Хәзер 5000 сумга Мәккәне күрү хыялын тормышка ашыра башларга мөмкин. Ничек итеп? Менә бу сорауга җавапны 4-5 апрельдә Уфада “Лалә-Тюльпан” мәчетендә үтәчәк “Хаҗ – Исламның бишенче баганасы” дип аталган конференциядә бирәчәкләр. Әлеге гомумрусия чарасын Үзәк диния нәзарәте үзенең бердәнбер хаҗ операторы “Хаҗ-фонд” ширкәте белән берлектә үткәрә.