+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
28 Апреля 2017, 07:23

Лифтлар алыштырыла

Төзелеш министрлыгы лифтларны тизләтелгән юл белән алыштыруны күздә тотучы яңа проект эшләргә кереште, дип белдергән Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"Безнең илдә 400 меңнән артык лифт бар. Төбәкләрдән җыелган бүгенге мәгъматларга ярашлы, 27 меңнән артык лифтны алыштыру таләп ителә. Русиянең һәр субъектында капиталь ремонт буенча төбәк операторлары эшли, алар планында лифтларны этаплап алыштыру каралган, 3-5 ел эчендә 27 меңнән артык лифтны алыштыру планлаштырыла», -- дип белдергән министр.
Читайте нас