+14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
15 апрель 2017, 08:29

Джеймс Бонд буласың киләме?

“РИА Новости” язуынча, Бөек Британиянең Хөкүмәт элемтәсе үзәге (GCHQ) һәм "Mi5" контрразведка хезмәте урыс телен һәм Русия тарихын яхшы белүчеләрне эшкә чакыра.

“Урыс телен белүегез сезнең өчен разведка хезмәтендә чиксез үсеш мөмкинлекләре ачачак” диелгән белдерүдә. "007нче агент" булырга теләүчеләр, урыс теленнән тыш, илебезнең мәдәниятен, тарихын һәм сәясәтен дә яхшы белергә тиеш. Хезмәт хакы – 30,490 фунт стерлинг.
Бу тозакка нинди сатлыкҗан кабар икән? Шул ук вакытта, Туган иленә каршы эшләргә җыенучылар сатлыкҗаннарның язмышы ничек тәмамлануын онытмасын иде. Гадәттә, кирәге калмагач, сатлыкҗаннар белән күп сөйләшеп тормыйлар.
Читайте нас