+30 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 Мая 2017, 21:00

“Әрем чәчәк атканда...”

Язучы һәм журналист Марат Муллакаевның яңа китабы дөнья күрде.Шәхси китапханәмдә татарча китаплар өстенлек итсә дә, мин урыс телендә иҗат итүче Марат Муллакаевның әсәрләрен дә яратып укыйм. Берничә ел элек аның “Нәнәй” дигән повестен укып тетрәнгән булсам, күптән түгел авторның тагын бер яңа әсәре —“Әрем чәчәк атканда... яки билгесезлеккә таба” дигәне белән таныштым.

Марат Муллакаевның балалар йортындагы ташка басылмаган тормыш кануннары, анда тәрбияләнүчеләрнең җиңел булмаган язмышы турында повесть язарга алынуы очраклы түгел. Мәгълүм булуынча, язучы үзе дә балалар йортында тәрбияләнгән, шунда канатларын ныгытып, зур тормыш юлына аяк баскан.
Бу темага күп яздылар, балалар йортларында нинди “тормыш” кайнаганлыгын энәсеннән җебенә кадәр беләбез бит инде, дияргә ашыкма әле, хөрмәтле гәзит укучым. Повестьны укый башлаганда минем күңелгә дә иң беренче булып нәкъ шундый уй килгән иде, “Яшь язучы Айгиз Баймө­хәм­мәтовның узган елда барлык җәмәгать­челекне шаулаткан, әдәбият сөючеләр күңеленең иң нечкә кылларын кузгаткан “Калдырма мине, әни!” повестендагыларны кабатлау түгелме икән?” дип уйлап куйган идем. Тик повестьны укып чыгуга ялгышканлыгымны аңладым. Әсәрнең җиңел һәм йөгерек тел белән язылуына, сюжет линия­сенең мавыктыргыч, геройларның чын һәм ышандыргыч булуына сокландым. Әйе, ике әсәрдә дә тема бер үк, тик аны һәр язучы үзенчә ачкан, һәркем геройларын үзенчә сурәтләгән.
Мәгълүм булуынча, бүгенге заманда китап укучының игътибарын, иң беренче чиратта, ихлас күңелдән язылган, тормышчан әсәрләр белән генә җәлеп итеп була. Марат Муллакаев та моны яхшы аңлый. Шуңа да әсәрен язганда тормышчанлык, ихласлык, халыкчанлык принципларыннан читкә тайпылмый. Язучы тормышны ничек бар — шулай сурәтли, ал төсләргә буямый. Әсәрнең төп кыйммәте дә, минем карашка, аның тормышчан булуына кайтып кала.
Әсәр беренче зат — “мин” исеменнән язылган. “Мин” дигән юлларны укыганда авторның үз “мин”ен күзаллау авыр түгел. Өч дус — Данис, Зөһрә һәм “мин” — балалар йортындагы каты тәртипләргә, башбаштаклыкларга, җәберсетелүләргә һәм мыскыллауларга түзә алмыйча, качарга карар кылалар. Өчесенең дә күңелендә тик бер уй бөтерелә: какмый-сукмый торган тәрбиячеләр һәм укытучылар эшләгән балалар йортын эзләп табу. Күңелләрендә бөре­ләнгән уйларын гамәлгә ашыру өчен алар ярты илне җәяүләп, пароходка, поездга, машинага утырып үтәргә мәҗбүр була, юлларында бик күп каршылыкларга һәм маҗараларга очрыйлар. Тик үзләре сайлаган юлдан читкә тайпылмыйлар: ничек кенә авыр булса да, алга таба атлыйлар.
“Әрем чәчәк атканда... яки билгесезлеккә таба” әсәренең нигезендә 60нчы елларда, гөрләтеп коммунизм төзегән чорда балалар йортында булган аяныч хәлләр ята. Каты бәгырьле педагоглар бер гаепсез сабыйларны җәберли, шуннан ямь таба. Айгиз Баймө­хәммәтовның “Калдырма мине, әни!” әсәрендә дә шул ук хәлләр сурәтләнә. Ә бу үзе үк ярты гасыр узгач та балалар йортларындагы хәлләр үзгәрмәвен дәлилли. Димәк, әсәрнең темасы бүген дә актуальлеген югалтмый.
Әсәрнең аталышы да игътибарны әллә каян җәлеп итә. Белүебезчә, әрем — иң тәмсез, иң ачы үсемлекләрнең берсе. Автор ул образны юктан гына кулланмагандыр, мөгаен. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең ачы язмышларын әрем образы аша тагын да тулырак һәм киңрәк ачарга теләгәндер. Чыннан да, әлеге образ тематиканы ачуда төп роль уйный, әсәрне тагын да укымлырак итә. Аны авторның иң зур табышларының берсе дип карарга була.
Әсәрне укып чыккач, мин балалар йортларындагы аяныч хәлләр, бер гаепсезгә җәберсетелгән сабыйлар, тәрбиячеләрнең һәм педагогларның каты бәгырьлелеге турында бик озак уйланып йөрдем. “Ни өчен тормыш тарафыннан болай да кыерсытылган ятимнәргә балалар йортларында шундый караш хөкем сөрә? Анда эшләүче педагоглар һәм тәр­биячеләр каты бәгырьле икән” дигән уйлар тынгылык бирмәде. Бу сорауларга беркайчан да анык кына җавап табып булмастыр, мөгаен. Теләк бер генә: һәр бала әтиле-әниле булып үссен, бер генә сабыйга да балалар йортларында тәрбияләнергә насыйп булмасын иде.
Йомгаклап, шуны әйтергә була: Марат Нуриәхмәт улы тормышчан, укучы күңелен кузгата алырдай әсәр язган. Шушындый әсәрләр язылып торганда гына без җәмгыятьнең “авырткан” урыннары, аның кытыршы яклары турында тагын да күбрәк беләчәкбез, тормышның ак төсләрдән генә тормавын күрәчәкбез. Марат Муллакаевның әсәре дә нәкъ шундыйлардан. Бу китапның үз укучысын табачагына, әлеге әсәрнең әдәбият сөючеләр күңеленә үтеп керәчәгенә һичбер шигем юк.
Читайте нас