Конкурс 2017 елның 1 маеннан 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Язмаларның югарыда телгә алынган таләпләргә туры килгәннәре “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күрәчәк.
Бәйгедә, журналистлардан тыш, авыл хәбәрчеләре, каләм осталары — конкурста үз сәләтен сынарга теләгән һәркем катнаша ала.
Иҗади бәйгегә Яңа ел алдыннан йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар көтә.
Конкурска тәкъдим ителгән язмаларга “Ихата күрке — хезмәттә” дигән рубрика куярга онытмагыз.