Дару үләннәрен мин, гадәттә, май аенда ук җыя башлыйм. Мисалга, әрекмән яфрагын. Чөнки ул фәкать шушы айда гына нык сутлы була. Сут ясау өчен башта әрекмәннең яфракларын һәм сабакларын яхшылап юам да иттарткыч аша үткәрәм. Хасыйл булган куе яшел массаны марля аша сөзеп, сутын суыткычка алып куям. Әлеге файдалы сыекчаны көн дә иртән ач карынга бер стакан суга бер аш кашыгы салып эчәм.
Әрекмән яфрагының суты нәрсәдән файдалы соң? Беренчедән, ул ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый, икенчедән, организмдагы матдәләр алмашын яхшырта, өченчедән, ялкынсынуларны бетерә.
Июнь башында исә иван-чәй (кипрей) яфракларын җыеп, чәй ясый башлыйм. Ничек эшләнә соң бу чәй? Чәй эшләү өчен урман аланнарында үскән, тузан кунмаган иван-чәй яфракларын җыярга тырышам. Аннары бер көн дәвамында аларны чүпрәк өстенә тыгызламыйча гына җәеп киптереп, дөресрәге, шиңдереп алам. Аннан иттарткыч аша үткәрәм. Шуннан эмаль кәстрүлгә кул белән баскалап салып, өстен юеш чүпрәк белән каплап, җылы урынга борсытырга (ферментация үтәргә) куям. Иван-чәйне, гадәттә, ике-өч көн дәвамында, чәй өстендә күренер-күренмәс кенә күгәрекләр барлыкка килгәнче борсытам.
Чәйнең исенә дә игътибар итәм. Тиешле кондициягә җиткән чәйдән тәмле чәчәк исе килеп тора. Шуннан калай таба өстенә пергамент кәгазе җәеп, аны духовкага киптерергә куям. Гадәттә, чәйне 80-100 градус эсседә 2 сәгать дәвамында тотам. Шуннан, арытаба җилләп бетсен өчен, аны, мендәр тышына салып, тышка элеп куям. Ике-өч көн дигәндә чәйдәге дым җилләп бетә. Шуннан тагын тәрәзә төбенә кояш җылысына куеп алам. Эше күп инде күплеккә, аның каравы, сөтләп эчкәндә үзеннән каймак салып ясалган чәй тәмнәре килеп тора.
Тәменнән тыш, иван-чәйнең тагын нинди файдалы яклары бар соң, диярсез. Беренчедән, без үзебезнең нинди чәй эчкәнлегебезне белмибез. Кайвакыт, чәйдән чыккан куе-кызыл төскә карап, буяу кушылмадымы икән моңа, дип уйлап куйган чаклар да була. Үз кулың белән эшләгән чәйне эчкәндә күңелгә инде мондый сораулар килми. Икенчедән, иван-чәй — бүгенге заманның иң зәһәр авыруыннан саналучы яман шешне кисәтүдә иң көчле дару үләне булып санала. Өченчедән, ул кан басымын тәртипкә китерә, дүртенчедән, ирләрдә еш очрый торган авыруларны дәвалауда да ярдәм итә.
Кыска гына мәкаләдә иван-чәйнең барлык файдалы яклары турында да язып бетерү мөмкин түгел. Сезнең һәрберегезнең диярлек кул астында компьютер бар. Иван-чәйнең башка файдалы яклары турында сез Интернетка да кереп укый аласыз.
Шунысын да әйтим: мин үзем узган елдан башлап фәкать иван-чәйдән ясалган чәй эчәм, ә өйдәгеләрнең кайберләре аның тәмен бик үк өнәп бетерми. Бу хәлдән дә чыгу юлы бар. Үземнән башкаларга кибет чәе белән иван-чәйне бер микъдарда кушып, иван-чәйнең үзенчәлекле тәмен бетерер өчен карлыган яфрагы да өстәп җибәрәм. (Анысын май аенда ук күпләп җыеп, туңдыргычка салып куям. Туң карлыган яфрагының тәме, киптерелгәненекенә караганда, чәйгә әйбәтрәк чыга).
Июльдә мин, иван-чәй эшләвемне туктатып, башка төр дару үләннәре җыя башлыйм. Минем картәни 105 яшькә җитеп дөнья куйды. Аның һәр көнне иртән чәй пешерә торган савытка өч кенә бөртек (артыгын салырга ярамаганлыгын мин соңрак Интернеттан укып белдем) кипкән тукранбаш салдырганы истә калган. Шуңа мин ел да тукранбашны күпләп җыеп киптерәм. Шунысы да бар: әлеге төр дару үләнен көн дә эчәргә ярамый. Курслап кына кулланырга кирәк.
Мин үзем исә дару үләннәрен түбәндәге тәртип буенча кулланам. Мисалга, сентябрьдә һәр көнне чәй белән бергә өч бөртек тукранбашны салып пешерәм. Октябрьдә кара чәй (иван-чәй) янына бер аш кашыгы камырлык салып җибәрәм, ноябрьдән — иттарткычтан чыгарылган бер чәй калагы гөлҗимеш, декабрьдә бер аш кашыгы кипкән җир җиләге кушам.
Тагын бер мөһим нәрсә. Дару үләннәренең барысын да караңгы, үтәли җил йөри торган урында киптерәм. Шулай иткәндә генә аларның файдалы сыйфатлары югалмый.
Камырлыкның йөрәкне дәвалаучы икәнлеген барыгыз да беләсездер. Мин дә беләм. Шуңа да аны ел да күпләп җыеп киптерәм. Чәйгә генә түгел, компотка да кушып җибәрәм. Төнәтмәсен генә дә ясап эчәм. Шулай итми булмый. Бүгенге болгавыр заманда, иң беренче чиратта, йөрәкне сакларга кирәк. Ә камырлык йөрәк авыруларын булдырмауда иң зур ярдәмче булып тора.
Бик күп файдалы сыйфатларга ия җир җиләге яфрагын августта гына җыям. Бу вакытта җир җиләгенең яфраклары кызарып чыккан кояшның үзе сыман алтынсу-кызыл төсле була. Кояшның бөтен нурларын үзенә җыеп бетергән чакта гына җир җиләге шундый төскә керә һәм бик күп файдалы сыйфатларга ия була икән. Шуңа да җир җиләге яфрагын августта гына җыярга киңәш ителә.
Тагын бер файдалы киңәш белән уртаклашасым килә. Гадәттә, без кишер уңышын җыйганда аның яфракларын чүпкә ыргытабыз. Ә мин алай итмим. Кишер яфракларының һәммәсен киптереп барам. Кишер үзе дә, аның яфрагы да күзләр өчен бик файдалы. Минем эшем компьютер белән бәйле. Шуңа бигрәк тә кыш һәм яз айларында берара кишер яфрагы төнәтмәсе эчеп алам.
Сезне, хөрмәтле гәзит укучылар, табигать белән гармониядә яшәргә, аның төп байлыгы булган дару үләннәрен сәламәтлегегезне ныгытуда һәм төрле чирләрне кисәтүдә актив файдаланырга чакырам. Сәламәтлекне саклап була, ә менә аны бернинди акчаларга да сатып алып булмый. Менә шул хакта бер генә минутка да исегездән чыгармасагыз иде.
Чулпан ӘХМӘТОВА.
Р.S.: Мин һөнәрем буенча табиб түгел, киңәшләремне дә үзем белгәннәрдән чыгып кына яздым. Шуңа да теге яки бу дару үләнен кулланганчы табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.