Мәдәният йорты ул көнне гөж килеп торды. Беренчедән, бирегә мәдәният хезмәткәрләренең район семинарында катнашучылар җыелды. Икенчедән, карабашлылар, иштирәклеләр, яңа күктаулылар да тамашаны карарга бердәм булып килде. Чара иртәнге унда ук башлануга карамастан, зал туп-тулы иде.
2016 ел Карабаш авыл биләмәсендә яшәүчеләр өчен аеруча истәлекле булган: биредә 23 сабый дөньяга килгән. Бу район буенча иң яхшы күрсәткеч икән. Шуны күз уңында тотып, “Исемең матур, кемнәр куйган?” дигән чара үткәрергә карар ителгән.
Чарада барлыгы 4 яшь гаилә: Яңа Куктаудан — Әлфия һәм Ирнис Зариповлар, Регина һәм Альфрит Фаткуллиннар, Иштирәктән Зөһрә һәм Алик Шәемовлар, Карабаштан Элина һәм Илфат Закировлар катнашты. Алар яңа туган сабыйларына берсеннән-берсе матуррак һәм мәгънәлерәк исемнәр кушканнар: Ислам, Камил, Рианна. Яшь әти һәм әниләр сабыйларын күтәреп залга чыгып утыргач, барысы да аларга сокланып карап куйгандыр. Чөнки балалар — ул илебезнең киләчәге, гаиләләребезнең тоткасы, таяныч ноктасы булып торалар. Менә шушы хакыйкать кичәнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылды.
Карабаш, Иштирәк мәдәният йортлары хезмәткәрләре әзерләгән театрлаштырылган тамаша чарада катнашучыларның һәммәсенең күңеленә хуш килде. Тамашачылар балага исем кушу үзенчәлекләре белән дә якыннан таныштылар, онытылып барган йолаларны тагын бер кат хәтерләрендә яңарттылар. Театрлаштырылган тамашада катнашучы Радик Заһидуллин, Гөлзар Заһидуллина, Нәсимә Инсапова, Рәзифә Сәлимгәрәева, Айдар Мөхәммәтдинов, Айнур Җиһаншин үз рольләрен бик оста, чын артистларча башкардылар, аларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмеп утырдылар.
Яшь гаиләләрне яңа туган сабыйлары белән котларга Илеш районы буенча ЗАГС бүлеге мөдире Айгөл Хәбирова, Карабаш авылы биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Алина Газиева, Карабаш урта мәктәбе директоры Зөһрә Әхмәтова, Карабаш фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Раушания Заһидуллина да килгән иде. Аларның һәммәсе яшь гаиләләргә җылы теләкләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Илешнең моңлы сандугачлары Флүзә Абдуллина, Юлия, Диана һәм Ирина Хафизовалар, Гөлназ Фазлыева, Рәмзия Һадыева, Зинфира Борһановалар яшь гаиләләргә — матур җырларын, Алик Борһанов курай моңнарын бүләк итте. Чараны музыкаль яктан Резеда Мәрданова белән Айвар Миңнегулов бизәде, Карабаш авылы китапханәчесе Венера Ганиева эчтәлекле итеп алып барды.
Чараның тәрбияви әһәмияте турында да әйтми булмый. Авыл мәдәният йортларында мондый чаралар үткәрелә икән, димәк, милли гореф-гадәтләребез югалмый, сабыйлар туып торганда, гаиләләр дә нык була, буыннар чылбыры да өзелми дигән сүз бу. Карабаштан мин нәкъ шундый уйлар белән әйләнеп кайттым.