Китапны күренекле язучы һәм журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә республиканың Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр лауреаты Факил Морзакаев төзегән.
Факил – минем яшьлек дустым. Без аның белән бер үк вакытта Уфа кешесе һәм республика матбугаты журналисты булып киттек. Туган районнарыбыздан икебез ике гәзиткә, әмма бер үк тармакка хезмәт итәргә чакырылдык – авыл хуҗалыгы бүлекләрендә эшләдек. Алай гына да түгел, бер үк тулай торакның бер үк бүлмәсендә яшәдек.
Ул Миякә районының Каран авылында туган. Хезмәт юлын авыл Советы хезмәткәре булып башлаган. Актив авыл хәбәрчесен 1971 елда район гәзитенә эшкә алганнар. Тәрҗемәче дә, әдәби хезмәткәр дә, бүлек мөдире дә, җаваплы секретарь да, мөхәррир урынбасары да булган.
1975-86 елларда – “Совет Башкортостаны” гәзитендә, тагын ун ел “Башкортостан кызы” журналында җаваплы секретарь булып эшләп, ул вакытка “Башкортостан” дип үзгәртелгән гәзиткә баш мөхәррир урынбасары булып әйләнеп кайтты. Янә 15 елдан артык шул бурычны аткарып, хәзер ул бер үк вакытта “Ағиҙел” һәм “Һәнәк” журналларында хезмәт сала.
Факил дустым яшьтән үк азсүзле, тыңлаучан, басылып кына эшләүче булды, тиз арада гәзит редакциясендә төп иҗади көчләрнең берсенә әверелде. Нинди генә вазыйфада булса да, иҗат илһамын да һич сүрелтмәде. Урысчадан башкортчага тәрҗемә итәргә һәм хикәяләр язарга да вакыт тапты. Әсәрләре башта гәзит-журналларда, күмәк җыентыкларда, аннан аерым брошюра яисә китап булып нәшер ителә килде. Шул арада Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын читтән торып тәмамлады. Диплом эше нигезендә “Урысча-башкортча, башкортча-урысча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге”н 1987 елда бастырып чыгарды, 2001 елда аның тулыландырылган икенче басмасы дөнья күрде. Күкрәк кесәсенә сыешлы “Икмәк кадере” дигән җыентыгы төрле чыганаклардан алынган тирән мәгънәле фикерләрне, мәкальләрне, әйтемнәрне, шигъри юлларны үз эченә алган. Шул ук дәвердә яшь хәбәрчеләргә ярдәмлек әсбап чыгарды.
Факил Морзакаевның ике повесть һәм дүрт хикәядән торган “Камгак” дигән беренче күләмле чәчмә әсәрләр җыентыгы 1996 елда басылды һәм авторга әдәби даирәдә шактый танылу китерде. Укучылар арытаба аның “Адашкан болан баласы” (2000), “Тынгысыз малай” (2004), “Язмыш фалы – яшьлектә” (2007), “Яратам, дигән идең” (2010) китапларын шатланып кулларына алды. “Каен суты” (2015) җыентыгы башкорт һәм урыс телләрендә нәшерләнде. Прозаиклар Әхияр Хәким, Рәшит Солтангәрәев, Түләк Гыйрфанов, шагыйрьләр Кадим Аралбай, Факиһә Тугызбаева, Хәсән Назар, Лариса Абдуллина, галимнәр Гайса Хөсәенов, Мирас Иделбаев, Рәүф Шаһиев, Рафаэль Азнагулов, Рим Исхаков, авторның бу китапларына кергән повесть һәм хикәяләрен югары бәяләп, матбугатта чыгыш ясадылар.
“Факил Морзакаев үзе яшь булмаса да, бүгенге үсмерләрнең ничек яшәвен, аларның психологиясен, ни белән кызыксынуларын яхшы белә, – дип язды шагыйрә Зөһрә Котлыгилдина. – Һәр әсәре кызыклы сюжетка корылган. Повестьларының берсе Наркоманияне, алкоголизмны, тәмәке тартуны кисәтү елына багышланган инде. Ул 2006 елда “Кызыл таң”да басылды һәм авторны гәзитнең ел лауреаты ясады. Аның повестьлары безгә әсәрләрендә әллә ничә буын тәрбияләнеп үскән М. Кәрим, З. Биишева, Ә. Бикчәнтәев, Р. Габдрахманов, Ф. Исәнгулов, Д. Бүләковның алтын заманнарын хәтерләтте. Факил Морзакаев алар киткәннән соң әдәбиятта барлыкка килгән бушлыкны тутырды һәм ул хаклы рәвештә яшь укучыларның иң яраткан авторына әйләнде”.
