+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 Июля 2017, 21:00

“Мизгел тәме” телеңне йотарлык!

Якташлары да, язучы-шагыйрьләр дә Фатыйма Галиеваның әле генә табадан төшкән әдәби күчтәнәченә шундый югары бәя бирде.“Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла килгән, заман җилләре дә сындыра алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле бул­ган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Хакы берни белән дә үлчәп булмастай, еллар үткән саен бәясе арта гына баручы бу кыйм­мәт — әдәби мирас. Шушы хәзинәне безгә бүләк итүче язучылар һәм шагыйрьләр бүген бездә кунакта”, — дип башлап җибәрделәр бу очрашуны алып баручы Әлфия Кантимерова белән Гөлнар Сәйфуллина.Якташлары Фатыйма Галиеваның “Мизгел тәме” китабының туена укучылар, укытучылар, элекке укучылары, китап яратучылар җыелган иде. Танылган шагыйрьләр һәм язучылар Хисмәт Юлдашев, Тамара Искәндәрия, Закир Әкбәров, Земфира Муллагалиева, Рәсим Шәфи-Рәхмәт тә килгән иде.

Бу чарага Динес мәктәбе залы бәйрәмчә бизәлгән, китаплар күргәз­мәсе оештырылган иде, кунакларны икмәк-тоз һәм чәкчәк, җыр белән каршы алдылар.
Бу көндә, Фатыйма Галиеваны китабы дөнья күрү белән котлап, ши­гырь­­ләрен укыдылар, аларны җен­текле анализладылар. Динеслеләр якташ­ла­рының иҗаты белән кызыксынып тора. 9нчы сыйныф укучысы шуңа багышланган рефератын укып ишеттерде. Очрашуга килүчеләр шагыйрә турында күп кызыклы нәр­сәләр белде.
Фатыйма Галиеваның әдәбиятка юлы такыр гына булмаган. БДУның филология факультетын тәмамлагач, ул Динес мәктәбендә укыткан, шуннан Күмертау шәһәрендә белем биргән. Хәтта авыр чир дә аны аяктан ега алмаган. Ул Күмертау шәһәрендә “Элохимы” клубында бик күп спорт төрләре белән шөгыльләнгән, күп җи­ңү­ләр яулаган, берничә тапкыр республика чемпионы булган. Әле ул Стәр­ле­тамак шәһәрендә яши.
2000 еллар башында кү­ңел түрен­дә йөрткән шигырь­ләрен кәгазьгә яза башлый. Бер танышы шигырен укыгач, бик ошатып, шәһәр гәзите редак­циясенә илткән. Шуннан алып аның шигырьләре республика басма­ла­рыңда да дөнья күрә. Соңгы 15 елда Фатыйма Галиеваның ши­гырьләре 15 җыентыкка (шу­ларның өчесе “Китап” нәшрия­тында) кер­телә. Ул “Илһам чишмәләре” (2007 ел),
“СТИХиЯ Пегаса” (2014-15) фес­тиваль­ләре, “Идел” журналы (2013) лауреаты була. 2012 елда республикада яшәүче, әдәби иҗат белән мавыгучы инвалидларның әсәрләрен җыеп, “Артылыш. Преодоление. Омтылыш” китабын бастыра. 2015 елда Фрунзе исемендәге кооператив ярдәмендә динеслеләр иҗат иткән шигырьләрдән торган “Кыр чәчәге” китабын чы­гара. Шуннан соң гына Фатыйма Галие­ваның үз шигырьләре җыентыгы дөнья күрә. Шушы дәлил­ләр дә якташыбыз күнеленең киңлеге хакында сөйли.
Бу кичәдә әдәбият, ши­гырь­ләр төп герой булды. Кунакларның, якташ-ларның, китапханә хезмәткәрләренең, укытучыларын котларга килгән элекке укучыларының чыгышларыннан соң шагый­рәнең шигырьләре буенча шигырь конкурсы үтте.
Фатыйма Галиева “Акбузат” журна­лының баш мөхәррире Тамара Искәндәриягә китабын бастыруда күрсәткән ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Т. Искәндәрия, үз чиратында, Ф. Галиеваның берничә шигырен журналда бастыргач, журнал укучыларның телефон аша шул шигырь­ләр өчен рәхмәт әйтүен сөй­ләде. Хисмәт Юлдашев, “Мизгел тәме”н Се­бергә алып барып, кичләрен иптәшләре белән бергә укуын әйтте. Яңа китапны котларга Күмертаудан килгән Закир абый Әкбәров тә күп җылы сүзләр әйтте. Стәрлетамактан Земфира Муллагалиева үзе җитәк­ләгән “Стәрле” оешмасы әгъза­ла­рының актив иҗади тормышы белән таныштырды: соңгы бер-ике ел эчендә алар биш районда булган, шәһәр­дәге чараларда да катнашкан. Шул исәптән 2015 елдагы әдәби марафонда Фатыйма Галиеваның шигырь­ләрен дә тикшерү булган, аңа югары бәя бирелгән. Ди­неслеләр инде яратып өлгергән Рәсим Шәфи-Рәхмәт тә авторны котлады, үзенең шигырь-ләрен укыды. Фрунзе исемендәге кооператив рәисе Фәйруз Галиевка, чараны оештыручыларга — мәктәп коллективына, Динес мәдә­ният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләренә, Лилия Йосыповага һәм Нәфисә Бохариевага карата да рәхмәт сүзләре яңгырады.
Без, Фатыйма Кәлимулла кызының якташлары, күңел­ләрдә җылы тәэс­соратлар калдырган шушы кичә өчен аңа рәхмәтебезне бел­дерәбез.
Миңнур ӘДИҺӘМОВА.
Читайте нас