+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
21 Мая 2018, 10:01

Миллионер хәерче!

Ливанның башкаласы Бейрутта яшәүчеләргә озак еллар хәер сорашу белән шөгыльләнүче йорт-җирсез Фатыйма Отман яхшы таныш.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шушы көннәрдә полиция 52 яшьлек инвалид хатынның үле гәүдәсен тапкан. Ул соңгы елларда ташландык автомашинада яшәгән. Хатынның кирәк-яраклары арасында кара целлофан капчыкта 5 миллион ливан фунты (якынча 210 мең сум) һәм саклык кенәгәсе табылган. Кенәгәдән күренүенчә, хатынның банк исәбендә 1,75 миллиард ливан фунты (75 миллион сум) акчасы бар.

Йорт-җирсез Фатыйма Отманның туганнары да (әнисе, ике энесе һәм биш сеңлесе) табылган. Әле полиция мәрхүмнең гәүдәсен җирләү өчен туганнарына биргән.