Каләмдәш дустым иҗатының тагын бер гаять җимешле өлкәсе – әдәби тәрҗемәләр. Алсу яшьлек таңында ук әле тулай торак бүлмәсендә тирләп-пешеп басулардан, фермалардан репортажлар язганда Факил, эш арасында, алдына сүзлекләр, белешмәләр таратып салып, Василий Шукшин, Чыңгыз Айтматовны тәрҗемә итә иде. Моны ул кемдер кушкан яисә сораган өчен түгел, кайдадыр басылачагын да белмәстән, рухи канәгатьлелек тоеп эшләде. Урыс язучыларыннан Валерий Ганичев, Виктор Астафьев, Вячеслав Пьецух, Юрий Рытхэу, Станислов Востоков, Александр Проханов, Евгений Носов, урыс телендә язучы Талха Гыйниятуллин, Газим Шәфыйков, беларус Василь Быков, кыргыз Мырза Гапаров, абхаз Фазыл Искәндәр, грузин Реваз Мишвеладзе, әрмән Левон Хечоян, тыва Маадыр Ховалыг, даргын Әхмәтхан Әбүбәкәр, чечен Муса Әхмәдов, немец Патрик Зюскинд, татарлардан Нәбирә Гыйматдинова, Рабит Батулла, якташы Азат Магазов хикәяләре, повестьлары, романнары матбугатта һәм аерым китаплар булып башкортча Факил Морзакаев тәрҗемәсендә басылды.
Чордашым театрлар белән дә уңышлы хезмәттәшлек итә. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында аның тәржемәсендә кыргыз Чыңгыз Айтматовның “Ак пароход”, эстон Андрус Кивиряхкның “Әлифбадан бер чебеш” драмалары, француз Жан Ануйның “Антигона” трагедиясе куелды.
Хәер, башта ук әйтүемчә, бу язмага тотынуымның төп сәбәбе – каләмдәшебез төзегән башкорт афоризмнары китабы чыгу. Гадәттә, тоташ коллективның гына көченнән килә торган зур күләмле эшне ул ялгызы башкарып чыккан. Белүемчә, фәһемле җөмләләр, фикерләр, афоризмнар җыюны Факил мәктәп елларыннан ук башлый. Берничә дәфтәр язып тутыра. Ләкин авылдан район үзәгенә эшкә күченеп йөргәндә ул дәфтәрләр югала. Ә мавыгу, эзләнүчәнлек кала, системалырак төс ала бара.
“Икмәк кадере” китапчыгы һәм сүзлекләре турында югарыда телгә алдым инде. 2003 елда аның берьюлы ике китабы чыкты. “Батыр хакында сүз”гә Салават Юлаевның тормышы һәм яу юллары, иҗаты турында галимнәр һәм әдипләрнең тирән мәгънәле, фәһемле фикерләре тупланган. Халык иҗаты үрнәкләре – тарихи җырлар, риваятьләр, бәетләр, мөнәҗәтләрдән өзекләр дә кертелгән. “Фәһемле фикерләр дөньясында” җыентыгын әле чыккан “Энҗе бөртекләре” китабын эшләүдәге тәүге баскыч дип санарга мөмкин. Тагын да дүрт елдан укучылар кулына килеп кергән “Тарих шаңдавы” җыентыгы Башкортстанның үз теләге белән Русия дәүләтенә кушылуының 450 еллыгы һәм “Башкортостан” гәзитенең 90 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән.
2014 елдан бирле Факил Морзакаев “Йәшлек” гәзитендә Мостай Кәрим, Наҗар Нәжми, Рәшит Назаров, Рәми Гарипов афоризмнарын җыеп бастыра килде. Әле укучылар Равил Бикбаевның энҗе бөртекләренә тиң фикерләре белән таныша. Мостай Кәрим афоризмнары исә башкорт һәм урыс телләрендә аерым китап булып дөнья күрде.
