+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 апрель 2017, 02:00

Якты эз калдырды ул җирдә

Кешенең булмышын, тормыш-яшәешен язмыш үзе билгели, күрәсең: әгәр ул уң килә икән, җырдай кыска гына гомер эчендә дә киләчәк буыннарга якты, матур эз калдырырга мөмкин. Әлеге сүзләр нәкъ менә күренекле табиб, районның данлыклы улы Эдуард Шәмсиев хакында әйтелгән кебек.Дөньялыкта яшәргә бик аз гына гомер бирелсә дә, шул вакыт аралыгында корычтай нык ихтыяр көче, искиткеч тырышлыгы, уңганлыгы, кешелекле, кечелекле булуы белән чын табиб дигән исем яулый һәм халык хәтерендә мәң­гелеккә уелып кала ул. Дүртөй­лелеләр, аеруча өлкән буын вәкилләре, шәф­катьле, зыялы табиб Эдуард Шәмсиевны онытмый. Хезмәт юлын моннан бик күп еллар элек Борай районының Чалкак авылы медпунктында башлап җибәргән яшь табибның калган гомере район үзәк дәваханәсе белән тыгыз бәйле. Әтиләре дөнья куйгач, газиз әнкәсен карарга Дүртөйлегә кайтып һич ялгышмый, яшәү мәгънәсен, бәхетен монда таба: берничә дистә ел дәвамында халыкка тугры хезмәт итә, кешеләр сәламәтлеге сагында тора. Агыйдел ярында урнашкан элекке дәваханәдә эш башлый, яраткан хезмәтенә барлык тырышлыгын сала. Ә бит ул вакытта яшәү, эшләү шартлары да мактанырлык булмый: биналар утын ягып җылытыла, суны җигүле ат белән мичкәләргә тутырып ташыйлар, бел­гечләр дә җитми. Авыруларны дәвалау гына түгел, бәби кабул итү, мәет яру кебек эшләр дә аның иңнәренә төшә. Шундый авырлыклар булуга карамастан, Эдуард Фатыйх улы, шәхси вакыты белән исәпләшмичә, көнен дә, төнен дә эшли, гаиләсе дәваханә янында яши.Көч-гайрәте ташып торган төпле белемле табиб хезмәттәшләре һәм халык арасында абруй казана. Тиздән аны баш табибның дәвалау эшләре буенча урынбасары итеп тәгаенлиләр. Аннары ул озак еллар дәвамында стационар терапия бүлеге мөдире булып эшли, терапия участогына җитәкчелек итә, ә соңыннан табиб-эндокринолог була. Өстәвенә, рентгенолог эшен дә алып бара, утыз елга якын район хәрби комиссариаты каршындагы комиссиянең өлкән табибы була, ВТЭК рәисе вазыйфасын да башкара. Кыскасы, Эдуард Фатыйх улы үзен тулысынча медицинага багышлый. Халык исә башкаларга килгән авырлыкны үзенеке сыман кабул иткән мәрхәмәтле докторга һәрчак рәхмәтле була. Киң танылу яулаган күренекле табиб турында мәкалә язар алдыннан күп эзләнергә, тормыш юлын һәм хезмәт биографиясен җентекләп өйрәнергә, аның нинди кеше булуын тулысынча күз алдына китерү өчен кайчандыр бергә укыган сабакташлары, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре белән дә очрашып сөйләшергә туры килде миңа. Иң гаҗәпләндергәне шул булды: Эдуард Фатыйх улын якыннан белгән абруйлы кешеләр – республикада югары вазыйфалар биләүче шәхесләр, өлкән яшьтәге табиблар, шәфкать туташлары – һәммәсе дә аны яхшы яктан гына хәтерли.

Альфред ТУРЬЯНОВ, элекке сәламәтлек саклау министры,
РСФСР Югары Советы депутаты, табибларның белемен камилләштерү факультеты кафедрасы профессоры:


