+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 апрель 2017, 17:49

Табигать хаталанган. Кешеләр ялгышмасын иде

Чечен Республикасында гомосексуалларга ауга чыкканнар, өч кешене үтергәннәр, дигән хәбәр җәмгыятьнең төрле даирәләрендә борчылу тудырды.

Әлегә бу хәбәрне хокук саклаучылар тикшерә. Ә Рамзан Кадыйровның матбугат секретаре Алви Кәримов әлеге хәбәрне кире кага. “Республикада андыйлар бөтенләй юк, шуңа күрә без беркемне дә кулга алалмыйбыз, җәза бирәлмибез,”- диде ул. Аның сүзләренә караганда, әгәр Чечняда ялгыш ориентацияле берәр кеше булса, туганнары аны үзләре үк күптән "дәвалар" яисә мәсьәләне башкача хәл итәр иде.
Чечня Башлыгы янындагы Совет әгъзасы Хеда Саратова белдерүенчә, “ Бу – яманлык, аңа каршы һәр чечен көрәшәчәк, моның өчен теге яки бу структуралар ярдәме кирәкми.”
Бу бахырларны бик кызганучы кайбер Русия оешмалары эзәрлекләнүчеләрне Чечнядан эвакуацияләргә кирәк, дип исәпли. Алар әле, имеш, Тикшеренү комитетына әлеге мәсьәләгә кагылышлы гаризалар әзерли.
Читайте нас: