+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
26 Апреля 2017, 21:00

Саннар патшабикәсе

Сез дә бухгалтерларны бихисап кәгазьгә күмелеп, саннардан баш күтәрә алмыйча утыручы кешеләр дип күз алдына китерәсезме? Эшләре бигрәк күңелсез кебек. Сана да сана, акча исәплә дә отчет яз, имеш. Бухгалтерия ишеген ачып, шул хакта бу һөнәр ияләренең үзләреннән белешик әле!

— Мин үз һөнәремне бик тә яратам, — ди Стәр­лебаш районының “Жилищник” җәмгыятендә бухгалтер-кассир булып эш­ләүче Светлана Мерәсова. — Ә яраткан эштә күңел һәрчак күтәренке. Бигрәк тә, коллектив яхшы булса.
“Бухгалтер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” дигән сорауга Светлана Мерәсова уйлап та тормыйча: “Түзем­лелек, әдәплелек, җавап­лылык”, дип җавап бирә. Аның белән килешмичә мөмкин түгел.
Беренче чиратта, күп­фатирлы йортларда яшәүче халыктан түләүләр ала. Барлыгы 32 йорт һәм 500дән артык кешене хезмәтлән­дерә.
Көн буена кеше белән аралаша. Ә һәр кешенең, әлбәттә, үз холкы, торак-коммуналь хезмәтләргә үз карашы. Һәрвакытта да тор­мыш­тан канәгать кешеләр килеп тормый. Хаклар арту белән риза булмасалар, бу хакта беренче дәгъва бухгалтерга җиткерелә. Акчаны ул алып калгач, хезмәт күр­сәтү өчен дә ул җавап би­рергә тиеш, дип уйлыйлар. Светлана Әбделхак кызы моны аңлап эш итә. Һәр кешегә игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тырыша.
Хезмәткәрләре дә аның хакта тик яхшы сүзләр генә әйтә.
— Кешелекле һәм ярдәм­чел, шаян да, акыллы да, — диләр аның белән бер кабинетта утыручы баш бухгалтер Елена Рычкаль белән фатирга түләүне исәпләүче бухгалтер Инна Хисмә­тул­лина.
— Ул — югары класслы хезмәткәр һәм җаваплы белгеч, безнең оешмада 2011 елдан эшли, — дип сүзгә кушыла “Жилищник”ның директоры Рәсим Гыйниятуллин. — Түләүләр алудан тыш, касса кенәгәсен алып бара, аванс отчетларын кабул итә, күзәтү хезмәтләре өчен отчетлар төзи. Андый кеше белән эшләү күңелле. Елмаеп торучы, изге күңелле бухгалтерны клиентлар да ярата. Сабыр гына тыңлый, аннары барысын да аңлатып бирә. Теләсә нинди низагны да тиз сүтеп бирә. Клиент­ларның ризалыгы — хезмәткәр өчен иң югары бәя.
Читайте нас