Бу көнне ул хатыны белән бер төзелеш барышын карарга килгән. Алар шушы йорттан фатир сатып алган булганнар. Ләкин бу кызыксыну фаҗигале тәмамланган. Ирнең төзелеп килүче йортка металлдан эшләнгән койма аша күз ташлавы була, шунда ук гәүдәсе аша үлемечле ток үтә...
Койма аша үткән электр чыбыгының изоляциясе таушалып, ул электр көчәнеше астында калган, дигән фараз бар. Суд-медицина экспертизасы тәгаенләнгән. Шушы көннәрдә җинаять эше кузгатылачак.