Әй, яратам да соң үзе-безнең кадерле картәниебез кунакка килгәнен. Өебез тагы да нурланып, җанланып китә. Аллага шөкер, әнием, картәнием, кызым дип дәшә алам. Мондый бәхетне мин барысына да телим! Ходаем, берүк аларның гомере озын булсын иде.
Мәктәптә укыганда минем кайткан вакытны чамалап, тәрәзәдән карап көтеп торалар иде. Алар турысына җиткәндә, картәнием чакырып ала иде. Анда инде укуым белән кызыксынып, нинди билгеләр алганны белешеп, мактап, сыйлап җибәрәләр иде. Өйгә соңрак кайтсам, әни инде картәниләргә кергәнемне белеп тора. Ул гына да түгел, минем ике яклап та картәнием дә, картәтием дә бар. Һәм без барыбыз да бер авылда яшибез. Шулай бәйрәмнәр җитсә, башта берсенә барам, аннан икенчесендә кунак булып кайтам. Әтием яклап картәниләрем чак кына ераграк тора. Анда сирәгрәк барыла. Балалары кайткан чак булса, аларда бигрәк тә күңелле була. Бер-беребезне сагынышып, күрешеп, кызык мәлләрне искә төшереп, бер көлешеп алганнан соң, күңелгә рәхәт булып китә.
Үсмер чакта берәр нәрсәне дөрес эшләмәсәм, картәниләрем киңәше минем өчен искечә, яшьләрчә түгел дип уйлый идем. Бераз акыл җилләре минем якка исә башлагач, аңладым, алар бит начарлыкка түгел, ә яхшы булсын дип кисәткәннәр икән. Гомер юлында зур тәҗрибә туплап, үз башларыннан күпне үткәреп, олылардан калган киңәшләрне башларына салып куйганнар. Мин аларның сөйләгәннәрен чиксез тыңлап утырыр идем. Алар бит — әти-әниемнең ата-аналары. Алар бит — минем тамырларым. Дөресен әйткәндә, иремнең дәү әниләрен бер күз белән генә булса да күрер идем, әмма алар безнең арада юк. Якты дөньяда булмасалар да, алар шундый якты күңелле, бала җанлы, хәстәр-лекле, бик акыллы, сабыр холыклы булып күз алдыма килә. Ирем дәү әнисен сагынып искә алганда йөрәгем сулкылдап тибә башлый. Аллага шөкер, ярый әле минем кадерлеләрем исән. “Әйдә, картәниләргә бергәләп барып килик әле!” — дип газизләребезгә юнәлдек!
Айсылу ӘДЕЛГӘРӘЕВА.