– Кайчандыр Эдуард Фатыйх улы белән бер үк юнәлештәге һөнәр ияләре булдык, мин аны абруйлы табиб-терапевт буларак яхшы хәтерлим. Үзем башта республика буенча баш табиб-терапевт, аннары министр урынбасары, ә соңрак сәламәтлек саклау министры булып эшләдем. Без аның белән араны өзмәдек, чөнки мин Дүртөйлене аның данлы улы Эдуард Шәмсиев исеме белән күзаллый идем. Миңа калса, район дәваханәсенең ул вакыттагы баш табибы Фәнәви Гайсин белән алар аң-белем куәсе һәм абруй ягыннан бертигез дәрәҗәдә иде. Дүртөйле алдынгы районнарның берсе булгангамы, дәваханәсе дә үрнәк итеп куярлык, һәркемгә горурланып күрсәтерлек иде. Шуңа күрә Мәскәүдәге югары инстанцияләрдән килгән комиссия әгъзаларын, мәртәбәле түрәләрне күпчелек очракта Дүртөйле районына алып бара идек.
Халыкның сәламәтлеген саклау, дәвалау җәһәтеннән медицина өлкәсендәге яңалыклар, төрле заманча җиһазлар да беренче булып биредә кулланылыш тапты. Мәсәлән, хезмәт коллективы эшчәннәренә һәм хезмәткәрләренә диспансеризация үткәрү дә тәү тапкыр анда оештырылды. Терапия өлкәсе медицинада киңкүләмле юнәлеш булганлыктан, бу эшне башлап йөрүче Эдуард Шәмсиев булды. Әйе, эш өчен шулай янып йөргән кеше хәтердә уелып кала шул... Ул дәвердәге район башлыклары – партия райкомының беренче секретарьлары Ә. Г. Әминев, Ә. Ә. Сәфиуллин, Р. С. Мусин да хөрмәт итте үзен, аның белән исәпләшә һәм киңәшләшәләр иде.
Шәхси сыйфатларга килгәндә, Эдуард Фатыйх улы белемле, тормышка оптимистик карашлы, күтәренке рухлы, бик мөлаем кеше иде. Медицинага шулкадәр бирелгәнлектән, үз балаларын да кардай ап-ак халат кигән, пакь күңелле табиблар итеп күрергә теләгәндер, мөгаен. Иң мөһиме – аларның күңелендә шушы изге, кирәкле һөнәргә ихтирам һәм сөю тәрбияли алган ул. Улы Ринатның хәзерге көндә бөтен Башкортстанга танылган хирург булуы моңа ачык дәлил. Кыскасы, Эдуард Шәмсиев кебек шәхесләр онытылырлык түгел, еллар узган саен уңа барган хатирәләрне яңартып, аның турында мәкалә язуыгыз өчен чиксез рәхмәтлемен...
Риза МАГАЗОВ, элекке “Иммунопрепарат” берләшмәсе директоры, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы:
– Сугыштан соңгы авыр елларда Эдуард Фатыйх улы белән медицина институтында бергә укыдык. Белем алырга теләгебез шундый көчле иде: төнен баржа, вагоннар бушатып, үзебезгә яшәрлек азмы-күпме акча юнәтәбез, ә көндез лекцияләргә йөреп, аларның берсен дә калдырмый идек. Эдуард Фатыйх улы басынкы, тыйнак һәм бик чыдам авыл малае булганлыктан, кыенлыкка түзде, сынатмады. Уку йортын тәмамлап, табиб һөнәренә ия булгач, юллама буенча төрле төбәкләргә эшкә таралыштык. Хезмәт юлын башлап, дөнья мәшәкатьләре басса да, бергә белем алган студент елларын сагынып, биш ел саен очрашуга җыела идек, Эдуард Шәмсиев та анда һәрчак килде. Яраткан укытучыларыбыз белән күрешеп, укыган чактагы төрле кызыклы хәлләрне хәтергә төшереп, сөйләшеп-көлешеп, истәлеккә фотосурәткә төшә идек.

Зөһрә КӘЛИМУЛЛИНА, баш табибның поликлиника буенча элекке урынбасары:

– Район дәваханәсендә башта поликлиникада, аннары Эдуард Фатыйх улы белән бергә терапия бүлегендә эшләдем. Төпле медицина гыйлеменә ия, зыялы, яхшы кеше иде ул. Авырулар өчен чын йөрәктән кайгырып, аларга кирәкле дарулар, медицина препаратлары юнәтеп, яхшы сүзе белән дә дәвалап, барлык күңелен биреп эшли торган табиб булганга, барысы да рәхмәтле иде үзенә.
Урындагы халыкның аңа карата чиксез хөрмәтен Эдуард Фатыйх улы мәрхүм булгач, аны җирләгән вакытта аеруча тойдым. Бүгенгедәй хәтеремдә: ул көнне яраткан табиблары белән хушлашырга районнан һәм республикадан бик күп халык җыелды. Дүртөйле шәһәренең үзәк Ленин урамында техника хәрәкәте ябылып, тынлы оркестрның матәм маршы астында елый-елый озаттык без аны. Шундый тетрәндергеч күренешне кинофильмнарда гына күргәнем бар иде, ә монысы чын тормышта, Дүртөйле җирендә булды...

Владимир ШАМИН, югары категорияле кардиолог:
– Мин Эдуард Шәмсиевны үземнең остазым дип саныйм. Заманында терапия, диагностика буенча киң билгеле, иң яхшы терапевтларның берсе иде ул. Холкына, шәхси сыйфатларына килгәндә, мин аны искиткеч яхшы кеше итеп хәтерлим, “ягымлы дворянин” дип тә әйтер идем хәтта!.. Үзенең кул астында эшләүчеләргә карата ягымлы, мәрхәмәтле, тыйнак кеше буларак, хезмәттәшләре арасында абруе ифрат зур иде аның. Авыруларга диагнозны төгәл, дөрес куюы белән дә хәйран калдыра иде безне. Өстәвенә, яхшы гаилә башлыгы, үрнәкле әти һәм картәти дә булды ул. Дәваханә коллективы, аеруча без, өлкән буын табиблары, аны онытмыйбыз, бәйрәмнәрдә бергә җыелганда һәрчак хөрмәт белән искә алабыз.

Фарсый ХӘТМУЛЛИН, хирург:

– Без Эдуард Фатыйх улы белән 1979 елдан бирле район дәваханәсендә бергә эшләдек. Мин хирургия бүлеген җитәкләдем, ә ул терапия бүлеге мөдире булды. Үз эшен биш бармагыдай белгән күренекле табиб һәм чын кеше иде ул.
Үсеп җиткәч, балалары да аның юлыннан китте: өчесе дә булачак һөнәрләре итеп медицинаны сайлады. Улы Ринат бездә, хирургия бүлегендә, күпмедер вакыт эшләп тә алды әле. Аның холык-фигылендә мәрхүм әтисенең чалымнарын сиземләргә була иде.

Фәрит ГАЙСИН, хирург, хаклы ялда:

– Медицина институтын тәмамлап кайтканнан соң, 1974 елдан бирле Эдуард Фатыйх улы белән район дәваханәсендә иңгә-иң терәшеп эшләдек. Хезмәтен җиренә җиткереп башкарган, белемле, зыялы, йомшак табигатьле һәм бик мөлаем кеше иде ул. Агыйдел буенда урнашкан иске дәваханәдән менгәч, әлегесенең хәзерге административ корпусында Эдуард Шәмсиев җитәкләгән 60 урынлык терапия бүлеге ачылды. 1985 елда бу бүлек яңа бинага күчкәч, тагын да киңәйде, хәтта ике катны биләде. Эше бермә-бер артса да, һәрнәрсәгә өлгерә иде, яхшы гаилә башлыгы, үрнәкле әти дә булды. Фидакарь хезмәте Хөкүмәтебез тарафыннан югары бәһаләнде: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Фәнил ӘХМӘТОВ, югары категорияле хирург, Башкортстанның атказанган табибы:

– Мин Эдуард Фатыйх улын төпле белемле, зыялы, изге, киң күңелле, мөлаем кеше итеп хәтерлим, урыны оҗмахта булсын... Бар булмышы белән табиб һәм чын кеше буларак, аның якты образы халык хәтереннән мәңге җуелмас…

Фидус СОЛТАНОВ, невропатолог, Башкортстанның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы:

– Эдуард Шәмсиевны, чын остазым иде дип, һәрчак хөрмәт белән искә алам. Чөнки без бик озак еллар бергә киңәшләшеп эшләдек. Алай гына да түгел: озын акча артыннан кумыйча, намусыбызга тап төшермичә, хезмәтебезне җиренә җиткереп, үрнәкле итеп башкардык! Холык-фигыленә килгәндә, Эдуард Фатыйх улы итагатьле, илтифатлы һәм шул ук вакытта бик тәвәккәл кеше иде. Күңеле шундый саф булганга, беркемгә дә үч тотмады, ачу саклый белмәде.

Георгий ЧУДНОВЕЦ, бүлек мөдире:

– Мин Эдуард Фатыйх улын абруйлы табиб, үз эшенең чын остасы буларак беләм. Халык аны бик ихтирам итте, хәзер дә онытмый. Эдуард Шәмсиев бертуган абыйсы, хирург, психиатр-нарколог, РСФСРның атказанган табибы Рим Фатыйх улы белән бергә – райондагы медицина үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр.

Роза БӘДРЕТДИНОВА, Дүртөйледәге 23нче медик-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе:

– Эдуард Фатыйх улы минем хәтеремдә, барыннан да бигрәк, ягымлы доктор булып уелып калган. Аларның гаиләсе дә яхшы таныш миңа: ул яхшы ир, балаларына кайгыртучан әти иде. Кызлары Руфина белән югары уку йортында бергә белем алдык, якын ахирәтләр без. Укуымны тәмамлап, табиб һөнәренә ия булгач, 1986 елдан башлап Эдуард Фатыйх улы белән бергә эшләргә дә насыйп булды. Мине үз кызы кебек якын күрде, аның аталарча хәстәрлеген һич онытмыйм. Һөнәрен барлык нечкәлегенә кадәр белүче, зыялы, абруйлы доктор буларак, үзенең ифрат бай хезмәт тәҗрибәсе белән ихлас уртаклаша иде ул. Боларның барысы өчен дә Эдуард Фатыйх улына чиксез рәхмәтлемен.

Мөнирә ЗАРИПОВА, өлкән шәфкать туташы, хаклы ялда:

– Миңа, кайчандыр терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы буларак, бик күп еллар буе Эдуард Фатыйх улы белән бергә эшләү бәхете тиде. Шуңа да аны хаклы рәвештә чын доктор һәм чын кеше дип әйтә алам. Ул хезмәттәшләренә һәм авыруларга карата һәрчак ягымлы мөгамәләдә булды. Шундый уңган, тырыш, хезмәт сөючән һәм искиткеч талантлы шәхес иде ул. Авыруларны, медицина алымнарыннан бигрәк, иң элек яхшы сүзе белән дәвалады. Аңлаешлы, гади, җылы аралашып, кешеләрдә үз-үзенә ышаныч уята, рухландыра, канатландыра белә иде. Эх, күрсәгез икән сез шул вакытта авыруларның йөзен! Хәтта сөмсере коелып, боегып ятучыларның да күзләрендә яшәүгә өмет очкыннары кабына иде! Шуңадыр да барысы да яратты һәм ихтирам итте үзен. Эдуард Фатыйх улы менә шундый үзенчәлекле, искиткеч табиб иде. Аның кебек кеше җир йөзендә юк та, башкача булмас та, мөгаен...

Илүс ӘМИРОВ, элекке хәрби комиссар, отставкадагы подполковник:

– Мин хәрби комиссар вазыйфасын башкарган дәвердә Эдуард Фатыйх улы район хәрби комиссариаты каршындагы комиссиянең өлкән табибы иде. Үз эшенең чын остасы дип беләм аны, чөнки егетләрне армиягә озатканда аларның сәламәтлегенә бәйле дәгъвалар булмады, планнар да арттырып үтәлде. Монда, әлбәттә, Эдуард Шәмсиевның тырышлыгы бәһаләп бетергесез зур иде. Ул шундый зыялы, киң күңелле, кешелекле, кечелекле булуы белән хәтердә уелып калган. Гомумән, нәселләрендә үз гомерен медицинага багышлаган кешеләр күп, шуңа күрә аларның барысын да хөрмәт итәм.

Сәгыйть ӘГЪЛӘМОВ, район статистика идарәсенең элекке начальнигы:

– Шәмсиевлар гаиләсе белән без шәһәрнең Элеватор урамында күршеләр булып, дус, тату яшәдек, шуңа күрә аларны яхшы беләм. Эдуард Фатыйх улын мин җитди, әдәпле, тыйнак, эчкерсез, ярдәмчел, тормыш сөючән кеше итеп хәтерлим. Үз эшен җиренә җиткереп башкарганга, янәшәдәгеләргә карата итагатьле булганга, халык аны ихтирам итте.
Эдуард Шәмсиевның янә бер күркәм гадәте бар иде: ял көннәрендә гаиләсе белән табигать кочагына чыгарга яратты. Безнең хатыннарыбыз бер мәктәптә эшләде – Дүртөйле шәһәренең 1нче урта мәктәбендә үсеп килүче яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирделәр. Эдуард Фатыйх улы мине хастаханәдә дә яхшылап дәвалап чыгарды. Аның тырышлыгы белән, Аллаһка шөкер, бүген дә исән-саумын. Талантлы табиб буларак, ул авыруларны дарулар белән генә түгел, ягымлы сүзе, фәһемле киңәшләре белән дә савыктырды. Миңа кылган барлык яхшылыклары өчен чиксез рәхмәтлемен аңа.

