+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
14 Июня 2017, 21:00

Сандугачлар оя ташламый

Күршем турында язу теләге күптәннән күңелемдә йөрде. “Күрше хакы — Тәңре хакы”, дип борынгылар белеп әйткән. 57 ел хезмәт стажы булган, гомере буе колхозда җаваплы вазыйфаларда эшләгән, киң күңелле, ярдәмчел, иманлы балалар үстергән Әдип Харисовның хөрмәтле кеше икәнен күрше-күлән генә түгел, ә район җитәкчелегендә эшләгән берничә буын вәкиле дә яхшы белә. Хикмәт шунда — оста оештыручы, кечелекле hәм гади шәхес ул.

Ятимлектә үскәннәр тормыш кадерен белә. Әдип Харис улы 1939 елның 16 июнендә, табигатьнең иң матур мизгелендә дөньяга килгән.
“Җиләк вакытында тугангамы, син hаман да җиләк кебексең...” — дип, уенын-чынын кушып эндәшәм мин аңа. Шаяртам күршемне. Сүз күтәрә белә. Җитмеш сигезен тутырып килгәндә дә ул бик көчле, чыдам, акыллы. Ихата тутырып мал карый. Итеннән, сөтеннән, бәрәңгесеннән өзелми. Кычыткан, алабута, кәлҗәмә ашап үскәннәр барысы да шундыйлар. Алар тормышның мәгънәсен, гомернең максатын аңлый.
1942 елның башында ук дәhшәтле сугыш яланындагы кыр почтасы Әдипнең әнисе Зәйтүнә Харисовага коточкыч хәбәр җиткерә. Өч бала янына Зәйтүнә апага төзелеп бетмәгән өй кала. Ләкин бөгелеп төшми ул. Кайгы-хәсрәт, күңел төшенкелеге аны сындырмый. Балаларны аякка бастырырга, аларның киләчәге өчен аяусыз көрәшкә чыгарга кирәк ич. Уллары Фәрит белән Әдип, кызы Әлфия әниләренең таянычы була. Бәрәңге уңышын җыеп алгач, беренче кышта ук киләчәккә ышаныч туа.
Ачлыктан аларны сөтле сыерлары коткара. Яшүсмерләргә барысын да эшләргә туры килә: печән хәзерләгәндә күбә тарттырырга, олылар белән бергә башак җыярга, көлтә ташырга. Бар кешегә дә авыр дәверне алар бердәмлек, татулык белән уза. 1942 елда гаиләгә балаларга тиешле пособие бирүне туктаталар. Фронтовик гаиләсе ачлыктан интегә.
— Ничек аңларга соң бу кешеләрне? Харисны сугышка бөтен авыл белән Сарысаз елгасына кадәр озаттык. Яше-карты барысы да иярде. Аның намуслы, тырыш кеше икәнен hәркем белә, — дип үкси газиз ана.
Һәр яз саен Әдип Сарысазга бара. Челтерәп аккан суда фронтка киткәннәрнең дә, авыл халкының да күз яшьләре әле дә ага кебек.
Сугыш тәмамлану әйтеп-куанып беткесез бәйрәм генә түгел, халык өстенә зур җаваплылык сала. Киткәннәрнең күбесе кире кайта алмады.
Сугыш авырлыкларын алдынгы колхозчы Зәйтүнә апа түземлек белән кичерә. Эшкә батыр, уңган кеше иде. Әдип абыйның шундый кешелекле булып тәрбияләнүендә әнисенең роле берсүзсез зур булган.
Илне аякка бастыру, җимерелгән хуҗалыкны күтәрү дә шушы буын вәкилләре иңенә төшә. Әдип берничә ел колхозда эшли. Армия сафларында хезмәт итеп кайту белән егетне фермага хисапчы итеп куялар. Халык белән эшләү үзе бер тормыш фәне икәнен аңлый. Район үзәгендәге hөнәрчелек-техник училищесын тәмамлый, механизатор таныклыгы ала. Тракторчы булып озак эшләргә насыйп булмый аңа. Соңрак моның сәбәбен үзе аңлата: “Миңа гомер буе булдыклы җитәкчеләр белән эшләргә насыйп булды. Алар бик укымышлы кешеләр иде. Колхоз өчен, халык ихтыяҗы, көнкүрешне юнәтер өчен көнне төнгә ялгап эшләделәр. Аларның сүзенә каршы килмәдем. Кая куйсалар, шунда эшләдем. Чөнки аларның авылның киләчәге өчен янып-көеп яшәгәннәрен, эшләгәннәрен күрдем. Ихлас күңелдән, булсын дип тырыштылар. Амбар мөдире булып эшләдем. Ул еллар бик хәтердә калды. Партия район комитеты эшне hәрвакыт контрольдә тотты. Гомумән, халыкта яшәргә омтылыш көчле иде. Бер чорда эшләгән рәисләрне бары яхшы яктан искә алам. Икраметдин Акамов, Нурихан Садертдинов, Баян Шәмсетдинов, Гаетҗан Имаев hәрвакыт халык арасында булдылар, эшне төгәл оештырдылар. Мин эшкә ныклап җигелгәндә, Кәлимулла Тәслимуллин колхоз рәисе иде.
Халык аларга иярде. Уңышлар да күзгә күренерлек иде. Агитация, пропаганда эшләре тиешле дәрәҗәдә оештырылды. Иртәгәсе көн яхшырак булачагына ышаныч зур иде. Мин җәйге өмәләрдә 600ләп кеше катнашканын хәтерлим әле. Күмәк башлангыч көчле иде. Шуңа нәтиҗәләр яхшы булды. Ахун абыйдан соң, вакытлыча гына дип, бригадир вазыйфасын йөкләттеләр. Ләкин ул вакытлыча дигәннәре озакка сузылды. Әштер-өштер эшләргә өйрәнмәгәнмен. Бригадалар арасында алдынгыга чыктык. Халыкка рәхмәтлемен, тырышып эшләделәр. Ильич исемендәге колхозның Начар авылы бригадиры Фәүкать Хисамов белән икебезне Мәскәүгә ВДНХга, алдынгылар киңәшмәсенә җибәрделәр. Бик истә калырлык сәфәр булды ул.
Ферма мөдире дә булып эшләргә туры килде. Заманына күрә ферма биналары да салынды. Күмәк хуҗалык малны күпләп асрады. Халык бик теләп, иртәгәсе көнгә ышанып яшәде”.
Әдип абый Харисов — үрнәкле гаилә башлыгы. 1965 елда авылның уңган кызы Зәлфирәгә өйләнеп уңды ул. Бер-бер артлы биш сабыйга гомер бирделәр. Алар, үсеп җитеп, туган районга хезмәт итә. Гөлфидан, Фидәрит, Гөләндәм, Гөлшат hәм Гөлүсә — hәрберсенең гаиләләре үрнәкле.
Бу өйгә кояш чыкканда барып кердем. Өлкәннәр теле белән әйтсәк, фәрештәләр бәхет өләшкәндә. Алия килен аш-су бүлмәсендә иртәнге ашны әзерли. Балаларның ял көне. Йорт тулы мал-туар. Фидәрит мине төзелеп бетмә­гән зур яңа өй янында каршы алды. Бу йортта бөтенлек, җитешлек. Барысы да бар. Дөньялыктан бик иртә киткән, көне-төне ферма эшендә булган, миhербанлы, олы җанлы, изге күңелле Зәлфирә апа гына арабызда юк. Аның рухы безне мәңгелектән күзәтәдер кебек тоела. Язмышлардан узмыш юк шул. Ә тормыш дәвам итә...
Ханис Хаҗимов.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас