Аларның өчесе Уфа гарнизонына үзләре килгән. Устав бозу, акча даулау, тукмалулар сәбәпле хезмәт урыннарын калдырып китүчеләргә җинаять эше ачылмый. Үз теләкләре белән частьны калдыручыларгә - биш ел, корал белән качучыларга - җиде, төркемләп сыпыртучыларга ун елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.
Бүген үткән елларда качкан җиде кешене эзләү дәвам итә. Шуларның берсе 90нчы елларда ук качкан булган. Вакыты чыгу сәбәпле, аңа ачылган җинаять эшен япсалар да, ул мескен һаман качып йөри икән.