+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 декабрь 2016, 02:00

Инкыйраз шулдыр инде...

“Туган телебез бетүгә табан бара”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Һәм мондый фаразлауга нигез җитәрлек: шәһәрләрдә, бигрәк тә дәүләт учреждениеләрендә туган телдә сөйләшүчеләрне елдан-ел азрак очратабыз. Алар үзара да, өйдә дә урысча гына сөйләшә. Татар телендә укытучы мәктәпләр елдан-ел кими бара.

Без элегрәк, авыл бар әле, ул татар телен саклый, дип, үз-үзебезне юата идек. Әмма хәзер авыллар да бетүгә йөз тота. Берничә мисал китерәм. Бәләбәй районының Тузлыкуш борынгы авыллардан санала, аннан элегрәк гәзит мөхәррирләре, мәктәп директорлары, язучылар, хәтта министр, халык артисты чыккан. Хәзер шушы уртакул авылда мәктәп юк, моннан берничә ел элек анда укучыларны шәһәрдә ачылган интернат-мәктәпкә күчерделәр. Ризасызлык белдерүче булмады. Барысы да – дәреслекләр дә, ашау-эчү дә, автобуста йөртү дә казна исәбенә, дигәч, халык риза булды – корсак психологиясе җиңде.

Авыллардагы мәктәпләрне бетерүгә төп сылтау – балалар аз булу. Миякә районының Мәнәвезтамак авылы мәктәбенә без 1944 елда беренче сыйныфка 50 (!) бала бардык. Безне “а” һәм “б” сыйныфларына бүлеп укыттылар. Шул туган авылыма кайтып торам. Хәзер инде шушы унберьеллык урта мәктәптә 50-60 кына бала җыела. Ә бит бу — 400 йортлы авыл, Миякә районында иң зурлардан! Анда яшәргә дә, бала үстерергә дә ни өчендер теләмибез...

XX гасыр башында бөек язучы һәм галим Гаяз Исхакый татар милләтенә “инкыйраз” янавы турында искәртеп язып чыккан иде. Күрәсең, аның фаразлавы тормышка аша торгандыр. Әгәр дә без, бүгенге татарлар, милләтне, туган телне саклауга битараф булсак, милләтнең киләчәге ничек булыр?

Тарихка күз салсак, безнең телебез ике мең еллык тарихка ия бит.

Шулай да безнең татар халкы ничә гасыр буена, бик авыр хәлләрдә дә туган телен, гореф-гадәтләрен саклап кала алган. Моның нигезендә мөселман диненең нык торуы, халкыбызның күпчелегенең авылларда яшәве булышлык итте. Ләкин хәзер хәлләр үзгәрде: татарлар күпчелек шәһәрдә яши, ә шәһәр шартларында туган телне саклап калу бик чикле. Мәктәпләрдә татар теле бөтенләй укытылмый диярлек. Ә авыллар акрынлап бетеп бара...

БМО (Берләшкән Милләтләр Оешмасы) каршында бик җитди халыкара оешма бар. Ул ЮНЕСКО дип атала. Ул мәгариф, мәдәният, фән, әдәбият, халыкларның телләрен тикшерү белән шөгыльләнә. Анда дөньяның иң дәрәҗәле галимнәре тупланган. Һәм менә шушы абруйлы оешманың карары белән татар теле дөньяда иң күп таралган 14 тел исәбенә кертелгән.

Мин мәктәптә авыр сугыш елларында һәм аннан соңгы фәкыйрьлек шартларында укыдым. Менә бит иң авыр заманда да балалар күп булган, аларны укыту турында кайгыртканнар. Шуңа да мин, колхозда бушлай эшләүче фәкыйрь колхозчы баласы, иң башта урта мәктәп тәмамладым, аннары университетта укып, югары белемле белгеч була алдым, җаваплы эшләр башкардым, гаиләмнең дә, халкымның да йөзенә кызыллык китермәдем.

Шуны әйтәсем килә: ике мең еллык тарихы булган татар теле егерме беренче гасырда юкка чыгармы? Бу хакта һәр татар кешесе уйлансын, беренче чиратта үз балаларын һәм оныкларын гаиләдә туган телдә сөйләшергә өндәсен иде.

Хаҗи Әхмәтҗанов.
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: