+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 Июня 2017, 14:28

Хуҗабикәгә

∨ Коймак пешерә башлаганчы, табага тоз ышкысагыз, коймак көймәячәк. ∨ Яшел тәмләткечләрне озаграк саклау өчен, агып торган суда юарга һәм кәгазьгә төреп, полиэтилен пакетка салырга кирәк. Пакетны суыткычның аскы киштәсенә куйсагыз, яшел тәмләткечләр 2-3 атна бозылмаячак.∨ Бәйрәмнән калган шәрабны боз контейнерына салып, туңдыргычка куярга була. Аннан кирәк чакта алып, соусларга кушарга мөмкин.

∨ Кайнатып суытылган су тизрәк ката. Тиз генә боз шакмагы кирәк булса, моны истә тотарга кирәк.
∨ Сумкагыздан тәмсез ис киләме? Бер көнгә аңа кулланылмаган чәй пакетигы салып торыгыз.
∨ Салатка тоз, борыч сипкәннән соң гына көнбагыш мае салыгыз. Тоз көнбагыш маенда эреми.
Читайте нас