Рафат МУЛЛАГАЛИЕВ, автозаправкалау станциясенең элекке мөдире:


– Мин Эдуард Фатыйх улы белән дус булдым. Аңардагы гадилек, уңганлык, сабырлык, максатка ирешүчәнлек кебек матур сыйфатлар күңелемдә һәрчак соклану тойгысы уятты. Ул тыныч, басынкы холыклы, зыялы ир-узаман, тугры гомер юлдашы, ягымлы, хәстәрлекле әти, картәти, яхшы гаилә башлыгы буларак та күпләргә үрнәк иде. Үзен тәкәббер тотмавы, җор телле, нечкә юморга ия булуы белән дә хәйран калдырды ул мине. Улыбызны мәктәптә аның хатыны Нәзимә Аллаяр кызы укытты, шул рәвешле, ата-аналар җыелышларына барганда аның белән дә танышып күрешергә насыйп булды. Эдуард Фатыйх улы киләчәктә үз балаларын – Руфина, Ринат һәм Рамилне – зыялы, абруйлы кешеләр итеп күрергә теләде, шуңа да аларга югары белем алырга ярдәм итәр өчен барлык тырышлыгын салды. Эдуард Шәмсиевның изгелеген Дүртөйле халкы онытмас, дип уйлыйм...

Рәиф БАКИРОВ, элекке урман мастеры, хаклы ялда:

– Урман хуҗалыгында эшли башлагач, районыбыздагы күренекле шәхес, танылган табиб Эдуард Фатыйх улы белән очрашып таныштым һәм ул мине үз туганыдай якын итте. Халык арасында абруе зур иде, чөнки ул кешеләргә һәрчак ярдәм кулы сузды, алар белән гади телдә сөйләште. Мин аның беркайчан да борын чөеп, масаеп йөргәнен күргәнем булмады. Әйткәндәй, дуслыгыбыз да “син – миңа, мин – сиңа” дигән отышлы принципка корылмады. Тора-бара без гаилә дусларына әверелдек. Аның хатыны Нәзимә Аллаяр кызы кайчандыр минем хатынымны да укыткан, улларыма да яхшы белем бирде. Хәзер исә, күркәм традицияне дәвам итеп, балаларыбыз да үзара аралашып яши. Шундый саф күңелле, яхшы кешене ничек юксынып искә алмыйсың инде?..

* * *
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Эдуард Фатыйх улы гаиләсендә дә һәрьяклап үрнәк була. Шуңа күрә өч баласының да әтиләре юлыннан китүе, медицина университетын тәмамлап, Шәмсиевларның табиблар һәм медицина хезмәткәрләре династиясен дәвам итүе һич очраклы түгел. Саный китсәң, алар нәселендә өч дистәдән артык кеше җир йөзендәге иң изге шушы һөнәргә намуслы хезмәт иткән һәм әле дә ак халатка тугры. Өлкән уллары Ринат – медицина фәннәре докторы, кызлары Руфина – Нефтекама шәһәр дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире. Кече уллары Рамил дә Башкортстан дәүләт медицина университетын, терапия, кардиология һәм функциональ диагностика белгечлеге буенча интернатура, психиатрия һәм наркология, психотерапия буенча клиник ординатура тәмамлаган. Бүген хәмер, тәмәке, наркотик куллану бәйлелегеннән арындыру буенча профессиональ дәвалану үткәрә. Хезмәттәшләре һәм пациентлар арасында гаять зур абруй казанган, еш кына төрле төбәкләрдә командировкаларда була. Аның эшчәнлеге турында киңкүләм мәгълүмат чараларында мәкаләләр басылып чыккан. Өстәвенә, ул лекцияләр дә үткәрә, конференцияләрдә катнаша. Шулай ук ул – үз эшен ачкан уңышлы эшкуар, “Металлкомп” фирмасын җитәкли. Әниләре Нәзимә Аллаяр кызы Шәмсиева үзенең барлык гомерен укытучылык эшенә багышлаган педагог-новатор, филологларның район методик берләшмәсе җитәкчесе була, бүген хаклы ялда, Нефтекама шәһәрендә яши.
...Җиргә ничәнче кат ямьле язлар килә. Барлык табигать кышкы йокыдан уяна, яшәрә, ямьләнә. 15 апрельдә Эдуард Фатыйх улы Шәмсиевның туган көнен билгеләп узарлар иде, тик аның фани дөньяны калдырып китүенә май аенда 25 ел була. Хәер, әле генә без аны халык хәтерендә мәңгелеккә уелып калган шәхесләрнең берсе дип әйттек. Димәк, ул хәзер дә безнең арада, зәңгәр күктән яз кояшы булып көләч елмая. Якты даны буыннан-буынга күчә барып, кешеләрнең күңелендә яши ул...

Рәфил САМАТОВ,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: