Романның күп телләргә, шул исәптән татар теленә, тәрҗемә ителү һәм аның буенча кино төшерелә башлау факты да “Зөләйха күзләрен ача” әсәренең фанатлары байтак булуы турында искәртә бугай. Шул вәзгыятьтә тәнкыйтьчеләрне дә кузгатты ул. Тик алар бер-берсенә ук атарга, кылыч чыңлатырга сусаганмы? Берәүләр урысча язучы Гүзәл Яхинаны Русия империясенең олы әдипләре Фазыл Искәндәр, Чыңгыз Айтматов, Олжас Сөләймановка тиң күреп мактаса, күккә чөйсә, икенчеләре авторны татар тормышын белмәве, аңламавы, хәтта әсәрдә милләтне хурлау дәрәҗәсенә үк төшүе хакында сүз кузгатты. Арада аерым язучыларның “Яхинадан көнләшүләре, шуңа күрә романын кире кагулары” турында сүз куертучылар да табылды.
Кайсы як хаклы? Нинди бәя дөрес? Шөкер, әдәбият гыйлемендә каләм куәтен, әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен ачыклаучы ышанычлы юл-әмәл билгеләнгән: сүз сәнгате, каләм белән тудырылган геройлар, персонажлар, тормыш, үзләре яшәгән мохиткә ни дәрәҗәдә тап килә? Үз вакытында Гомәр Бәширов, фольклор әсәрләре буларак, борынгы татар халык җырларына сокланганда “Гөлҗамал кем кызы?” дигән һич көтелмәгән сорау куйган иде. Һәм язучы-галим риторик рәвештәге җаваплары аша лирик геройларның халыкчанлыгы, миллилеге, аларның холык-фигыль үзенчәлекләре хакында гаҗәеп кызыклы фаразлар ясады. Безгә исә фараз итәсе дә юк, кулыбызда кирпеч калынлыгы роман бар. Чынлап та, андагы героиня Зөләйха кем кызы соң әле ул?
“Зөләйха” исемен атагач та борынгы болгар шагыйре Кол Галинең мәшһүр “Йосыф кыйссасы”ндагы соклангыч һәм бер үк вакытта тетрәндерерлек язмышлы гүзәл зат күз алдына килер. Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасындагы милләт азатлыгы, дин хөрлеге өчен көрәшкә чыккан хатынның рух ныклыгы сокландыра. Менә аның сәхнә монологы: “Егерме ел бер буйдан сугыштым... Ниләр баштан кичмәде. Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзаларын күрдем... Төрмәдән — каторгага, каторгадан — Себергә.... Юк, үкенмәдем. Хәзер дә үкенмим... Аллаһы Тәгалә дин юлында күргән бер авырлыкка ике җиңеллек бирер... ”
Бу киң сулышлы һәм рухны сихәтләндергеч эчке аһ-зарны Г. Яхинаның төп герое да үзенә чит-ят итмәс сыман. Кулак хатыны саналып, Сталинның геноцид сәясәтен киң колач белән башкарган кансыз, кешелексез өере аны халык дошманнары белән бергә Иртыштагы тишек баржага утыртып табигать стихиясенә ташлагач, Зөләйха чын тәмугка эләккәнен аңлый. Яшәү кануннарына буйсынып, үзен, баласын саклап калу өчен өзлексез көрәшә. Аның сабыйны биләү өчен чүпрәк-мазары да юк. Шулай да җаен таба, баласын, көнгерә кебек шәрә тәненә яшереп, күлмәге астында йөртә. Ашарга азыгы, күкрәк сөте беткәч, хәтта бармагын кисеп, сабыеннан канын суырттыра... Үсә төшкәч тә улына тән һәм җан сакчысы булудан туктамый тоткын ана.. Аның исеме — Юзуф-Йосыф! (Г. Яхина романындагы “Юзуф” исеменең безнең әдәби телдә ”Йосыф” дип әйтелүен Зөләйха турындагы Кол Гали поэмасы таләбе һәм татарның тел-лөгать нормасын саклау дип карыйм). Ә Йосыф — Кол Гали поэмасында Кәнган игенчесе Ягкубның төпчеге, иң яраткан углы, данлы мәмләкәттә падишаһ буласы зат. Әмма тар күңелле, хөсетле уллар, көнчеллектән акылларын җуеп, аны коега ташлый да, канлы күлмәген тотып, Ягкубка кайтып әйтә: “Йосыфны бүре ашады...”
Ә Зөләйха-ана, Сталин тоткыннарына тайгада азык хәзерләүче аучы, геннары аша моны белә, Йосыфны бүреләрдән сакларга кирәк! Әмма кышын яшь, тәҗрибәсез зәгыйфь малай, тайгада адашып, ач бүреләр чолганышында кала. Ана, зирәк эзтабар, баласының гомере куркыныч астында калуын күргәч, ярсып, хәтта үз-үзен белештермәс бер хәлгә төшеп, соры ерткычларга туктаусыз мылтыктан ата, шулай ул Йосыфны бүреләрдән дә йолып кала, үстерә.
Борынгы әдип Кол Гали белән егерме беренче гасыр кызы Гүзәл Яхина арасында рухи бәйләнешне кем инкарь итәр?
Зөләйхаларның язмышын бер ноктадан карарга мәҗбүр иткән тагын бер хәл бар әле. Аларның һәркайсы хәләл җефет-ир алмаштырган затлар.Таймус патша кызы җилбәзәклеге, сабырсызлыгы аркасында Мисыр хакиме Кыйтфирга кияүгә чыгып, еллар узгач кына Йосыф белән кавышса, Гаяз Исхакыйның Зөләйхасын көчләп чукындыручылар, ире Сәлимҗаннан аерып Петр исемле урыска кияүгә бирәләр. Ә роман героинясының ире Мортазаны колхозлашу башлангач авылга килгән кызыл гаскәр башлыгы Иван Игнатов атып үтерә һәм тора-бара катыйль Зөләйхага — сөяркә, ә малаена үги ата булып китә... Әйтәсе юк, көтелмәгән әверелеш бу. Хатын өчен зур сынау. Очраклы килеп чыкканмы, әллә авторның милли традицияләрне чынлап та ныклап үзләштерү нәтиҗәсеме, Зөләйха безнең электәге хатын-кыз типлары, бигрәк тә аларның социаль-җенси кичерешләре белән бик тә тыгыз бәйләнгән икән...
Гаяз Исхакыйның “Башкорт бәхете” дигән хикәясендә солдат хезмәтен үтәп кайткан егет шәп, байтак кызларның күңеленә ут салырлык булса да, туган-тумача сүзенә карап, зур байның унөч яшен дә тутырмаган кызына өйләнә. Ләкин бикәчкә кергәч тә, аннары да, кияү кеше үзе әйткәнчә, балалыктан чыкмаган кызны “кочарга, сөяргә, үбәргә тотынса, ул күз яшьләре белән ялвара: “Зинһар, солдаттан өйрәнеп кайткан шул оят эшеңне кылма!” Унбиш яшьтән ир уртасы Мортазага кияүгә бирелгән Зөләйха да җенси тормышка әзер булмый, аның бер-бер артлы туган дүрт кызы да кабер ияләре булып китә. Бәлки, шуңадыр, ире каршында зәүҗанлык бурычын үтәүгә ул да тик нәфрәт һәм чиркану белән карый...
Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” һәм Авзал Шамовның “Рәүфә” повестьлары белән таныш булган кешеләр күпмедер дәрәҗәдә Г. Яхинаның әлеге романы белән уртаклыклар таба. Атап әйткәндә, каенаналар һәм киленнәр мөнәсәбәте бу әсәрләрдә бик охшаш бирелә. Гөлбану, Рәүфә сыман Зөләйха да көнчел, бәйләнчек каенанасын яратмый. Сукыр, чукрак булып, килен ярдәменә мохтаҗлык тойса да, мыжып, җае чыкканда сөякчел куллары белән касыкка төртеп торган һәм даим-даим “җебегән тавык” дип хурлаган биананы яшь хатын “убырлы карчык” дип атый. Замандашның “Зөләйха күзләрен ача” романының уңай, хәтта соклангыч һәм байтак иҗатчыларыбызга үрнәккә куярлык ягы итеп шуны билгеләргә кирәк: автор, шәһәр кызы булып, урыс телендә язса да, милли иҗатны яхшы белә, традицияләрне кыю файдалана. Аның китап атамасында мин үзем әдәбиятыбызның олпатлыгын, киңлеген һәм яшәү куәтен тойдым. Яшермим, әлеге гадәти булмаган романның яхшы финал белән төгәлләнүен бик көткән идем. Әмма китапны япкач, күңелне ачы югалту хисе, гасабилану биләп алды. Юкка гына “Зөләйха кем кызы?” дигән сорау куймаганмын шул. Милли характерны традицияләргә таянып, әдәби маякларга ияреп кенә тудыра алмыйсың, моның өчен иҗатчының үз иманы булу да бик мөһим шарт.Үзең яшәгән чын тормышка, туган телгә, рухка, халыкның үткәне һәм киләчәгенә кагылышлы иман бу. Шул булмаса, Пегас атының абынып, сөрлегеп китүе яисә рәшә шәйләп, нәрсәгәдер кызыгып, ымсынып, бөтенләй юлдан тайпылуы да мөмкин.
Г. Яхинаның төп героена карата шик үтә вак, кечкенә нәрсәләрдән башланды. Мортаза йортында, караңгыда, Зөләйха, лабиринтлар эчендә адашкан адәм кебек, кармаланып, бәрелә-сугыла үзенә юл сала. Менә ир ятагы, үз ягы... болдыр аша Убырлы карчык өе... Хатын кулына тайның төкле танавы төртелә. Бер түбә астында бәрәннәр, каз-үрдәк, тавык та төн уздырып ята... Татар йортымы соң бу? Чын татар ире гаиләсе өчен өйне — аерым, мал-туарга лапас-каралтыларны аерым салган ласа... Мортазаның да йортта бүлмә коруы аптыратты. Татар авылын бөтен нечкәлеге белән тойган Мөхәммәт Мәһдиевның бер әсәрендә сурәтләнгәнчә, ир, чалган үгез сыман, хатыны түшәгендә гырлап йоклап ятмаса, хатынның да төне төн буламыни? Әмма алдымда яткан романдагы авылның яшәү-көнкүрешенә караган этник төгәлсезлекләрне күрмәскә тырыштым. Гүзәл шәһәр кызы бит, сала гадәтләрен нечкәләп белмәскә дә мөмкин...
Әмма әсәрдә чынлыкка охшамаган сәер хәлләр, күренешләр әледән-әле очрап торды. Зөләйханың таң алдыннан чормага менеп эзләгәне алма кагыты булган икән. Нәрсә, көмәне бармы? Юк. Бу сый басу капкасы иясенә, зират иясенә әзерләнә икән... Кич, караңгы төшкәч, хатын сый төргәген куеныннан чыгара да телгәләп, җилгә сибеп, әлеге ияләргә тарата. Янәсе, алар аның кабердәге кызларына мәрхәмәтле булсын, җен, шүрәлеләрдән сакласын! Бу инде Ислам динен тотучы халыктан тәмам ераклашу, мәҗүси мари яисә удмурт кавемнәренең гореф-гадәтен, ырымнарын татарга күчерү. Рух өлкәсендәге ялгышлык язучыны һич кенә дә бизи алмый. Тик авторның каләме һаман шул юнәлештә кыштырдавын дәвам итә.
Кышын каладан җибәрелгән махсус отряд авылны талый башлагач, Мортаза бала йоннары калкып чыгарлык куркыныч әмәл уйлап таба: үлгән кызлары Шәмсия, Фирүзә, Сәбидә, Халидә каберләрен ачып, табутларына иген яшерә. Язга чаклы, җир чыланганчы... Татар крестьяны мондый хилаф эш кылганмы, әйтә алмыйм. Әмма авторның хатасы чекерәеп тора. Мөхәммәт өммәтендәгеләр мәрхүмне табут белән җирләми, ә ак кәфенгә төреп, кабердә ләхет уеп, җир куенына тапшыра...
