Катнашучы кызларның һәркайсы киләчәктә республикабызны, туган телне, милләтне үстерүгә көч салачак.
“Конкурста катнашуымның төп максаты — сәләтләремне күрсәтү. Күптән бу бәйгене күзәтеп баргач, үземне сынап карыйсым килде”, — ди “Рухлы сылукай” номинациясендә җиңү яулаган Баймак кызы Дилә Гобәйдуллина.
Чара 5 өлештән торды: үзең белән таныштыру, зирәклектә ярышу, яраткан җырчылар белән чыгыш ясау, Экология елына багышланган өзекләр сөйләү һәм бию конкурсы.
Менә, ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгел дә җитте. 3нче урынга — Әдилә Әлибаева (Белорет районы), Диана Шөгаепова (Салават районы), Алина Гыйльмәтова (Нефтекама шәһәре), 2нче урынга Юлиана Әмирҗанова (Балтач районы) һәм Зилия Агишева (Ырынбур шәһәре) лаек булдылар. 1нче урынга “Халыклар бердәмлеге” номинациясендә Казан шәһәре кызы Энҗе Иделбаева лаек булды. Ә инде 25нче юбилей бәйгесенең җиңүчесе, Гран-при иясе итеп Уфа шәһәре кызы Земфира Байдәүләтова танылды.
Энҗе ИБРАҺИМОВА,
“Кызыл таң”ның яшь хәбәрчесе.