Австралиядә татар җанлы кешеләр Татар җәмгыятенә берләшкән. Аның рәисе — алда атап үтелгән Рөстәм Садри. Дөресрәге, җәмгыять “Татар-башкорт” исемен йөртә. Австралия хөкүмәте ике милләтнең рухи ихтыяҗын канәгатьләндерүгә акча бүлә.
— Нәсел әгъзаларыбыз Татарстаннан 1830 елларда Кытайга чыгып киткән. Рәхәтлектән китмәгән. Ул чакта Русиядә дистәләгән елга рекрут итеп хезмәткә алу тәртибе булган, ата-бабаларыбыз моның белән килешмәгән. Аннары, 1917 елгы инкыйлаб белән дә кысрыкланган алар, кайбер туганнарыбыз шул вакытта илдән качкан, — ди җәмгыятьтә секретарь эшен башкаручы Наил Габитов.
Кытайга бәхет эзләп чыккан чыгуын милләтәшләребез, әмма бәхетсезлек аларны чит илдә дә куып җиткән. 1956 елда Көнбатыш Кытайда туган Наил Габитовны нахакка гаепләп, 18 елга төрмәгә утырталар. Төрмәдән чыгып, ул якыннары белән Австралиягә күченеп китә.
Кунаклар сөйләвенчә, бүген Австралиядә меңнән артык уйгыр мөселманы яши. Әлбәттә, читтән килеп төпләнүчеләргә җиңел түгел. Австралия татарлары күбрәк төзелешләрдә, рестораннарда эшли, әмма югалып калучылар, эшсез ятучылар юк. Иң мөһиме — Австралиядә ниндидер җинаятьтә гаепләнеп, төрмәгә эләгүче бер генә татар да юк.
— Австралиядә тормыш дәрәҗәсе начар түгел, дөнья буенча 3-4нче урында, — ди җәмгыять рәисе. — Ит экспорты зур. Илдә 50 миллионлап көнгерә бар. Аның итен башта ашамыйлар иде, хәзер диеталы булуын танып, ашый башладылар. Сарык, сыер, кыргый ат һәм кыргый дөя асрала. Дуңгызлар юк.
Эчкечеләргә, тәмәке тартучыларга илдә җиңел түгел икән. Бер шешә аракы — 50-60, ә тәмәке 15-20 доллар тора. 1 долларның бүген 60 сум тирәсе торуын исәпкә алганда, эчәсең дә, тартасың да килмәс, валлаһи.
Австралия татарларының милләттәшләре белән бәйләнеше өзелмәгән. Бигрәк тә Татарстан белән дуслыклары зур. Аннан рәсми делегацияләр еш килә, берчак хәтта самолет белән сөтле сыерлар да Австралиягә очкан.
Башкортстаннан да Австралиягә баручылар бар. Фән Вәлиәхмәтов, Фәнир Галимов, Марат Шәрипов кебек моң ияләре җир читендәге милләттәшләребез белән очрашып, аларның күңелләрен яулап, дуслашып кайткан.
Австралиялеләр безне дә кунакка чакырды. Анда самолетта эконом-класста очып бару-кайту барлыгы 80-90 мең сумга төшә икән. Юлда нибары 20-21 сәгать очасы. Бездә менә эссегә чыдап булмый, ә анда — кыш, кар ява. Чаңгыда шуасыгыз килсә, Австралиягә рәхим итегез! — дип чакырып китте кунакларыбыз. Арытаба юлын алар Казанга дәвам итте.