+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
31 Мая 2017, 21:00

Июнь

Июнь — җәй башы. Бу айга атама мул уңыш, яңгыр һәм гаиләне саклау алиһәсе Юнона хөрмәтенә бирелгән. Июнь иң озын көннәре һәм иң кыска, якты төннәре белән үзенчәлекле. Һава температурасы уртача + 16 градус торучан. Айның 12сенә кадәр кырау төшүе ихтимал. Бу чорда, гадәттә, көннәрнең салкын торуы күзәтелә. Июнь — еллык уңышны үстерә, ләкин үзе “ач” ай, дигән борынгылар. Ач диюләре, әлбәттә, әлеге вакытта утырткан яшелчә-җимешләрнең чәчкәдә генә утыруына бәйле. Шулай да июньдә яшь кычыткан, какы, кузгалак, рәваҗ кебек яшел тәмләткечләр, үсемлекләр өлгерә. Уңган хуҗабикәләр нәкъ әнә шушы чорда кычыткан ашы, кузгалак, рәваҗ бәлеше пешерә.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

1 – Халыкара балаларны яклау көне;
Бөтендөнья ата-аналар көне;
медицина фәннәре докторы, профессор, Русиянең атказанган фән эшлеклесе, Башкортстанның атказанган табибы, Салават Юлаев ордены кавалеры Вил Тимербулатовка 65 яшь.
5 – Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне.
6 — Русиядә Пушкин көне.
8 — Социаль хезмәткәрләр көне.
10 – Журналист, язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Ситдыйковага 65 яшь.
12 – Русия көне. Русия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн;
— Уфа шәһәре көне.
14 – Башкортстан Республикасының матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне;
15 – Башкортстанның Русиягә кушылуына 460 ел.
16 – Башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевның туган көне.
18 – Медицина хезмәткәрләре көне.
22 – Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел. Хәтер һәм кайгы көне.
24 — Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне;
шагыйрь, тәрҗемәче, Г. Сәләм һәм Х. Дәүләтшина премияләре лауреаты Әсхәл Әхмәт-Хуҗага 75 яшь;
Башкортстанның халык артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы Сара Буранбаевага 50 яшь.
25 — Ураза бәйрәме;
— композитор, Башкортстанның халык артисты, Русиянең һәм БАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе, Салават Юлаев ордены кавалеры Роза Сәхәветдиновага 80 яшь.
26 — Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне.
27 — Яшьләр көне;
— Бөтендөнья балыкчылар көне.
28 — Язучы, фольклорчы, әдәбият белгече Кирәй Мәргәннең тууына 105 ел;
композитор, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең һәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Җиһановка 65 яшь.
Читайте нас