Уфа шәһәре сылуы Гүзәлия Бикморза кызы белән Дүртөйле районының Күккуян авылы егете Айрат Ибраһим улы Габидуллиннар башкаладагы 1нче медицина училищесында укыганда танышып, кавышалар. Икесе дә хезмәт юлын Дүртөйле район үзәк дәваханәсендә башлыйлар. Аш-суга, төрле кул эшләренә оста Гүзәлия ханым 38 ел биредә тырыш хезмәт күрсәтеп, югары категориягә ия булып, хаклы ялга чыккан хезмәт ветераны. Иң элек сигез ел участок шәфкать туташы булып эшләгән, аннары өч дистә ел балалар поликлиникасында массажист вазыйфасын башкарган. Аның шифалы куллары ярдәмендә меңнәрчә сабый сәламәтлеген ныгыткан, аякка баскан. Моның өчен төбәктә аңа бихисап ата-ана чиксез рәхмәтле. “Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеменә, күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булган бу сөйкемле ханым хаклы ялда булса да, бүген дә яраткан эшеннән аерылмый.
Көчле рухлы, шат күңелле Айрат Ибраһим улының кулыннан килмәгән эш юк! 26 ел Дүртөйле район үзәк дәваханәсенең наркология бүлегендә тырышып хезмәт салган, югары категориягә ия булган. Ул елларда аңа Дүртөйледән тыш, Илеш, Чакмагыш районнары халкын да хезмәтләндерергә туры килгән. Аннары хаклы ялга чыкканчы шәһәр һәм район инвалидлар оешмасына җитәкчелек иткән, сәламәтлеге чикләнгән якташларының мәнфәгатен хәстәрләү буенча гаять күп эшләр башкарган. Бүген дә ул әлеге оешманың актив әгъзасы. Фидакарь хезмәте өчен “Бөтенрусия инвалидлар оешмасының мактаулы әгъзасы” исеменә, дәүләт һәм тармак бүләкләренә лаек булган.
Бер-берсен ярты сүздән аңлап гомер кичерүче, нурлы йөзле, кунакчыл һәм ярдәмчел Габидуллиннар, гүя, сәхнә өчен яратылганнар. Алар икесе дә нәфис сүз остасы буларак, озак еллар татар һәм урыс телләрендә район, республика күләмендә узган байтак рәсми чараларны алып барган. Аларның ялкынлы чыгышын дүртөйлелеләр бүген дә сагынып сөйли. Якташлары әйтүенчә, йөрәгенә өч тапкыр катлаулы операция кичергән Айрат Ибраһим улы – тынгы белмәс иҗади шәхес. “Без кабызган утлар” район патриотик клубының алыштыргысыз әгъзасы ул. Былтыр Яңавыл шәһәрендә мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында узган төбәкара иҗади фестивальдә беренче урынга лаек булган. Узган елның җәендә Казанда патриот шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлап үткәрелгән иҗади бәйгедә дә җиңү яулаган, медаль белән бүләкләнгән.
— Алты балага гомер бүләк иткән сөекле кешеләрем икесе дә озак еллар Күккуян авылы мәдәният йортында тырышып хезмәт салдылар, сәнгатькә сөю тәрбияләүдә аларның да өлеше зур булды, — ди Айрат абый, горурланып. — Әтием Ибраһим Габидулла улы – киномеханик, әнием Рәфыйга Мостафа кызы кассир булып эшләп, хаклы ялга чыктылар. Үкенечкә каршы, икесе дә гүр ияләре. Форсаттан файдаланып, гомерем буена алдырып, яратып укыган “Кызыл таң” гәзите аша гаиләмә, Дүртөйле район үзәк, Куватов исемендәге республика клиник дәваханәләре, республика кардиология үзәге җитәкчеләренә, хезмәткәрләренә рәхмәтләремне һәм сәламнәремне җиткереп, аларга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, куанычлы озын гомер телисем килә.
Күпләргә үрнәк булырлык матур гаиләдә туып-үскән Айрат Ибраһим улы үзе дә матур гаилә корган. Гүзәлия ханым белән 40 ел инде бер шатлыкны ике итеп яшиләр, ике бала тәрбияләп үстереп, аларга Бөре дәүләт педагогия институтында югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Кызлары Айгөл Дүртөйледәге 9нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, тормыш иптәше, Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлап, Дүртөйледәге шәхси предприятиеләрнең берсендә инженер булып эшләүче Владислав белән 9нчы һәм 4нче сыйныфларда белем алучы балалары Стелла һәм Оскарны тәрбиялиләр. Уллары Айнур башкаладагы фирмаларның берсендә өлкән инженер булып хезмәт сала, җәмәгате, курсташы, Уфадагы 84нче татар гимназиясендә инглиз теле укытучысы булып эшләүче Регина белән балалары Арслан һәм Тамерланны үстерәләр.
Һәр аткан таңга сөенеп, якташларының ихтирамын тоеп гомер кичерүче Габидуллиннарга һәм аларның балаларына, кияү-килененә, оныкларына киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, гаилә иминлеге юлдаш булсын!