+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
7 Июля 2017, 21:00

Киләчәкне бергә кайгыртыйк

Башкортстан татарлары конгрессы съезды узды.Чара Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында үтте. Аның көн тәртибе буенча, контроль-ревизия комиссиясенең һәм башкарма комитет җитәкчесенең хисаплары тыңланды. Резолюция кабул ителде, яңа башкарма комитет һәм аның рәисе, шулай ук Казанда узачак VI Бөтендөнья татар конгрессы съездына делегатлар сайланды. Чарада 400гә якын делегат, депутатлар, башкарма хакимият һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, зыялылар, кунаклар катнашты. Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең милли сәясәт бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Ханов, мәдәният министры урынбасары Валентина Латыйпова, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева форумны тәбрикләп чыгыш ясадылар.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов чыгышында 2012 елда узган съезддан соң башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул биш елда 200гә кадәр чарада катнашуларын атады. Башкарма комитет рәисе узган съезддан соң конгрессның хатын-кызлар комиссиясенең бик күп эшләр башкаруы, соңыннан республика хатын-кызларының “Ак калфак” һәм “Сәхибҗамал” оешмалары эшләп киткәч, конгресста бу юнәлештә эш кимүен билгеләде. Милләтнең авылда саклануын ассызыклап, Русиядә авылларны саклау программасы булдыру кирәклеген, илдә бер елны “Авылларны саклау елы” дип игълан итү зарурлыгын атады. Заһир Хәкимов чыгышында Интернет һәм социаль чел­тәрләрдә эшләү, шул юл белән милли хәрәкәткә татар яшьләрен дә җәлеп итү кирәклеген билгеләде.
Съездда иң кызыклы чыгышны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев ясады. Ул Башкортстанга татар китаплары, дәреслекләр һәм методик әсбаплар белән ярдәм итү күләмен атап шулай диде:
– Узган 2016 елда Башкортстандагы китапханәләргә, мәктәпләргә, татар оешмаларына дип атап 1 793 000 сумлык 14 944данә китап продукциясе, 2017 елның беренче яртысында 1333000 сумлык 10580 данә китап продукциясе бүләк итеп бирелгән. Соңгы ун ел саннары тагын да зуррак. Бөтендөнья татар конгрессы аша соңгы 10 елда Башкортстан татарларына бүләк итеп бирелгән китапларның гомум бәясе – 11 474 000 сум.
Марс Тукаев соңгы елларда иҗтимагый оешмаларга этно-мәдәни проектлар өчен матди ярдәм күрсәтелүен билгеләп, Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмаларына күрсәтелгән матди ярдәм күләменең 1 миллион 665 мең сум тәшкил итүен атады. Ул шулай ук “Берлек” оешмасына автобус, “Кызыл таң” гәзитенә микроавтобус, узган елгы һәм быелгы республика Сабан туе батырына, шулай ук Ык буе Сабан туенда җиңүчеләргә бирү өчен җиңел машиналар бүленүен әйтте.
Съездда чыгыш ясаган Башкортстан мөслимәләр оешмасы рәисе Розалия Халикова диннең гаилә һәм әхлакны ныгытудагы роле турында сөйләде. Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлеге татар-чуваш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров мәгариф проблемаларын күтәрде.
Съездда иң тәнкыйди чыгышны Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле, күренекле композитор Алик Локманов ясады. Ул Бөтендөнья татар конгрессының узган съездында Башкортстан белән эшләү өчен аерым бүлек булдыру карары чыгарылып, ул оештырылып, бераз эшләгәннән соң туктап калуына борчылу белдерде. Аны Уфада оештыру кирәклеген ассызыклады. Уфада Тукайга һәйкәл кую мәсьәләсенең дә уңай чишелеш табылачагына ышаныч белдерде. Соңгы чорда Интернетта Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендә милли проблемаларны тиешле дәрәҗәдә күтәрмәве уңаеннан тәнкыйтьне искә алып, федераль хакимият тарафыннан хәл ителеп бетмәгән мәсьә­ләләр барлыгын атады. Милләт өчен эшләү, үзаңны күтәрү һәр кешенең изге бурычы булуын искә төшерде.
22 кешедән торган башкарма комитет төзелде. Оеш­маның рәисе итеп яңадан Заһир Хәкимов сайланды.
Чарада Казанда узачак VI Бөтендөнья татар конгрессы съездына 60 делегат сайланды. Алар арасында Казанда яшәүче якташларыбыз: Та­тарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм күре­некле язучы Галимҗан Гыйльман да бар.
Резолюция тексты өлгесе делегатларның папкаларына салынмаган иде. Ул чарада гомум кабул ителсә дә, тәкъдимнәр чарадан соңгы 10 көн эчендә кабул ителеп, тулыландырылганнан соң матбугатта бәян ителәчәк.
Чарада оешманың бил­геләре – гимн һәм байрагы да кабул ителде.
Съезддан соң кунаклар Иглин районының Олы Теләк авылында узган Башкортстан татарлары конгрессының II республика Сабан туенда катнашты. Анда татар токымлы атларда чабышта җиңүчегә Татарстан бүләге – “Лада-Гранта” машинасы тапшырылды.
Чараның мәдәни өлешендә Казаннан килгән Закир Шаһбан, җырчы һәм композитор Рәдиф Зарипов һәм башка сәнгать әһелләре чыгыш ясады.
Шул ук көнне Сабан туе мәйданына “Т-72” танкы китерелде. Чараны оештыручы билгеле фермер Хәсән Идиятуллин әйтүенчә, танк мәйданга Җиңүнең 70 еллыгы исеме бирелү уңаеннан куела.
Читайте нас