+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 июнь 2017, 21:00

Куллары шифалы, күңеле изге

29 ел гомерен медицинага багышлаган Роза Сәлимгәрәева хакында якташлары шулай ди.Дүртөйле шәһәренең 1 Май урамында урнашкан стоматология поликлиникасының даны тирә-якка таралган. Бирегә кайлардан гына килмиләр! Заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән теш дәвалау учреждениесеннән һичкайчан кеше өзелми. Монда эшләүче табиблар һәркемне якты йөз белән каршы ала, югары медицина хезмәте күрсәтә. Араларында зур хезмәт стажына ия белгечләрнең күп булуы аеруча куанычлы. Роза Сәлимгәрәева, мәсәлән, биредә 28 ел тырыш хезмәт күрсәтә.

– Башкортстан дәүләт медицина ин­ститутының стоматология факультетын тәмамлагач, хезмәт юлымны Нефтекама стоматология поликликасында башладым, –− ди йөзеннән һәрвакыт нур, яктылык бөркелеп торучы Роза Госман кызы. −– Биредә бер ел хезмәт салгач, язмыш җилләре туган ягыма алып кайтты. Һәм менә 28 ел инде Дүртөйле стоматология поликлиникасында теш табибы, терапевт булып эшлим. Үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм. Максатым – халык сәламәтлеген кайгырту, авыруларга ярдәм кулы сузу, савыктыру. Моның өчен бар көчемне салам. Авыруларның ихлас рәхмәтләрен ишеткән, шатлануын күргән саен ару-талулар онытылгандай була.
Күпьеллык намуслы, тырыш хезмәте өчен Башкортстан Хөкүмә­тенең Мактау грамотасына, бүләкләргә лаек булган, беренче категориягә ия Роза Сәлимгәрәева Баргызбаш авылында хезмәт сөючән, тырыш гаиләдә туып-үскән. Әтисе Госман Хаҗиәхмәт улы заманында хуҗалыкта алдынгы шофер була. Үкенечкә каршы, ике ел элек бакыйлыкка күчкән. Әнисе Әкълимә Закирҗан кызы хаклы ялга чыкканчы шул ук хуҗалыкта төрле эшләр башкарган.
–− Гомер бүләк иткән газиз кешеләрем ике кыз тәрбияләп үстерделәр, югары белем алырга ярдәм иттеләр, зур тормыш юлына чыгардылар. Сөекле әниебез бүген дә безгә, якыннарына, туганнарына яхшылыклар өләшеп, изгелекләр кылып яши, −– ди Роза Госман кызы, горурланып. – “Кызыл таң” гәзите аша аңа яхшы тәрбиясе өчен рәхмәтләребезне җиткереп, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, балалар игелеге, оныклар шатлыгы телисем килә.
Якташлары, пациентлары әйтүенчә, Роза Госман кызының куллары шифалы, күңеле изге. Бакча, аеруча чәчәкләр үстерүгә, аш-суга оста, җыр-моңга, спортка гашыйк ул. Җәмәгате, Миңеште авылы егете, гомер буе водитель булып эшләүче Борис Барый улы белән 32 ел соклангыч гомер кичерәләр. Тормышларын ямьләп ике бала үсеп, буй җиткергән. Кызлары Гүзәл, башкалада Эчке эшләр министрлыгы мәктәбен тәмамлап, ире Рәфил белән Дүртөйледә эшкуарлык белән шөгыльләнәләр, балалары Әмир­хан һәм Сафияне тәрбиялиләр. Уллары Рәсүл Казан хәрби танк институтында белем алган. Хәзерге вакытта Улан-Удэ шәһәрендә һөнәре буенча эшли, хатыны Эльвира белән кызлары Эмелияне үстерәләр.
Һәрвакыт шат күңелле, һәркем белән уртак тел табып эш итүче, тормыштан ямь, эшеннән чәм табып яшәүче Роза Сәлимгәрәевага һәм аның күркәм гаиләсенә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхетле мизгелләрдән генә торган куанычлы озын гомер, гаилә иминлеге, шатлыклы киләчәк телисе килә.
Читайте нас