+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
11 Мая 2017, 08:34

Батутны көчле җил очырган, ә балаларны кыйнаганнар

10 майда Омск шәһәрендә көчле җил булган. Ул хәтта балалар уйнаган бер батутны очырып алып, машиналар йөри торган юлга чыгарып ташлаган. Анда биш бала да булган. Бәхеткә, сабыйларның берсе дә зыян күрмәгән. Бу хакта шәһәрнең бик күп ата-аналары “Контактта” һәм башка челтәрләргә язып та тутырган. Ләкин хәбәрләр бу хакта гына түгел. Аналарны балаларга карата башка хилафлыклар да борчый икән.

Бик күп хәбәрләр 247нче балалар бакчасының “Гномики” ясле төркеменә йөрүче балаларның тәрбияче тарафыннан кыйналуы хакында. Омск прокуратурасы бу хәбәрләр буенча тикшерү эшләре башлаган. Аның барышында балигъ булмаганнар хәвефсезлегенә бәя биреләчәк.
Әлбәттә, бүген күпчелек ата-аналар балалары хакына чебеннән дә фил ясарга тора. Тик хәбәр берәү генә түгел бит. Ә утсыз төтен булмый, диләр...
Читайте нас