57 ел эшләде. Чөнки Башкорт­станның һәм Татар­станның атказанган мәдәният хезмәт­кәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Фәрит Фаткуллинның безнең коллективтагы хезмәт стажы – 42 ел.

Фәрит Миңнулла улы әдәбият һәм сәнгать, татар халкының аз билгеле данлыклы шәхесләре, гәзитнең тарихы һәм анда эшләп киткән күренекле кешеләр язмышы турында колач җәеп яза. Үз тармагында ул энциклопедик белемгә ия шәхес. Ул бүген дә редакциядә һәр эшне энәсеннән җебенә кадәр белүче алыштыргысыз хезмәткәр. Бик күп еллар иң җаваплы өлкәләрдә җитәкчелек итте, әле дә үзенә йөкләтелгән эшне тел тидергесез башкара.

Фаягөл Халик кызы арытаба хезмәт юлын дин белән бәйләде, Казанда югары “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, мө­селман хатын-кызларына дин сабаклары бирә.

“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, дигән халык мәкален мин Фаткуллиннар гаиләсе үрнәгендә аңлатыр идем. Аларның уллары Шамил һәм Камил безнең күз алдында үсте. Бүген икесе дә – танылган шәхесләр. Шамил чит илдә укып кайтып, дин сабаклары бирә, ике ул әтисе. Камил әти-әнисе башлап сайлаган юлдан бара, ул – дөньякүләм танылган журналист. Бик күп илләрдә булган. Бүгенге көндә “Lifenews” үзәк телевидение каналында эшли.

Зөлфия һәм Фаил Фәтхетди­новларның исеме дә “Кызыл таң”ның тарихына парлы итеп уелган. Алар “Өмет” гәзите мәктәбен үткәннән соң бирегә килә һәм арытаба хезмәт баскычыннан да иңне-иңгә куеп парлы атлыйлар.

Мәктәп елларыннан ук матбугат белән дус бу ике яшь йөрәкне студент чак таныштыра һәм кавыштыра. Филология фәннәре кандидаты, Баш­кортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фаил Камил улы “Кызыл таң”га килгәнче мәктәптә, БДУ һәм БДПУның татар филологиясе кафедраларында укыта... “Өмет” гәзитендә бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары һәм баш мөхәррир вазыйфаларын башкара. “Кызыл таң” гәзитен җитәкләгәненә дә инде унбиш ел үтеп киткән. Бүлек мөдире Зөлфия Әсгать кызы “Өмет”тә – “Чаткылар”, “Кызыл таң”да “Очкын” балалар кушымталарын чыгару эшен күңел җылысын биреп башкара. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре исеменә лаек булды.

Эштә уңган бу матур парның гаиләсе дә тел тидергесез. Уллары Алмазның мәкаләләре “Кызыл таң” битләрендә күренеп тора. Кызлары Гөлназ чит телләрне үзләштерә. Әлеге вакытта Кытайда тәҗрибә туплый. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, Фәтхетдиновлар балаларына да үзләрендә булган барлык матур сыйфатларны биргәннәр.

Зарема һәм Олег Төхвәтул­линнар редакция шартларында ике ел гына парлашып канат кактылар. Әмма Зарема хәзер башка коллективта хисапчы вазыйфасын башкаруына карамастан, аны үзебезнеке итеп кабул итәбез. Ә Дүртөйле егете, Башкорт­станның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Олег Төхвәтуллин турында ул эштә дә, гаиләсендә дә сынатмый, дип билгеләп үтәсе килә. Аның редакция­дәге хезмәт стажы утыз елдан артып киткән. Гаиләдә алар берсеннән-берсе матур, батыр ике ул үстерделәр. Үзләре әле һаман яшь күңелле калып, инде икеләтә дәүәти һәм дәүәни булдылар.

Лариса һәм Илдар Фазлетдиновлар әле кайчан гына пар күгәр­ченнәрдәй гөрләшеп яши башлаганнар иде, хәзер алар гаиләләренә нур сибүче кечкенә кояшлары – Дилбәрне үстерәләр. Бәләбәй егетен һәм Борай кызын нәкъ “Кызыл таң” очраштырды һәм кавыштырды. Фән кандидаты, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, укучыларыбызга иҗти­магый темага бихисап көнүзәк мәкалә­ләре аша яхшы таныш Илдар Камил улы бүген җаваплы сәркәтип вазыйфасын зур осталык белән башкара. Лариса, Башкортстан дәүләт аграр университетының икътисад факультетын тәмам­ла­ганнан соң, редакциядә баш бухгалтер урынбасары булып эшли.

Узган елда “Кызыл таң” нәшриятына “Тулпар” журналы кушылганнан соң, Фазлетдиновлар тагын бер канатка артты. Журналның баш мөхәррир урынбасары, фән кандидаты Илдус Фазлетдинов коллектив тормышына җитез адымнар белән кереп китте. Бер үк вакытта ул БДУда укыта.

Гәзиткә күп еллар хезмәт иткән сәясәт һәм үзхәбәрчеләр белән эшләү бүлеге мөдире Фәнүз Хәби­бул­линның һәм корректор Илсөяр Вафинаның пар канатлары – бер еллап верстка буенча инженер булып эшләгән Наилә Хәбибуллина һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган шагыйрь, татар әдипләре берләшмәсенең поэзия секциясе рәисе Мөнир Вафин “Тулпар”­дан килделәр.

Хәләл көчләре белән матбугатта матур эзләр уйган хез­мәттәшләремнең һәммәсенең тормыш бакчасы гөрләп чәчәк ата. Чөнки алар кулны-кулга куеп, уйны-уйга бәйләп атлый.

Рәзилә НИЗАМОВА, Башкортстанның атказанган
матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.
Читайте нас: