Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар
1 — Русия Федерациясе Кораллы Көчләре тылы көне;
— шагыйрә Асия Чанышевага 80 яшь;
2 — Һава-десант гаскәрләре көне.
6 — Ядро коралын тыю өчен халыкара хәрәкәт көне;
— Тимер юл гаскәрләре көне.
9 — Бөтендөнья асаба халыклар көне.
10 — Шагыйрь, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Янбәковның тууына 65 ел.
12 — Физкультурниклар көне;
— Хәрби-һава көчләре көне;
— Халыкара яшьләр көне.
13 — Башкортстан умартачылары көне.
15 — Халыкара археологлар көне.
16 — Башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевның туган көне.
18 — Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның туган көне.
20 — Һава флоты көне.
22 — Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көне;
— композитор, Русиянең һәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Хәсәншинга 80 яшь.
23 — Русиянең Хәрби дан көне. Курск алышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн.
27 — Кино көне;
— Шахтерлар көне.
29 — Махсус тәгаенләнештәге хәрби көчләр көне.
— балетмейстер, Русиянең атказанган, БАССРның халык артисты Шамил Терегуловның тууына 70 ел.
31 — Ветеринария хезмәткәрләре көне.
— профессор, дәүләт эшлеклесе, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Айрат Шаммазовка 70 яшь.