Афоризм (грекча – кыска әйтү) – гыйбрәт, фәһем алырлык тирән мәгънә салынган, гомумиләштерелгән, азсүзле фикер. “Энҗе бөртекләре”нең тәүге битендә әдәбият белгече Гайса Хөсәеновның афоризмнарның асылын билгеләүче шундый сүзләре китерелә: “Алар сүз тапкырлыгы, эчтәлек саллылыгы, форма җыйнаклыгы белән дөньяга киң, тирән карашның, кешелек акылының зөбәрҗәттәй балкыр асыл бөртекләрен хәтерләтә”.
Җыентыкны төзүче Факил Морзакаев үзе кереш сүздә түбәндәгеләрне яза: “Башкорт әдәбиятында, бөтен дөнья әдәбиятындагы кебек үк, афоризмнарның ике төре бар: беренчесе – жанр буларак, үзаллы афоризмнар, икенчесе – әсәрләрдән алынганнар. Алар гасырдан-гасырга буыннан-буынга күчеп килә. “Урал”, “Азамат”, “Курай”, “Уел”, “Колый кантон” кебек халык җырларын; “Урал батыр”, “Акбузат”, “Кузыйкүрпәс белән Маянсылу” сыман эпосларны; “Ай, Уралым, Уралым”, “Салават батыр”, “Биек тауның үлгәне”, “Бер дигәч тә ни яман?”, “Ил дигәннең кеме юк” шикелле кобаерларны; җыручылардан Сабрау, Шалгыз, Асан Кайгы, чәчәннәрдән Баек, Буранбай, Җирәнчә, Кобагыш һәм башкаларның; яугир Салават Юлаев, илгизәр Акмулла ише мәшһүр шагыйрьләрнең иҗатын гына алып карыйк. Алардан калган әсәрләрнең һәр юлы диярлек акыллы мәгънәгә ия. Күренекле әдип һәм дин белгече Ризаэддин Фәхреддиннең күптомлы “Асар”ы соң! Андагы хикмәтле сүзләр әле булса укучыларга тулысынча җиткерелмәгән. Гайса Хөсәеновның “Дөнья” дигән китабы тормыш, яшәеш, дөнья, табигать, тарих, әдәп-әхлак, белем, фән, дин, фәлсәфә, сәнгать, гомумән, дөньяның бөтен булмышы, кешенең рухи байлыгы хакындагы уйланулардан гыйбарәт. Шагыйрь Шамил Анак исә үзе иҗат иткән афоризмнарны “Сөю тамгалары” китабына аерым бүлек итеп керткән. Габит Садыйковның “Әйтелмәгән әйтемнәр”, “Фәһем чишмәсе. Замана әйтемнәре”, “Гәүһәр дисбе” дигән афоризм җыентыклары, Зөлфия һәм Әгъләм Әхмәтхуҗиннарның “Сәламәтлек дөньясына сәяхәт” дигән афоризмнар китабы дөнья күрде. Әмма әлеге китап – күп гасырларны, киң авторлар даирәсен иңләүче башкорт афоризмнары җыентыгы – халкыбыз мәдәнияте тарихында тәүге тәҗрибә.
Әлбәттә, әдипләр афоризм иҗат итү белән махсус шөгыльләнми. Алар әсәрне язганда үзеннән-үзе барлыкка килә. Шул җәһәттән караганда Мостай Кәрим, Равил Бикбаев, Рәми Гарипов, Зәйнәп Биишева, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Рәшит Назаров, Рафаэль Сафин, Хәсән Назар, Кадим Аралбай, Риф Мифтахов, Мәүлит Ямалетдин һәм башкаларның әсәрләре афоризмнарга ифрат бай. Алар укучыга әйтәсе фикерен кыска, әмма берәгәйле итеп җиткерә белә. Исемлекне дәвам итәргә мөмкин. Моның шулай икәнлегенә, җыентык белән танышкач, укучы үзе инана ала”.
Йомгаклап әйткәндә, “Энҗе бөртекләре” әдәбият, матбугат, сәнгать эшлеклеләренең өстәл китабына әйләнер, андагы афоризмнар, фикерләр уйландырыр, фәһем бирер дип икеләнмичә әйтергә мөмкин.