+31 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
4 Мая 2017, 06:20

Зинһар, урлашмагыз, уфалылар!

Җәй яме чәчәк белән, дип белми әйтмиләр. Башкалабыз Уфаны ямьләр өчен быел миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.


Алар "Башкортстан чәчәкләре" бакча үзәгендә, "Горзеленхоз" оранжереясында үстерелгән. Яшелләндерү эшләре кичә башланды. Быел чәчәк түтәлләрен капма-каршы төсләр, гайре табигый һәм креатив бизәкләр бизәр дип көтелә.

Иң популяр чәчәкләрнең берсе – петуния. Аларны дөньяның бик күп шәһәрләрендә яраталар. Петуния һәм башка гүзәл чәчәкләргә уфалылар да битараф түгел. Ләкин уфалыларның кайберләре чәчәкләрне яратуын үзенчәлекле итеп белдерә – былтыр Уфа түтәлләреннән 60 мең төптән артык чәчәк урланган. Шәһәр хакимиятенең рәсми сайтында белдерелүенчә, чәчәкләргә сакчыл карау сорала, чөнки алар - күп көч һәм күмәк хезмәт җимеше.
Читайте нас