Наил Акмеев исә “Кызыл таң” гәзите редакциясендә 1975 елдан алып, ягъни менә инде дүрт дистә елдан артык берөзлексез төшерә. Уфадагы 115нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1нче полиграфистлар училищесының фотожурналистика бүлегендә һөнәр ала да, туп-туры “Кызыл таң” гәзите редакциясенә эшкә килә ул. Һәм, Төньяк диңгез флотында өч ел дәвамында хәрби хезмәт үтүен исәпкә алмаганда, шул килүеннән “Кызыл таң”нан беркайчан да аерылмый. Хәер, армиядә вакытта да ул күңеле белән яраткан коллективы янында була. “Кызыл таң” почтасына әледән-әле аның Армия һәм Флот тормышы турында хатлары, кыска хәбәрләре, фотолары килеп тора. Ә инде 1978 елда хәрби бурычын тутырып кайтканнан соң, ул туп-туры “Кызыл таң” редакциясенә килә һәм гомерлеккә шунда кала.
Дөресен әйтергә кирәк, Наил Мөдәрис улы “Кызыл таң” гәзите белән язмышын бәйләвенә гомер эчендә бер генә тапкыр да үкенмәгән кебек, бай тарихлы басмабыз да, гомумән, республика матбугаты да аның йөзендә күпкырлы, талантлы, чын мәгънәсендә үз һөнәренең остасы булган фотохәбәрчене тапты. Шулай булмый, легендар фотохәбәрчебез Әгъләм Зараевның мәктәбен үткән, аңардан һөнәрнең асылына, үзенчәлекләренә төшенгән һәм аның иң булдыклы шәкертләренең берсе саналучы, хәзер инде үзе остазлар корын җитәкләүче фотохәбәрче бит ул Наил Мөдәрис улы!
Бәлки, нәкъ шуңа күрә дә, әле узган гасырның 80нче елларында ук республика күләмендәге, дәүләт дәрәҗәсендәге иң җаваплы чараларны төшерү аңа йөкләтелә башлый. 90нчы елларда исә инде республика дәрәҗәсендәге бер чара да бу вакытка киң танылу алырга өлгергән фотохәбәрче Наил Акмеевтан башка үтми, дисәк тә һич арттыру булмастыр. Бүген ул Республика йортында җитәкчелек катнашлыгында үткән чараны яктыртса, иртәгә инде Башкортстан делегациясе составында я ил башкаласында, я чит илләрдә үткән рәсми чаралар үзәгендә кайный. Рәсми чаралар берникадәр тынып торган арада исә, фотоаппаратын алып, басмабыз журналистлары белән республика районнары, хуҗалыклар, хезмәт коллективлары, урман-кырлар буйлап командировкага чыгып китә. Иң мөһиме — рәсми сәфәрләрдән дә, республика эчендәге командировкалардан да ул һәрвакыт гәзитнең йөзен ачарлык югары һөнәри дәрәҗәдәге фотоматериаллар алып кайта. Бу яклап караганда, “Кызыл таң” гәзитенең соңгы кырык елдагы йөзе шул исәптән Наил Акмеев куллары белән дә булдырылган һәм нәкышләнгән дияргә мөмкин.
Хәер, әле 1997 елда, ягъни кырык яшендә үк Наил Акмеевка “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем очраклы гына бирелми. “Кызыл таң” гәзите, республика матбугаты үсешенә керткән өлешен генә түгел, Башкортстанның гомум рухи-мәдәни йөзен булдырудагы, аны илгә, дөньяга танытудагы фидакарь эшчәнлеген, зур хезмәтләрен исәпкә алып та шулай данлый күренекле фотохәбәрчене республика җитәкчелеге. Бу исә аңа яңадан-яңа үрләргә, хезмәт казанышларына канат куя.
Язма башында, Наил Акмеев белән миңа да ярыйсы күп төшерергә туры килде, дидем. Ә аның аерым очракларда көн аралаш командировкаларда булуын исәпкә алганда, гомер эчендә күпме төшергәнен, мөгаен, ул үзе дә белми торгандыр. Хәер, ул үзе белмәсә дә, “Кызыл таң” укучылары моны яхшы белә! Чөнки гәзиттә кырык ел эшләү дәверендә ул аның һәр битен югары һөнәри осталыктагы фотолар белән баетып, бүген инде үзе, легендар Әгъләм Зараев кебек, “Кызыл таң”ның Наил Акмеев мәктәбен булдыруга иреште. Әфарин, Наил абзый!
Төшерү дигәннән, безнең халыкта әлеге сүзгә башка мәгънә салу гадәте дә бар. Яшерен-батырын түгел, командировкалар барышында сыйлы-мәйле өстәлләр артында утырырга да туры килгәли. Ни аяныч, республика журналистикасы тарихында шундый сый-хөрмәтләр шаукымына бирелеп, карьерасын начар тәмамлаган, я булмаса бөтенләй юкка чыккан коллегалар да билгеле. Наил Акмеев исә бу мәсьәләдә дә чын профессиональ төшерүче булып кала белде. Кырык еллык хезмәт дәверендә ул бер генә тапкыр да, нинди генә хәл-шартларда да журналист этикасына тап төшермәде, хәмер сөременнән һәрвакыт өстен булып калды!
Сөекле тормыш иптәше Ирина Евгеньевна белән уллары Янны төпле белем һәм тәрбия биреп, чын аталарча хәстәрләп үстергән Наил Мөдәрис улы киләчәктә шулай ук чын профессиональ картәти булып та танылыр дигән изге теләктә калабыз! Кыскасы, алдагы көннәрдә дә төшерү өчен күңелле чаралар даими булып, форсат чыгып кына торсын, хөрмәтле Наил Мөдәрис улы! Бәйрәмең белән, юбилярыбыз!
Илдар Фазлетдинов,
“Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре.