Татарстан хатын-кызлар делегациясен Уфада “Вафа” бизнес үзәге бинасы янында җыр-моң, чәкчәк белән бәйрәмчә каршы алдылар. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, татарстанлылар да икмәк-тоз белән килгәннәр. Очрашулар шушындый җылы шартларда үтте, Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Заһир Хәкимов шәҗәрә бәйрәменең әһәмиятен, аның безнең җирлектә дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәмгә әйләнүен һәм шушы чарада милләтнең тарихы чагылуын билгеләп үтте. “Ак калфак”ның Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина исә кунакларны оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Башкортстанның 22 районында филиаллар эшләве, аларның саны арта баруы һәм анда башкарылган эшләр турында сөйләде. Шул исәптән кулъяулыклар, Башкортстан чикләрен узып, Чиләбе, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә үткән дизайнерлар бәйгеләре турында кызыклы мәгълүмат бирде.
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Шәҗәрә бәйрәменә Башкортстанда зур әһәмият бирелүенә, аның дәүләт карарларына нигезләнүенә һәм республикадагы бүлекчәнең эшчәнлегенә карата уңай карашын белдерде. Ул, шулай ук, “Ак калфак” урнашкан бинаның беренче катында оештырылган кул эшләре, калфаклар, заманча милли киемнәр күргәзмәсе белән танышты, Гайсиннар шәҗәрәсен тәкъдим итүдә катнашты.
Башлап Татарстанның ашлыкка, кара алтынга бай Саба районында урнашкан “Ак калфак” оешмасы вәкилләре татар хатын- кызларының уңганлыгын чагылдырган эшләре турында сөйләде, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Болар безнең Балтач районының фольклор җыр-бию ансамбленең күңелләрне эретерлек чыгышлары белән үрелеп барды. Шул арада биюгә төшкән кунаклар кайсыбер җырларның үзенчәлекле якларын билгеләп үттеләр. Үзләре өчен ниндидер яңа төсмерләр ачтылар. Җырлар да кеше кебек үз мохитенең үзенчәлекләрен сеңдереп, аны тагын да баетып җибәрү сәләтенә ия бит.
Әйе, шәҗәрә ул – мөһим һәм кызыклы чыганаклар, аларны өйрәнү яңа тарихи битләрне ачуда булыша. Шәҗәрә ул – билгеле бер нәселнең килеп чыгышын һәм таралышын күрсәткән генеологик язма да. Күпчелек ул агач формасында сурәтләнә. Агачның тамырлары рәвешендә ата-бабаларыбызның да тамырлары сурәтләнә. Үзе кәүсә булса, балалары – ботак, оныклары яфрак сыйфатында бирелә. Гайсиннарның шәҗәрәсе төзелүенә быел йөз ел тулган. Танылган журналист Венера Гыймазова, шушы затлы нәселнең вәкиле буларак, шәҗәрәсенең бай тарихы белән таныштырып үтте. Татарстан һәм Башкортстан чигендә, бүген инде Шаран районы биләмәсендә урнашкан Күгәрчен-Бүләк авылының килеп чыгышы да шушы шәҗәрәгә бәйле булуы турында сөйләде. Аны Венера Рәис кызының вакытында Татарстанның лекторлар җәмгыяте җитәкчесе булып эшләгән бабасы Ләбиб Гайсин Октябрь революциясенең 50 еллыгына багышлап 1967 елда төзегән булган. Гайсиннар шушы шәҗәрә аша бик күп туганнарын тапканнар, шуларның берсе – медицина фәннәре докторы Наилә Хәмитова әлеге чарада катнашу өчен Казаннан килгән иде.
Һәрбер нәрсәнең үз тарихы булган кебек, самавырларның да үткәне тирән икән. Бу үзенчәлекле һәм кызыклы тарих белән чарада катнашучыларны Нефтекама шәһәренең төбәкне өйрәнү музее җитәкчесе Рушана Имамова таныштырды. Бу көнкүреш атрибутикасының инде заманча җиһазлар белән алышуына карамастан, әһәмияте бүген дә югалмаган. Ә вакытында ул һәрбер өйнең түрендә утырган, гаиләдә үткән чараларның үзәгендә булган. Әлеге чарада да борыннарын өскә чөеп Туланың Эмиль һәм Рейнгольд Тейле, Николай Воронцов һәм Василий Баташевларның заводларында чыккан җиз самавырлар утыра иде. Музей җитәкчесе әйтүенчә, аларның һәркайсының үз тарихы бар.
Кунакларның игътибарын тагын бер нәрсә җәлеп итте. Уфада итальяннарның Русиядә беренче мода мәктәбе филиалы ачылган. Очрашуга аларның вәкилләре килгән иде. Аларның теләге – безнең милли киемнәрнең яңа үрнәкләрен булдыру. Ә бу инде милли киемнәребез заманчалаштырылачак, киләчәк буыннарга хезмәт итәчәк һәм көнкүрештә лаеклы урынын алачак, дигән сүз.
Бәйрәмнең “Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” дигән өлеше Салават районы чигендә, Аллагуват авылы урынында урнашкан тарихи-мемориаль комплекс янында үтте. Бер гектарга якын җирдә ел саен сабантуйлар, шәҗәрә бәйрәмнәре, сугышларда ил өчен башын салган ватандашларны искә алу чаралары киң колач белән үткәрелә. 102 кешедән торган делегация вәкилләре биредә төбәктә иң зур шәҗәрәләрнең берсе белән танышты. Андагы очрашулар Башкортстан һәм Татарстанның архив белгечләре катнашлыгында үтте. Чөнки шәҗәрә ул архив материалларына таянып язылган нәсел-ыру тарихы. “Ак калфак”ның чираттагы пленар утырышы Салават шәһәрендә үтте. Анда җанлы фикер алышулар булды. Мәләвез районында исә тарихка бай Җиргән авылында урнашкан Мирсәй Әмир музее белән танышу оештырылды.
Арытаба кунакларны Туймазы биләмәләрендә көтеп алдылар. Биредә күптән түгел “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге ачылган иде. Бу үзәкне ачу милләтпәрвәр, Бөтенрусия татар авыллары берлеге рәисе Фәнир Галимовның тырышлыгы белән тормышка ашты. Бу, берчә, милләттәшләр белән җыелу урыны булса, биредә балалар һәм урындагы халык өчен төрле чаралар уздыру өчен мөмкинлекләр дә тудырылган. Кунаклар балалар өчен түгәрәкләр, “Тәртип-FM” радиоканалын оештыручылар һәм райондагы татар сәнгать әһелләре белән очраштылар. Киләчәк буынга милли мохиттә, йолаларны өйрәнеп үсү өчен заманча шартлар тудырылуның бер күркәм үрнәген күрделәр. Шәҗәрәләрнең әһәмияте дә бит аның безгә тәрбия биреп, искәртүе, иманга, әдәпкә чакыруы. Шәҗәрә үткәннәрне өйрәнү, телне, рухны кайтару өчен кирәк. Тарихны өйрәнү бара икән, бу тамырларыбызны ныгыта, бүгенге көнебезне хәстәрли, милләтнең киләчәгенә өмет уята.