Бәйнә Хаҗинур кызы Чакмагыш районының Рәҗәп авылында туып-үскән. Әтисе Беренче Бөтендөнья сугышында алган яраларыннан иртә дөнья куйгач, аның тормышына ятимлек ачысы үтеп керә. Әмма ул үсмер чагыннан ук тормыш агачына нык тотына – өлкәннәр белән бергә эшкә йөри. Бөре педагогия техникумын тәмамлагач, үзаллы хезмәт юлын башлый – Тамьян авылында укытучы була. Анда ул башы белән эшкә чума, дәрес бирүдән тыш, мәдәни, иҗтимагый тормышта кайный, сәхнәләрдә дә чыгыш ясый. Ут бөрчәсе кебек кызны 1938 елның 26 июнендә Рәҗәп сайлау округыннан БАССРның беренче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар.
Яшь депутат, дәүләт дәрәҗәсендәге эшчәнлек белән бергә, Бөре педагогия институтында белем ала, балалар укыта, яшьләр белән эшли. Нәкъ шул чорда аны ВКП(б) сафларына алалар. Ул гаилә кора, дүрт балага ана була. Ире белән алар балаларга яхшы тәрбия бирә, һәрберсенә югары белем алырга ярдәм итәләр. Әлеге көндә уллары Ришат Халиков – Русия Президенты янындагы Башкортстан вәкиле советнигы.
Ришат Нурахман улы әти-әнисенең соңгы гомер еллары узган Туймазы шәһәрендә якташлары белән очрашты, музей хезмәткәрләре Бәйнә Халикова тормышына багышланган күргәзмә оештырды һәм видеопрезентация күрсәтте, 1нче мәктәп укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады.