Давыл вакытында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хезмәтенә 4,5 мең шалтырату булган, аларның күбесе башкаланың Көньяк, Көньяк-Көнчыгыш, Көнбатыш һәм Көньяк-Көнбатыш административ округларыннан килгән.
Шәһәрдә 3,5 меңләп агач ауган. Мәскәү метрополитенының “Филевский парк” һәм “Пионерская” станцияләре вакытлыча туктатылып торган, 30га якын авиарейс тоткарланган, 13е бөтенләй башкарылмаган.
Әлеге вакытта шәһәрдә төзекләндерү эшләре бара.
Давылга сәбәпче булган циклон Башкортстанга да килә, ул республиканың төньягыннан үтәчәк, әмма Мәскәүдәге кебек куркыныч тудырмаячак, дип көтелә.