Кулак гаиләләрен, мулла-мөәзиннәрне этап белән калага куганда мосафирлар юлдагы авыл мәчетендә кунып чыга. Төнлә отряд башлыгы Тихонов гаскәри кыз Настасья белән мәчет идәненә ятып зина кыла... Иртән Сәләхетдин мулланың йөзен михрабка борып, кулларын сузып һәм чалыш елмайган хәлдә җан тәслим кылганлыгын беләләр... Мондый тасвирлауны мин иң Аллаһсыз, чорсыз совет язучысында да, оят качкан кара проза вәкилләрендә дә очратмадым. Чынлап та, мәчетме ул, чиркәүме әллә синагогамы, Аллаһ йорты дип аталган изге җирдә адәм түгел, җен, иблис тә мондый гамәл кылмас. Берсе чирканыр, икенчесе куркыр, өченчесен әдәп дигән нәрсә тотар... Ник кирәкте әле безнең язучыга айлы манарага тибеп үтү? Гүзәл атлы татар кызына... Аның бөтен Русиягә таралачак романы эчендә. Чынлап та уйланырсың шул, кодагый... ”Убырлы карчык”ка текәләм. Башта аның оригинал бирелеше җәлеп итсә дә, әсәрдәге байтак интерьер, эпизодларның Потемкин корылмалары сыман ялганга, җансыз карачкыларга әверелүен күргәч, эчтә шик туды. Бу гротеск, ягъни гарип-гораба рәвешендә бирелгән җан иясе чынлап та татар карчыгымы соң?
Татар әдәбияты бик борынгы булса да, ул өлкән буын вәкилләренә зур урын бирмәде. Башта шәрыкка хас мәхәббәт культын алга сөрү, аннары мәгърифәтчелек, сыйнфый көрәш кебек иҗтимагый идеяләр белән мавыгу, төзелеш пафосын алга сөрү, сугыш темасын күтәрү үзеннән-үзе мәйданга көчле затларның чыгуын таләп итте. “Безгә салам түбәле өйләр, читәннәр, бетүгә йөз тоткан картлар кирәкми, алга карарга, яшьләрне, хезмәт ударникларын, геройларны, космоска очучыларны тасвирларга кирәк!” дигән таләп куйды әдәби тәнкыйть.
Әмма алтмышынчы еллардан башлап безнең иҗатта туган тел, милләт язмышы, табигатьне саклау кебек рухи мәсьәләләр күтәрелгәч, бер-бер артлы Акъәби, Бибинур, Маһисәрвәр, Нуриәсма, Әлмәндәр кебек соклангыч картлар, карчыклар төркеме калкып чыкты. Боларның һәркайсы татар дигән халыкны бизи, аның яңадан-яңа күркәм сыйфатларын ача һәм кешене яшәүгә рухландыра.
Шулар фонында Гүзәл Яхинаның герое ничек кабул ителә соң? Минемчә, боларның берсенә дә охшамаган ул. Бу — яңа фәлсәфи-эстетик җирлектәге образ. Анда төрле башлангычлар кушылмасын билгеләү дөрес булыр, бер яктан, мин аны урыс драматургы А. Н. Островскийның ”Гроза” әсәрендәге Кабанихага тиңләдем. Килене Катеринаны, Н. А. Добролюбов әйткәнчә, “караңгылык патшалыгындагы яктылык нурын” томаларга тырышучы төксе чырайлы карчык, улы Тихонны юмалап, Катеринага акрынлап һәлакәт әзерли. Бу урыс карчыгы Убырлыга бик туры килә. Икенче яктан, Яхина үз героена романтик штрихлар да өстәгән. Яшьлегендәге кыз куу йоласын искә алып, чигүле бәрхет күлмәген киеп, тәңкәләр тагып, яхшы аргамакта камчы тотып Шакирҗан белән алышу вакытын сагына. Чая йөрәкле бай кызы буларак, пешмәгән егетне үз кулында биетеп тоткан бит ул. Хәтта Шакирҗанга кул күтәрергә дә тайчанмаган кыз. Патриархаль мохиттә артык күкрәк сугу түгелме соң бу?
Аның хисләнүе Г. Ибраһимовның ”Казакъ кызы” романын искә төшерде. Арсланбай Кара айгырлар җәйләвенә килгәч, ыру башлыгы Сарсынбайның Карлыгач-Сылу исемле кызы белән ат чабышында катнаша. Шундагы җил кебек ирекле, чая дала кызының кайбер соклангыч чалымнары Убырлыга күчерелгән булса гаҗәпмени? Хәер, болар гына түгел, тагын әллә нинди әсәрләрнең, хәтта антик әдәбият трагедияләрендәге ярым кеше, ярым хайван (минотавр) образлары да Яхинаның Убырлысында чагылыш табадыр. Күп укыган бит! Тырышуын тырышкан, әмма бу һич тә татар карчыгы түгел. Игенче Шакирҗанның хатыны, кулак Мортаза угланның анасы дип тәкъдир ителгән затның татар мохитенә бер катнашы юк! Мин моны, романдагы ана белән ул мөнәсәбәтен күздә тотып, аяк терәп әйтәм. Төпкелдәге хәяттән, мәдәниятле Болгар, Алтын Урдадан, Казан ханлыгыннан һәм Ислам шәригате таләпләреннән килә, төрки-татарда ир бала һәм ана бәйләнешләре ифрат тыйнак, тотнаклы булды. Юкка гына хатын-кыз ирләр җәмгыятендә яулыгы белән авызын капламаган, юк-бар сүзләр сөйләмәгән һәм үзен әдәпле тотарга тырышкан.
Романда Мортазаның анасы, өенә кереп, байтак вакыт югалып торуы искәртелеп килә иде. Нишли ул анда? Килен кеше бу сорауны куеп уфырса, шикләнү галәмәте күрсәтсә дә, укучы Мортазага савап кына язды. Өлкән кешенең хәлен белү фарыз гамәл!
“Тәрәзәгә чиертү” бүлегендә Зөләйха сукыр каенанасына сиздер-мәскә тырышып йомыркалар урнаштырып ятканда өйгә Мортаза килеп керә һәм килен шулай ана-ул кыланышларының шаһиты булып китә. Хикәяче юкка ишарә ясамаган икән, ана кеше “җаным”, “йөрәк маем”, “йөрәгем”, “син тик минеке!” кебек кайнар мәхәббәт сүзләрен яудырып, малаена сарылса, угыл дигәнең, хикәяче әйткәнчә, “сөяркә җаны теләгән хатынның бәдәнен ничек кочакласа, Мортаза да әнисен шулай каты, нык итеп кыса...” Әлеге шаккатмалы халәттә чал карчыкның: “Безнең гайбәтне саткан әшәке адәмнәр күптән инде үзләре туфрак булдылар” дип каһкаһәле сөенүе ныклап колакка сеңә. Кеше үлеменә сөенә икән, димәк, гайбәт дигәнең һич тә вак-төяк чәйнәшү генә булмаган инде...
Ана-ул арасында уйнашлык итүме? Әстәгъфирулла, ай-һай зур нәрсә бит бу. Һәм бу фарс Зөләйханың күзләрен ачу ниятеннән уйланыламы? Автор үзенең кайбер укучыларына мәчеттә үлгән Сәләхетдин мулланыкы сыман йөрәк өянәге ясарга җыенмыйдыр бит? Бу китапны укып, Русия киңлекләрендә, чит илләрдә “лачт” итеп төкереп куючылар да табылыр әле: “Бу татар дигәнең — нинди кыргый кавем!.. Варвар Чыңгызхан нәселеннән тагын ни көтәсең?”
Татар мохитен Убырлы карчык, Мортаза, Шакирҗан кебек ямьсез образлар белән тәкъдир итеп, “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы аны якты бизәкләр, хушландырырлык хисләр белән кабул итмәвен күрсәтте. Юлбаштан киткәч тә бик озак әрвахлар аны эзәрлеклиләр, төрлечә яныйлар. Мортаза гаиләсе Зөләйханың балаларын харап иткән, язмышына куркыныч салган мохит төрмә кебек күзаллана. Татар тәнкыйтьчеләренең тенденциоз бәяләр белән килешмәве, Г. Яхинага үпкә, рәнҗеш белдерүләре, минемчә, урынлы.
Әлбәттә, романда киңлек белән тасвирланган икенче төрмә — Сталин казаматын Мортаза төрмәсе белән тиңләп булмый. Урыс, совет һәм төрле милләтләр, шул исәптән үзебезнең иҗатта да И. Сәлахов, А. Гыйләҗев, Р. Кәрәми романнарында тасвирланган Сталин “тәмугын” тоткын ана-Зөләйха катнашлыгында күрсәтеп, Гүзәл Яхина әлеге теманы киңәйтә, фаҗигале хәл-вакыйгалар, яңа геройлар, кичерешләр белән баета. Безнең укучы өчен татар хатынының төрле милләт, һөнәр ияләреннән торган тоткыннар төркемендә тотанаклылык, түземлек сыйфатлары белән ачылуы һәм мәхшәрдә кеше буларак үсә, ныгый баруы да әһәмиятле.
Әлеге роман ике тормыш катламын-төрмәләрне бергә бәйләве, янәшә күрсәтүе белән гыйбрәтле. Алар, әсәргә салынган фәлсәфәгә ярашлы төстә, михнәтләр чыганагы итеп карала. Монда Зөләйханы автор Кол Галичә авырлыклар кичереп бәхет табучы кеше итеп күргәнгә, хатынны кызганмый, аны яңадан-яңа газапларга сала. Әмма иртәме-соңмы, Зөләйха бәхет кошын да тотарга, чын мәхәббәтен дә табарга тиеш. Тик Зөләйха бәхеткә ничек ирешер?
Менә шул катлаулы мәсьәләне хәл итүдә, минемчә, язучы махы бирә, ризасызлыклар, тәнкыйтьчеләр чыгышы Зөләйха язмышын төгәлләү этабына карый. Ә тагын да төпкәрәк төшеп уйланганда, романның җитешмәгән ягы авторның Зөләйха психологиясен нечкәләп тоймавында дип карарга кирәк.
Янә уйланыйк: Зөләйха кем кызы соң? Таймус патша кызы мәҗүсиләр арасында үссә дә, мәхәббәте, гомер юлдашы Йосыфның юл-мәзһәбен олылап, дин-ислам тота. Зөләйха — берсеннән-берсе сөйкемлерәк унике баланың анасы һәм Мисыр патшасы Йосыфның ныклы терәге, үз халкының сөекле кызы була...
Гаяз Исхакый герое Зөләйха, көчләп урыс Петрга кияүгә бирелсә, хак диненнән язса да, үзен чын халык кызы булуын расларлык көч-куәт, әмәл таба, улы Захарны Әхмәткә әверелдереп, аны Мөхәммәт өммәтенә кайтару бәхетенә ирешә.
Г. Яхинаның Зөләйхасы, белүебезчә, тоткынлыкта малай үстерә. Ул инде балигълык яшенә җиткән. Ананың борчылуы урынлы: егеткә бит укырга, һөнәр алырга, тулы хокуклы СССР гражданы булырга кирәк. Нишләргә? Зөләйха, горурлыгын җиңеп, ире Мортазаны атып үтергән, ә хәзер Җидекулда комендант вазыйфасын үтәүче Иван Игнатов каршына килеп тез чүгә. “Хаким ир һәм тоткын хатын кемнәр һәм нинди генә булмасыннар, яшәү өчен көрәштә, бигрәк тә иң хәтәр мизгелләрдә, югары тойгыларга буйсынып, бер-берсенә ярдәм кулы сузышкан кешеләр...” Тик шуннан соң гына сөяркә...” Сөяркә кеше бит, аның гозерен үтәми калмас... Комендант, шәфкатьле урыс, чынлап та карышмый. Зөләйха алдында ук Йосыф “Дело”сын яндырып, чиста метрика кәгазен тутыра: “Иосиф Игнатов, 1930 елгы. Анасы — Зөләйха Вәлиева, крестьянка... Атасы — Иван Игнатов, кызылармеец”. Шулай итеп, кодрәтле каләм татар егетен бер мизгелдә урыс ясап куя. Язучы сиздергәнчә, нәкъ шунда Зөләйханың күзләре ачыла бугай, тормышка, кешеләргә бөтенләй яңача карый башлый, аңа бәхет кояшы елмая. Димәк, тоткын ананың улы алдында да бәхетле киләчәк ачылачак! Яхина романындагы шул төгәлләнешкә карап, бу Зөләйха — татар кызы, дип әйтә алабызмы соң? Минемчә, иман таптау бу... Кешегә, аның көченә, үз халкыңа ышанмау, хәтта милләттәшеңне дә имансызлыкка әйдәү бу...
Шик юк, Гүзәл Яхина — плюрализм, хөр фикер йөртү һәм төрле халыкларның үзара тыгыз аралашып яшәү заманында калыккан бик талантлы һәм кыю язучы. Тик киләчәктә бу авторның милли тормышыбызны ныграк өйрәнеп һәм халык хәятен йөрәгенә якынрак алып иҗат итүен телисе килә. Милләт аны үз кызы дип танысын!
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ,
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйть өлкәсендә Җамал Вәлиди премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты.