* Бәйрәмнәрдә кәефегез күтәренке булсын. Өстәл артында гына утырмагыз, хәрәкәттә булырга тырышыгыз. Йөгертеп кенә табак-савыт юыгыз, биегез. Әгәр дә компания белән бәйрәм итәсез икән, төрле уеннар оештырып, шуларда катнашыгыз.
* Саф һавага, урамга чыгарга тырышыгыз. Күбрәк йөрегез, кар көрәгез, балалар белән бергә Кар бабай әвәләгез.
* Майонезлы салатлар 24 сәгать саклана. Әрәм булмасын өчен генә аларны күбенгәнче ашау һич дөрес түгел. Чама хисен онытмагыз!
* Табын әзерләгәндә җиңел үзләштерелә торган ризыкларга өстенлек бирегез. Әйтик, “Оливье”ны тавык ите, помидор кебек ингредиентлар белән эшләнгән салат алыштыра ала. “Тунга төренгән балык” салаты урынына пекин кәбестәсе, кыяр, кишер, яшел борчак, үсемлек мае кушып ясалганы шәп булачак.
* Майонез – ашказаны өчен авыр продукт. Аны бернинди кушылмасы булмаган йогырт, яки шәһәр каймагы белән алыштырырга мөмкин. Салатлар өчен үсемлек мае, лимон суты, тәмләткечләр кушып ясалган заправка да бик яхшы булачак.
* Өстәлегездә җимешләр күбрәк урын алсын. Мандарин С витаминына бай, бу җимештә ашказанын эшләтеп җибәрә торган ферментлар бар.
* Еш, әмма аз-азлап ашагыз. Ашказанына вакыт-вакыт “ял” биреп алыгыз.
* Гадәттә, бигрәк тә хатын-кызның, бәйрәм табыны хәстәрләп, көн буена ашарга вакыты калмый. Ач карынга өстәл артына утырырга бөтенләй ярамый. Югыйсә, кисәк кенә күп ашап ташланачак. Шуңа да көн дәвамында тамак ялгап алу кирәк.
* Әгәр дә сездә кунаклар җыелу көтелми икән, бәйрәм көннәрендә җиңелчә ашап, шампан шәрабы һәм җимешләр белән генә дә чикләнергә була.
* Градуслы эчемлекләргә килгәндә, чама хисен югалтмагыз, гәзит укучылар! Кызыл шәрабтагы ферментлар аш кайнату системасын эшләтеп җибәрергә ярдәм итә. Әмма иң яхшысы – алма суты. Андагы кислоталар ашказаны эшчәнлеге өчен бик файдалы. Иң мөһиме – алма сутыннан баш авыртмый!
Бәйрәмнәрегез күңелле, ашказаны өчен җиңел генә үтсен!