Урманчылык техникумын тәмамлаган Илеш егете Салават Зарипов Салават районыннан Резеда исемле мөлаем башкорт сылуын бер күрүдән үз итә, бераз дуслашып йөргәч, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Шулай итеп, матур гаилә барлыкка килә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү өлкәсе белгече Резеда арытаба Чиләбе мәдәният институтының китапханә эше факультетын тәмамлый. Кыз юллама буенча Нефтекама шәһәрендә эшләп йөри, кияүгә чыккач, ире хезмәт салган Калтасы районында да аны кушкуллап каршы алалар. Берничә елдан яшь гаилә Дүртөйле районына күчә һәм гомерлеккә биредә төпләнеп кала, үз кешегә әверелә. Резеда Рәис кызы дистә елдан артык район үзәк китапханәсендә эшли, аннан аны мәдәният бүлегенә чакыралар. Баш испектор Резеда Зарипова тырышлыгы нәтиҗәсендә, район мәдәният учаклары белемле кадрлар белән тәэмин ителә.
— Мәдәният бүлегендә баш инспектор вазыйфасында егерме ел эшләдем. Көн дә ашкынып иртән эшемә йөгердем, кичен өемә ашыктым. Бер сүз белән әйткәндә, бәхетле кеше булдым. Иремнән дә уңдым. Смотр-бәйгеләр, концертлар вакытында соңлап кайтырга туры килгән чакларда да Салават миңа бер авыр сүз дә әйтмәде, эшемә, үземә хөрмәт белән карады, — ди әңгәмәдәшем. — Улыбыз Рөстәм, кызыбыз Гөлназны күркәм итеп тәрбияләргә омтылдык. Бүген алар безне уңышлары белән шатландыра.
Тел, милләтне саклау мәсьәләләре гаиләдә башланырга тиеш, дип исәпли Резеда Рәис кызы. Бүген, күп парлар, үзләре татар, башкорт булса да, балалары белән бишектән алып тик урысча гына аралашкан заманда, Зариповларның оныклары Әнвәр рәхәтләнеп башкортча сөйләшә. Дүртөйле шәһәренең Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясенең җиденче сыйныфында белем алып йөрүче үсмер музыка мәктәбенең курай классында да уңышлы укый, районда үткәрелгән күп чараларда катнаша.
— Республикабыз күпмилләтле булуы белән гүзәл, — ди “Ак инәйләр” оешмасы җитәкчесе. — Һәр милләтнең матур гореф-гадәтләре, гасырлар төпкеленнән килгән йолалары бүген саклауга мохтаҗ. “Ак инәйләр” район оешмасында төрле милләт вәкилләре бар, төрле мәдәни чараларны без бергәләп үткәрәбез. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, авыл биләмәләрендә һәм, әлбәттә, район күләмендә татар, башкорт, урыс, мари халкы милли бәйрәмнәрен оештырабыз. “Карга боткасы”, “Шәҗәрә бәйрәме”, “Төш пешерүчеләр бәйгесе”, төрле темаларга түгәрәк өстәлләр уздырыла. Күптән түгел “Кояшкай” балалар бакчасында районыбызның күренекле шәхесе – берничә ел элек вафат булган композитор Мефодий Петровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күләмле чара үткәрдек. Анда композиторның якыннарын да чакырдык. Гомумән, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле милләт халыклары йолалары, районыбыз горурлыгы булган шәхесләр белән якыннанрак таныштыру максатына хезмәт итүче махсус күргәзмәләр, почмаклар булдыруны хуплыйбыз.
Тынгы белмәс Резеда Рәис кызының киләчәккә уй-ниятләре бихисап. Башкортстан халкының тарихи үткәнен, фольклорын һәм мәдәниятен өйрәнү эшләрен киңрәк җәелдерү, җәмгыятьнең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен яңарту, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрнең, инвалидларның, сугыш ветераннарының социаль-икътисади проблемаларын хәл итүгә ярдәмләшү һ.б. Изге башлангычларын тормышка ашыру юлында “Ак инәйләр” оешмасына, аның егәрле җитәкчесенә уңышлар юлдаш булсын!