“Читекче Марат” белән мин утыз ел чамасы элек таныштым. Гәзитнең төбәктәге үз хәбәрчесе вазыйфасында Дүртөйлегә эшкә күчерелгәч, безнең гаилә аның үз клиентына әйләнде. Башкалар кебек үк, читекчегә чират җиткәнен көтеп, остаханәдә – ул эшләгән бәләкәй генә будка янында шактый вакыт үтә иде. Ул чагында мин аның кешеләрдән көн саен күп тапкырлар рәхмәт сүзләре ишетүенә соклана идем. Бик салкын көннәрдә дә ул шәһәр кинотеатры каршындагы бәләкәй генә салкын будкада, башкалар гаиләсе белән ял иткәндә, көн дәвамында җыелган заказларны вакытында үтәү өчен караңгы төнгә кадәр эшли иде. Әлбәттә, халык тарафыннан бирелгән “оста читекче” исеме – зур мәртәбә. Аны акларга да кирәк. Марат Зәки улы бу мәртәбәле “кушамат”ны әлегә кадәр зур горурлык белән йөртә. Ун елга якын дәвам иткән “будка тормышы”нда бераз капитал туплагач, аукцион аша шәһәрдәге “Аяк киемнәрен ремонтлау” муниципаль унитар предприятиесен сатып ала.
– Без ул вакытта 30 мең кеше яшәүче шәһәрдә үз өстебезгә зур җаваплылык алдык, – дип хәтерли Марат Зәки улы. – Ерак авылларда да берничә филиал ачтык. Көндәшлек тә бар иде. Әмма дистәләрчә һөнәр иясе эшләгән предприятиедәге һәркем халыкка кирәкле хезмәт күрсәтүеннән зур канәгатьләнү хисе алды. Эшсез, кайбердә эчкечелеккә бирелгән ир-егетләрне кабул итеп, күбесенә яман гадәтләреннән арынырга ярдәм иттек. Шөгыле, хезмәт хакы булгач, кемнең тәртип бозасы килсен?! Хәзер инде аларның күбесе — үзләре оста. Арада уңышлы эшләүчеләре дә аз түгел.
Бораулау эшләре идарәсендә хәтсез еллар хезмәт салган Миләүшә дә гаилә бизнесына күчә. Исәп-хисап серләренә өйрәнә. Башкалар кебек үк, аяк киемнәре ремонтлый. Әти-әниләренә ярдәмләшеп йөргән ике улы – Эдуард белән Альберт та — биредә шөгыль таба.
– Аякка баскач, гаиләм белән шәһәргә якын берәр авылга күченеп китү теләгем бар иде. Без бит Дүртөйленең агач йортлар өстенлек иткән бистәсендә яшәдек. Әниебез тәрбиясендә үстек. Немец әсирлегеннән качып, сугышның ахырына кадәр сафта калган әтием иртә мәрхүм булды. Безне эшкә әни өйрәтте. Үзе бик оста балта остасы да иде. Алты почмаклы өйнең түбәсен үзе япканын хәтерлим. Без бәләкәйрәк идек. Шул чагында, үскәч, яңа йорт салып, әниебезне үзебезнең янга алырбыз, дип хыяллана идек. Ул да мәрхүмә булды. Безнең янда авыл тормышы рәхәтлеген күрә алмады. Дүртөйледә әнине оста умартачы буларак та хәтерлиләр әле, – ди Марат Хәмәтдинов.
Ниһаять, Хәмәтдиновлар үз максатына ирешә. Сихри табигатьле Биектау авылыннан җир алып, өй салалар. Авыл белән шәһәр арасын Агыйдел елгасы гына аерып тора. Андый матурлыкка ия булган авыллар бик сирәктер. Биектауны Хәмәтдиновлар үзләренең туган төяге кебек кабул итә.
– Гадәттә, күпләр шәһәрдә яшәүне өстен күрә иде. Соңгы вакытта кешеләрнең туган ягына – авылга тартылуы күзәтелә. Егерме ел чамасы элек үк син авылда яшәргә теләгең барлыгын әйткән идең...
Марат Зәки улы бераз уйланып торды да:
– Без, шәһәрдә үссәк тә, агач йортта яшәдек. Авыл мохите якынрак безгә. Ике улымны да авыл мохитендә тәрбиялисе, аларны җиргә “беркетәсе” килде. Шәһәргә китәргә беркайчан да соң түгел. Миңа калса, киләчәктә авылларда йорт салу да мәшәкатьлерәк булыр төсле. Үкенмим. Улларымның икесе дә авылда бүген.
Марат Зәки улы, Биектауга күченгәч, эшкуарлык шөгылен тагын да җанландырып җибәрә. Иркен ихатасында ишекләр һәм тәрәзә рамнары ясау цехы оештыра. Берничә ел элек биредә эшләүчеләр саны дистәгә якынлаша иде. Хәтта күрше авыллардан йөреп, балта остасы булып “үсүчеләр” аз түгел. Эдуард белән Альберт эшкуар әтиләренең чын ярдәмчеләренә, ныклы таянычларына әверелә. Хәмәтдиновлар эшчәнлегенең Дүртөйле районында кече малтабарлык белән шөгыльләнүчеләргә үрнәк итеп куелуы да очраклы түгел.
Гаилә бизнесындагы агач материаллар белән эшләү участогы өчен хәзер Эдуард җаваплы. Аның “җитәкче” вазыйфасына тәгаенләнүенә көтелмәгән хәл сәбәпче була.
Беркөнне Эдуард кыяр-кыймас кына әтисе янына килә дә үзенең Уфага эшкә китәргә җыенуы турында сөйли. Марат Зәки улы Эдуардны бүлдермичә игътибар белән тыңлый, әмма улының үзенә нәтиҗә ясарга куша.
– Һәр баланың әти-әнисенә бәйсез үзаллы яшәргә, хезмәтенә күрә акча алырга теләве табигый, – дип сөйли ул вакыйга турында Марат. – Без дә улыбызның үз көче белән яшәргә теләвенә куандык. Гуманитар академиядә читтән торып укыган чагы иде. Башкалада, бәлки, яңа дуслары да чакырган булгандыр. Ләкин мондый очракларда бала белән ачыктан-ачык һәм ышандырып сөйләшү мөһим. Миләүшә дә шундый фикердә.
Марат улының Уфага эшкә китүенә каршы төшми. Әнисе белән яхшы итеп озатачакларын әйтә. Әгәр бу уеңнан баш тартсаң, икенче тәкъдим дә бар, ди әти кеше: шушы ук авылда өй салып бирү, өйләндереп, матур итеп туй үткәргәннән соң ишек, тәрәзә рамнары башка җиһазлар эшләү цехын тулысынча үз кулыңа алу. Эдуард әти-әнисенең мондый тәкъдименә ике дә уйламый риза була.
– Яшьлегем белән уйлап җиткермәгәнмендер инде. Хәзер әти-әниемә мең рәхмәтлемен. Әтинең еш кына, без бит табигать оҗмахында яшибез, дигән сүзләре искә төшә. Үземнең дә Уфада бераз эшләп кайтканнан соң кабат кайтырга теләгем бар иде. Хәзер инде әти шушы бүләге белән мине беркетте дә куйды, – ди Эдуард.
Биектауның икенче урамында Хәмәтдиновлар өлкән улына җир участогы алып өй салды. Йорт артындагы иркен бакчада Эдуард, мәрхүмә нәнәсе үрнәгенә ияреп, умарталык булдырды. Яшь малтабарның мәшәкатьләре болай да җитәрлек. Әмма монысы матди иминлек чыганагы гына түгел, күңелгә канәгатьлек бирүче яраткан шөгыль дә. Нәнәсе янында өйрәнчек булып йөргәндә үк яшь умартачы серләренә өйрәнгән Эдуард хәзер инде үзе тәҗрибәле “бал абый”.
Эдуардның үз хыялы да тормышка ашты. Үткән елда аны язмыш үзе кебек авыл тормышын яратучы, дөнья көтә белүче Гөлназ исемле кыз белән очраштырган. Гөлназ Балтач районының Көнтүгеш авылыннан, Бөре педагогия институтын тәмамлаган.
– Без дә ике кыз һәм ике малай үстек, – ди Гөлназ. — Үземнең дә хыялым авыл тормышын яратучы егет белән танышу иде. Шәһәрдә үссә дә, Эдуардның авыл ихатасында кулыннан килмәгән эш юк. Хатын-кыз өчен монысы да мөһим. Яңа йортыбызда әти-әниләргә рәхмәт әйтеп яшибез. Үзем җырларга яратам. Килен булып төшкәч, яңа һөнәрем артты – тегәргә өйрәндем. Тегү машинасын Марат әтиебез бүләк итте. Җәйгә матур күлмәк тегеп тә өлгердем. Биш айлык кызыбыз Ленизага да әлегә кирәк-ярак сатып алганыбыз юк, тегү машинасы булгач, осталык үземнән тора.
Хәмәтдиновларның төпчекләре Альберт узган елда армиядә хезмәт итеп кайтты. Нефть тармагы белгечләре әзерләү колледжына укырга кергән. Тракторчы таныклыгы да малтабар хуҗалыгында бик ярап куйды.
– Альберт улыбыз да Уфа “һавасын” сулап кайтты, – ди Марат Зәки улы. – Авылны яратуын, башкалада озак тора алмасын белә идем. Шулай килеп чыкты да. Берничә ай шәһәрдә эшләп карады да кире кайтты. Яшь кешенең дөнья күрәсе, башка егетләр кебек бераз иркендә йөрисе килгәндер.
Әтисе, улының авылга кайтканын көтеп кенә торгандай, аны үзе янында калдыру өчен шәһәр ягына башкача борылып та карамаслык эшкә “җигәргә” була. Акчасыннан тормый, 650 мең сумга Япониядә эшләнгән “Исеки” кече тракторын сатып ала да Альбертка тапшыра. Язгы эшләрнең башланган, халыкның бакчада җирләрен сөрә торган вакытлар була ул. Ике ай дигәндә Маратның төпчек улы үзен җирне тәртип белән оста итеп сөрүче механизатор буларак күрсәтә. Авылга, җиргә менә шулай “бәйләп куя” Марат кече улын. Альберт та максатчан егет. Кай арада барып өлгергән, көзгә нефтьчеләр янына эшкә урнашмакчы. Авылны ташлап китү теләге бөтенләй сүрелгән.
Әти-әнигә бала шатлыгыннан, аларның тормышта үз урыннарын табуыннан да зуррак куаныч бар микән? Марат Зәки улы белән Миләүшә Галимҗан кызы улларының авылда – үз яннарында калуы, аларның биредә, яшәү тәмен тоеп, дөнья көтә белүе белән дә бәхетле. Аларның тылы ныклы. Халыктагы “Өч таган таймый” дигән әйтем дә нәкъ Хәмәтдиновларга туры килә.
Али Сәйфуллин.